Үткән елда «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә 13,7 мең тонна рапс эшкәртелгән, 5,8 мең тоннадан артык чистартылмаган рапс мае һәм 7,6 мең тонна рапс түбе (май җитештергәндә өстәмә продукт) җитештерелгән. Завод тарихында тәүге тапкыр шундый күләмдә рапс җитештерелгән. Май тулы күләмдә Европа илләренә озатылган, рапс түбе белән Рәсәйнең авыл хуҗалыклары тәэмин ителәчәк.