Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
21 август 2019, 15:27

Эшчәнлек күрсәткечләре начар түгел

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында төбәкнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре начар түгел, дип бәяләнде Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров июльдә үткән республика Хөкүмәте утырышында 2019 елның беренче яртыеллыгында төбәкнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде. Анда министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук видеоконференция форматында муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында төбәкнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре начар түгел, дип бәяләнде
Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров июльдә үткән республика Хөкүмәте утырышында 2019 елның беренче яртыеллыгында төбәкнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде. Анда министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук видеоконференция форматында муниципалитетлар башлыклары катнашты.
– Гомумән алганда, республика өчен бу чор уңай булды. Кайбер фаразланган күрсәткечләрнең артуы күзәтелә, — диде Радий Хәбиров. — Сәнәгать яхшы темплар белән үсә. Авыл хуҗалыгы тармагында соңгы елларда беренче тапкыр 100 %ка чыктык. Төзелеш секторы эшен сизелерлек яхшыртты. Монда без барлык күрсәткечләр буенча да “плюс”та. Торак тапшыру 13,4%ка арткан. Сәүдә өлкәсендә дә хәл яхшырды – үсеш 3,2%. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан – Идел буе федераль округында икенче булып тора һәм Русия буенча беренче унлыкта килә. Моны халыкның хезмәт хакларының һәм сатып алу сәләтенең реаль үсеше нәтиҗәсе дип саныйм. Иң мөһиме, эшсезлек кими һәм хезмәт базарында тотрыклылык күзәтелә.
Төбәк җитәкчесе демографиягә, беренче чиратта туучылар саны кимүгә, авырулардан һәм юл-транспорт һәлакәтләреннән үлем сәбәпләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
Икътисад һәм социаль өлкә үсешенең төп юнәлешләре буенча профильле вице-премьерлар чыгыш ясады. БР Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Тажетдинов хәбәр итүенчә, беренче яртыеллык йомгаклары буенча республикада сәнәгать җитештерүе индексы 4,4 %ка арткан. Инвестицияләргә килгәндә, I кварталда төбәк икътисадына 40,2 млрд. сум акча салынган, бу узган елдан 4,3 % ка артык. Моңа «Инвестиция сәгатьләре" дә сизелерлек өлеш кертә. Ел башыннан алып аларда инвестицияләрнең гомум күләме 132 млрд. сумнан артык булган 71 инвестпроект каралды һәм 13 меңгә якын эш урыны булдырылды. Казнаны тулыландыруда уңай тенденцияләр күзәтелә. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында оченче урында тора.
Төбәкнең вице-премьер вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова 2019 елның биш аенда туучылар саны һәм халыкның табигый кимүе турында билгеләп үтте. Бу мәсьәләләрне хәл итү юллары — «Демография» гомумдәүләт проектында. Мәсәлән, аның чикләрендә хатын-кызларга эшкә урнашырга ярдәм итү, мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балаларны карау механизмнары өстәмә рәвештә кертелә. Ленара Иванова фикеренчә, бу чаралар яшь әниләрнең мәшгульлеген арттырачак, туучылар саны һәм гаиләләрнең реаль керемнәре үсеше өчен шартлар тудырачак.
Республикада медицина учреждениеләре төзүгә һәм аларның халык өчен үтемле булуын арттыруга зур игътибар бирелә. Уфада соңгы еллардагы иң эре медицина объекты – Республика кардиология үзәгенең яңа хирургия корпусын төзү башланды. Ел ахырына кадәр ике зур поликлиниканы һәм 25ләп фельдшер-акушерлык пунктын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Туймазы, Дүртөйле шәһәрләрендә яңа поликлиникалар, шулай ук Языковода дәвалау корпусы төзелеше бара. Быел Стәрлетамакта балалар өчен сөт кухнясы эшли башлады. Ел ахырына кадәр мондый объектлар Октябрьский, Сибай, Нефтекамск һәм Белоретта барлыкка киләчәк.
Шулай ук Ленара Иванова хезмәт базарындагы уңай динамиканы билгеләп үтте: эшсезлек дәрәҗәсе 4,9%тан 4,5%ка кадәр кимеде, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 8,8 %ка артты.
Гамәлдәге җитештерү объектларын төзү, киңәйтү һәм төзекләндерү буенча өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Рәиф Әбдрәхимов сөйләде. Ел башыннан бирле гомум хакы 709,9 млрд. сумлык 172 инвестпроект каралган, алар 30 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирә. Төзелеш тармагында, торак тапшыру күләмен арттыру белән беррәттән, социаль инфраструктура объектлары төзелә. Ярты ел эчендә республикада Уфада спорт әзерлеге үзәге, Илеш районында поликлиника, Благовещенск һәм Караидел районында мәктәп, Уфа районында, Благовещенск, Белорецк һәм Нефтекамскийда физкультура-сәламәтләндерү һәм сәүдә комплекслары төзелде. Ел ахырына кадәр тагын 62 социаль-мәдәни объектны сафка бастыру күзаллана.
Торак-коммуналь тармагында беренче яртыеллык йомгаклары турында БР вице-премьеры вазыйфасын башкаручы – Торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев сөйләде. Капиталь ремонт үткәрү, йортларны, җәмәгать территорияләрен комплекслы җиһазландыру, күпсанлы федераль һәм республика программалары буенча алып барыла торган урамнарны һәм ишегалларын яктырту эшләрен башкару ел ахырына шәһәр һәм районнарда яшәүчеләргә торак-коммуналь шартларын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Җылыту сезоны штат режимында үтте, киләсе көзге-кышкы чорда торак-коммуналь хуҗалыгы системасының өзлексез эшләвенә әзерлек алып барыла. Акрынлап каты коммуналь калдыкларны утильләштерү мәсьәләләре хәл ителә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирде. Иң мөһиме — авыл территорияләрен комплекслы үстерү, юллар, күперләр, инфраструктура объектлары төзү һәм башка программаларны тормышка ашыруга каралган федераль акчаларны җәлеп итү буенча эшне активлаштыру.
– Республика социаль ихтыяҗларга үз казнасының 80 %тан артыграгы юнәлтә, ә икътисадның реаль секторын үстерүгә, үсеш һәм өстәмә керем бирүгә – нибары 0,3 % кына, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Безнең сораулар күп һәм без җитди социаль «янгыннар» ны сүндерәбез: юллар ремонтлыйбыз, ишегалларын төзекләндерәбез, тузган автобусларны алыштырабыз, урамнардагы бәдрәфләрне бетерәбез. Кешеләр бу проблемаларның чишелешен көтә. Әмма безгә 0,3 % — республиканың үсеш стратегиясе түгеллеген аңларга кирәк.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча Күп функцияле үзәкләр эшенең яхшыруын билгеләп, Радий Хәбиров аларның спектрын медицина анализлары нәтиҗәләрен алганчыга кадәр киңәйтергә кушты. Мондый тәҗрибә Мәскәүдә уңышлы гамәлгә ашырыла.
Шулай ук мәктәпләрдә, барыннан да элек, авылда, табиблар һәм эш өчен кирәкле барлыкк материаллары белән тәэмин ителгән стоматология кабинетларын җиһазландыруны тизләтү бурычы куелды.
—2019 елның беренче яртыеллыгы йомгакларын начар түгел дип әйтә алабыз, — дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. — Әле үсәр урын да, төзәтер урын да бар. Эш темпларын киметмәгез.
Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимиятенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: