Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
3 сентябрь 2019, 14:03

Төзү генә түгел, ә булганын саклау да мөһим

29 августта Чишмә поселогында район «Управдом» форумы үтте.

Аның эшендә БР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Җәмәгать контроле җитәкчесе Анатолий Дубовский, «Төбәк операторы» Коммерция булмаган фонд һәм БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, «Чишмә районының торак сервисы» идарә итүче оешма җитәкчесе Эдуард Илалов, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре, йортлар комитетлары рәисләре катнашты.

«ЧТВ»ның районның социаль-икътисади үсеше турындагы ролигын караганнан соң Эдуард Илалов чыгыш ясады, ул идарә итүче компания эше турында тәфсилләп сөйләде. «Жилсервис» җәмгыяте карамагында 253 мең квадрат метр мәйданлы 216 торак йорт, дип билгеләде. Торак йортның яртысыннан күбесе бу 40 елдан артык файдаланылган ике катлы йортлар. Шулай ук авария-диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсенә эшли, һәм, яңа кагыйдәләргә ярашлы, барлык мөрәҗәгать итүләрнең аудиоязмасы алып барыла. 2019 елның беренче яртыеллыгында торак йортларның гомуми милкенә 6,1 миллион сумлык агымдагы ремонт эшләнгән. «Жилсервис»ка караган торак йортлар территориясендә 223 контейнер белән 40 контейнер мәйданчыгы бар, алар вакытында ремонтлана һәм тиешле хәлдә тора. Шулай ук йортлар биләмәсендә 57 балалар мәйданчыгы төзелгән, анда 227 элемент куелган. 2019 елның сентябрендә «Анык эшләр» программасы буенча муниципалитет тарафыннан дүрт ишегалды биләмәсендә: Спорт, Ленин, 91, Элеватор һәм Чернышевский, 7А урамнарында – балалар мәйданчыкларын төзекләндерү планлаштырылган. 2019 елның икенче кварталында хәвефсезлек нормаларына туры килмәгән каты эленмәлене алыштырып 37 яңа таганак куелган. «Башкортстан ишегалды» программасы буенча резина япмалы биш балалар мәйданчыгын кую планлаштырылган. Шулай ук Эдуард Фәнил улы «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасында гаять зур алга китеш күзәтелә, дип билгеләде. Соңгы ике елда районда 19 йорт яны территориясенә асфальт җәелгән, 2019 елда тагы ун ишегалды биләмәсе төзекләндерелә. 2019 елда 15 миллион сумнан артык күләмдә күп фатирлы сигез торак йортта: Көнбатыш урамы, 4, Чернышевский, 2, 4, 6, Ленин, 72 (Чишмә пос.), Шоссе урамы, 3 (Шөнгәккүл авылы), Тынычлык урамы, 14 (шикәр заводы бистәсе) һәм Үзәк урам, 14 (Алкин-2 авылы) капиталь ремонт планлаштырылган. Бу компания карамагында 499 подъезд исәпләнелә. Республика программасын гамәлгә кертү белән 2019 елда 42 подъездда җәмгысы 9,4 млн сум күләмендә комплекслы ремонт үткәрелә.

Район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Камил Уразмәтов җәмәгать территорияләрен төзекләндерү дәвам итә, аерып әйткәндә, Ленин паркын төзү тәмамлана, моның өчен 17149 мең сум күләмендә финанс бирелде, дип хәбәр итте. Лесной авыл Советында сквер төзекләндерелә. 9 торак пунктта урамнарны яктырту яңадан тергезелде.

Флүр Уразмәтов булдыру гына түгел, шулай ук эшләнгәнне саклый һәм бәяли белергә, һәм балаларда районда яшәү өчен уңайлы шартлар булдырган, районыбызны төзекләндергән кешеләр хезмәтенә ихтирам тәрбияләү мөһим, дип ассызыклады.

Анатолий Дубовский безнең оешманың бурычы – гади халыкка Торак кодексының нечкәлекләрен аңлату, дип бәян итте.

– Без коммуналь чыгымнарның нәрсәдән торуын белергә тиешбез, – дип өндәде ул йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Җыелганнар үзләрен борчыган сорауларны бирүне түземсезлек белән көттеләр. Аларга идарә итүче компания, район хакимияте һәм коммуналь предприятиеләр, оешмалар вәкилләре җавап бирде.
Читайте нас: