Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
21 июнь 2019, 13:18
Кышкылыкка печән, сенаж һәм силос
Районның авыл хуҗалыклары мал азыгы әзерли башлады.
«Агро-Альянс» хуҗалыгында мал азыгын 11 июньдә, узган ел белән чагыштырганда, ун көнгә иртәрәк әзерли башлаганнар, ә бу атнада тәүге сенаж базын салуны тәмамларга планлаштыралар. Базга көн саен 250–300 тонна яшел үлән – люцерна салына. Мал азыгы әзерләүдә сигез кеше эшли, җиде агрегат – «Джон Дир» чапкычы, мал азыгы ургыч «Дон 680» комбайны, шулай ук ташып торуда тагын бер «Джон Дир», «КамАЗ» һәм ике «Т-150» тракторы катнаша. Үләнне чабу һәм ташу бер сменада, ә менә сенаж тыгызлау тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Механизаторларга көнгә ике тапкыр кайнар ризык ашату оештырылган.
Рәмзис Бикбулатов «Агро-Альянс»та 1992 елда эшли башлаган, төрле техникада эшләргә өлгергән, әлеге вакытта мал азыгы ургыч комбайнда хезмәт куя. Уҗымнар чәчәр вакыт җиткәч «Джон Дир»га күчеп утырачак. Аның алмашчысы – 21 яшьлек Динар Байковның механизатор булып эшләвенә ике ел булган, өлкән хезмәттәшләре аның белән тәҗрибә уртаклаша. Әйткәндәй, быел Динар районда үткән сабанчылар бәйгесендә өченче урын алды.
– Хуҗалыкта малларга 400 гектарда люцерна, 150 га кындырак һәм силоска салу өчен 130 гектарда кукуруз үстерелә. Көннәр салкын тору һәм явым-төшем җитмәү сәбәпле, люцерна куе үсмәде, шуңа күрә икенче чабымга өметләнергә кала, – диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Ибраһимов.
Рамил Солтангәрәй улы сүзләренә караганда, узган елда хуҗалыкта гомуми күләме 5 мең тонналы өч сенаж чокыры салынган. Быел да шул кадәр әзерләргә планлаштыралар. Ә узган елдан печән һәм салам калган.
«Агро-Альянс» хуҗалыгында мал азыгы әзерләү белән беррәттән пар җирләре эшкәртелә һәм чәчүлекләр карала, аерым алганда, уҗым һәм сабан культураларын авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү башланган.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"