Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
24 июль 2019, 12:15

Уҗым шепкәнен урыр вакыт җитте

«Башкир-агроинвест» җәмгыяте уҗым шепкәнен урып карады.

Узган җомга, 19 июльдә, «Башкир-агроинвест» җәмгыяте уҗым шепкәнен урып карады.

Төштән соң сәгать өчләрдә 10 «Акрос-580» комбайны Дальний хуторы янындагы басуга килеп әзерлек эшләре башлады. Комбайнчылар ургычларны тиешле биеклеккә көйләде, Чишмә бүлекчәсенең әйдәүче агрономы Фәнир Хөсәенов һәм инженер Гизәр Кадыйров аларга соңгы күрсәтмә бирде.

Аграрчылар басу һәм техника янып китүенә юл куймас өчен барлык кисәтү чараларын үтәгәннәр, янәшәдә янгын сүндерү бригадасы – басуның урылган өлешен сөрү өчен сабан таккан трактор һәм су ташучы техника тора. Хәвефсезлек хезмәткәрләре машиналарның камыл өстеннән йөрмәвен күзәтә, чөнки моның янгынга китерүе ихтимал.

Игенне шунда ук ура башларга ярамый, тәүдә уңышның контроль күрсәткечен белергә кирәк, шуңа күрә бер комбайн мәгълүматлар төгәлрәк булсын өчен диагональ буенча басудан үтә.

– Кагыйдә буларак, басу читләрендә чәчүлек куерак, чөнки бу техника борылган урын – икешәр кат чәчелгән участок, – дип аңлата агрономнар.

Дала корабы штурвалы артында Калмаш егете Илвир Түләков утыра, янәшәсендә «Башкир-агроинвест»ның баш агрономы Фәнил Нургалиев, аның кулында орлыкларның дымлылыгын үлчәү приборы. Комбайн 100 метр чамасы үткәч, кире борылып, басу читенә килеп туктый.

– Дымлылыгы югары, әлегә урырга ярамый, – дип хәбәр итте Фәнил Хәмит улы. – Прибор 18,8 процент дымлылык күрсәтте, 14 проценттан түбәнрәк булуын көтәргә кирәк.

Әйткәндәй, бер көн элек «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Бүздәк һәм Благовар районнарындагы бүлекчәләре уҗым шепкәнен ура башлады, дүшәмбе көнне Кушнарен районында да уракка төшәргә тиешләр.

Хуҗалыкның Чишмә бүлекчәсендә нибары 232 гектар уҗым шепкәне бар, ул күбрәк чәчелгән, әмма чәчүлекләрнең 122 гектары һәлак булган. Бу участокларга яңадан сабан арпасы чәчелгән.

– Гомумән алганда Чишмә районы буенча барысы да яхшы, дым җитәрлек булды, уҗым һәм сабан бодае, сабан арпасы, шикәр чөгендере уңышы узган елдагы күрсәткечләрдән югарырак булырга тиеш. Басу эшләре яңартылган технология ярдәмендә башкарыла, быел «Туман» сиптергече сатып алынды, бу чәчүлекләрне вакытында эшкәртергә мөмкинлек бирде, – диде Ф. Нургалиев.

Фәнил Хәмит улы сүзләренә караганда, уҗым шепкәнен уру тәмамлангач уҗым бодаена чират җитәчәк, аннары өлгергән борчак басулары бар. Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 22 июль иртәсенә «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә 118 гектарда уҗым шепкәне урып алынган.
Читайте нас: