Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
31 август 2019, 14:43

Башкортстанда яшәүчеләргә ничек хәвефсез юл белән фатир сатып алырга?

Эскроу системасы буенча 10 миллион сумга кадәр акча кайтарыла

2019 елның 1 июлендә «Күп фатирлы йортларны төзүдә өлешләтә катнашу турында» Федераль законга төзәтмәләр көченә керде һәм хәзер илнең барлык төзүче компанияләре дә фатирларны яңа кагыйдәләр буенча — эскроу-исәпләр аша сатарга тиеш. Бу яңалык нидән гыйбарәт, кем өчен файдалы һәм нәрсәләрне үзгәртәчәк? Түбәндәге язма шул хакта.

Сер түгел, кайбер намуссыз төзүчеләр кешеләрнең акчасы белән ничек тели, шулай эш итә. Мәсәлән, җыелган акчага коттедж бистәсе төзи, аны акрынлап сата һәм аннан кергән акчаларга гына тәүге йортны төзүгә алына. Ә акча беткәч, икенче йортка тотына, андагы фатирларны сатып, җыелган акчага беренчесен төзеп бетерү өчен. Ахыргы нәтиҗә бер: мондый катлаулы финанс схемалары буенча эш итү еш кына көннәрдән бер көнне акча бетүгә китерә, яңа мәйданчыклар бирмиләр һәм компанияләр бөлгенлеккә төшә.

Ваемсыз малтабарларны яңадан тәрбияләргә соң һәм намуслы эшләргә өндәү файдасыз булу сәбәпле, дәүләт гражданнарны яклау өчен эскроу системасын кулланырга карар итте.

Эскроу – банктагы махсус счет, аның ярдәмендә зур алыш-бирешләрне хәвефсез үткәрергә мөмкин – арадашчы һәм алыш-бирешнең гаранты булып банк тора. Ул сатып алучының эскроуга кирәкле сумманы кертүен, ә сатучы килешүдә язылган барлык шартларны да үтәвен контрольдә тота. Шуннан соң гына ул исәпкә керү һәм акчаны алу мөмкинлеген бирәчәк.

Бер мисалда тикшерәбез. Маша Васядан фатир сатып ала. Алар бер-берсе белән таныш түгел, шуңа күрә банкка барып, бер айга эскроу-исәп ачалар. Түбәндәге шартларны язалар: Маша исәпкә өч миллион сум салырга тиеш, ә Вася фатирны Маша исеменә рәсмиләштерергә һәм дәлил сыйфатында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә яки Росреестрда теркәлгән сату-алу килешүе китерергә тиеш. Вася барлык документларны рәсмиләштерә һәм аларны банкка китерә. Банк аңа исәпкә керү мөмкинлеген яки акча бирә, я аларны башка исәпкә күчерә.

Әгәр дә сөйләшенгән вакытта алыш-биреш узмый һәм Вася кирәкле документларны китереп җиткерми икән, банк исәпне яба һәм акчаны Машага кайтара. Документларны рәсмиләштерү сузыла икән, килешү вакытын озайтырга була, әмма гадәттә банк моның өчен өстәмә түләү ала.

Эскроу-исәп ачылырга мөмкин булган иң күп вакыт биш ел тәшкил итә. Вакыты чыккач, акча сатып алучыга кире кайта.

Бу система фатир сатып алучылар белән ничек эшләячәк?

– Сез өлешләтә түләү шарты белән торак төзелешендә катнашу турында килешү төзисез һәм аны Росреестрда теркисез.

– Сезнең беренче взносыгыз һәм айлык түләүләр, шул исәптән ипотека буенча да, турыдан-туры төзүчегә түгел, ә банктагы эскроу-исәпкә керә. Төзелеш компаниясе бу акчаларны йортны төзеп бетергәч һәм анда яшәячәк кешеләргә фатир ачкычларын тапшыргач кына алачак.

Ә йортны нинди акчага төзергә?

Компанияләр төзелеш өчен акчаны шул ук банктан зур булмаган процент белән алачак. Банклар акчаның ничек файдаланылуын контрольдә тота – төзүче аны аерым бер торак комплексына гына тотарга хокуклы. Хәзер төзүче компанияләр кредит буенча процентларны артык түләмәс һәм дольщикларның акчаларын тизрәк кулга төшерү өчен төзелешне сузмаска, вакытында тәмамларга тырышачак. Ягъни, асылда, йортлар төзелеп бетмәү куркынычы торак сатып алучылардан төзүчеләргә һәм банкларга күчерелә.

Әгәр төзүче бөлгенлеккә төшсә һәм йортны төзеп бетермәсә — банк исәпкә керү мөмкинлеген ачачак һәм кешеләр аннан үз акчаларын алачак. Әгәр банк белән берәр хәл килеп чыкса, сезгә акчаны Кертемнәрне страховкалау агентлыгы кайтарачак – эскроу, гади исәпләр кебек үк, страховкаланган, алар буенча түләүнең иң зур күләме 10 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

Әйткәндәй, банклар турында. Исәпне ачу өчен банкны төзелеш оешмасы сайлый, әмма югары кредит рейтингына ия финанс оешмалары кергән Үзәк Банк исемлегеннән генә. Башкортстанда эскроу системасы буенча биш банк эшли. Болар – Саклык банкы, «Банк Дом.рф», ВТБ, «Открытие» һәм «Газпромбанк». Июль башыннан төзүчеләр 36 заявка биргән һәм 14 килешү төзегән дә инде.

Төзүчене сайлап алу сезне бернигә дә мәҗбүр итми – кирәк булса, ипотеканы сез шартлары уңайлырак булган теләсә кайсы башка банкта рәсмиләштерә аласыз. Әмма бер ягы бар – ипотека кредиты суммасын башка банкка күчергән өчен комиссия түләргә кирәк булуы ихтимал.

Һәм соңгысы. Инде төзелеп беткән диярлек объектларны төзүчеләр әлегә иске кагыйдәләр буенча сатарга хокуклы. Башкортстанда андый объектлар дүрт йөздән артык һәм аларның гомуми мәйданы еллык торак төзелеше күләменә тиң. Ягъни, тагын берничә ел фатирны тегеләй дә, болай да сатып алырга мөмкин булачак. Әмма ничек хәвефсезрәк икәнен сез хәзер беләсез.

Әйткәндәй

Бер ел эчендә Башкортстанда 600гә якын алданган дольщик фатирлы булды
Башкортстанда барлыгы сигез меңгә якын алданган дольщик исәпләнә. «Төзелеш сәгате»ндә төбәк Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдерүенчә, «Алданган дольщиклар булган барлык йортларны да төзеп бетерәчәкбез. Республикада бер генә шундый йорт та калмаячак».
Узган елның октябреннән 568 гаиләнең проблемасы хәл ителгән. «Серебряный ручей», «Новобулгаково» һәм башка проблемалы объектларда яшәүчеләр күптән көтелгән фатир ачкычларын алды, калган объектлар буенча да эш урыныннан кузгалды һәм акрынлап хәл ителә.
Читайте нас: