Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
20 сентябрь 2019, 12:48

Шикәр заводы: киләчәккә планнар зур

Чишмә шикәр заводында чираттагы эшкәртү мизгеле август азагында ук башланды.

Биредә көн саен дүрт мең тонна чамасы чимал эшкәртелә.

– Заводны гадәттәгечә – сентябрь уртасында түгел, ә күпкә иртәрәк эшләтә башладык, шуның белән көндәшләребезне аптырашта калдырдык. Бу шикәр чөгендеренең планлаштырылган күләмнән күбрәк китерелүе белән бәйле. Мизгел дәвамында 620–630 мең тонна чөгендер кабул ителүе көтелә. Татлы тамырлар эшкәртүне гыйнвар азагында – февральнең беренче ун көнендә тәмамларга ниятлибез, – диде «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятенең генераль директоры Юрий Баримбойм.

Икенче яклап, чөгендер, башка бик күп авыл хуҗалыгы культуралары кебек, озак сакланганда сыйфатын югалта. Заводны иртәрәк эшләтә башлау шуңа да бәйле. Августта казып алынган чөгендернең шикәрлелеге азрак булса да, бу гыйнварга яки февральгә кадәр сакланган тамыразыктан шикәр алуга караганда, нәтиҗәлерәк.

Заводның генераль директоры сүзләренә караганда, предприятиедә тулы куәткә үзгәртеп кору эшләре бара: тәүлегенә өч мең тонна җитештерү куәтле тагын бер колонналы диффуз җайланма куела, чөгендер түбе (жом) тыгызлау өчен Италиянең «Баббини» фирмасында җитештерелгән ике пресс урнаштырыла (куәте – тәүлеккә алты мең тонна). Ике прессның гомуми бәясе – 242 млн сум. Шулай ук тәүлегенә 300 тонна җитештерү куәтле түп киптерүче барабан өчен дә берникадәр күләмдә акча түләнеп куелган.

– Киләсе елга түп темасы хәл ителер, ягъни аны басуга чыгару, утильләштерү өчен акча түкмәбез. Чыгымны файдага әйләндерербез дип уйлыйм, – диде Юрий Геннадьевич.

Түп тыгызлау участогын эшләтә башлау завод тормышында тарихи вакыйга булачак, чөнки әлеге участокта яңа продукция – грануллаштырылган коры түп җитештереләчәк.

Заводта эш барышын контрольдә тоту инвестицияләр ярдәмендә автоматлаштырылган. Биредә көн саен кимендә 500 тонна шикәр комы җитештерелә, ә берничә айда аны 80 мең тоннага җиткерү планлаштырыла.

Завод үзе җитештергән чимал – «Башкир-агроинвест» җәмгыяте басуларында, 13500 гектар мәйданда үстерелгән татлы тамырлар белән 85 процент тәэмин ителгән. Аграрчылар билгеләвенчә, агымдагы елда шикәр чөгендере уңышы мул. Әмма куанырга иртәрәк әле – базарда шикәр комы күбәю сәбәпле, аның бәясе төшәргә, әзер продуктны сатуда проблемалар булырга ихтимал.
Читайте нас: