Анда район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин, авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре, районның «Нурис», «Башкир-агроинвест», «Агро-Альянс», «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсе кебек терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан агрономнар һәм зоотехниклар катнашты.
«Нурис» җәмгыятенең Сафар авылы янындагы басуларының берсендә мал азыгы ургыч техника куелган иде.
– Агымдагы елда үзйөрешле «KSU-1» сатып алдык, аның бәясе биш миллион сумнан кыйммәтрәк, – дип хәбәр итте хуҗалыкның генераль директоры урынбасары Азат Галимов. – Үткән елда мал азыгы ургыч комбайн сатып алынды, шуннан тыш, пресс-җыйгыч, «МТЗ» тракторлары бар. Бер сүз белән әйткәндә, кирәкле техника белән тәэмин ителгәнбез.
Азат Зәки улы сүзләренә караганда, хуҗалыкта мал азыгын 8 июньдә хәзерли башлаганнар. Семинар үткән көнгә, 11 июньгә, 850 тонна сенаж салынган.
– Печән, салам, сенаж һәм силосның дымлылыгын билгеләү мал азыгы сыйфатын һәм саклану торышын контрольдә тотуда мөһим роль уйный. Сенажның дымлылыгы 50–55 процент тәшкил итәргә тиеш, мондый мохиттә черетүче бактерияләр начар үрчи. Шулай ук башка бактерияләрнең эшчәнлеге дә кими, – дип билгеләде авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов.
«Нурис»та мал азыгы әзерләү технологиясе үтәлсен өчен сенаж һәм силосның дымлылыгын үлчәү приборы сатып алынган.
– Сенаж биш ел саклана ала, шуңа күрә җәй коры килгәндә ул страховка булып тора, – дип билгеләде Миңневәли Мусин.
Семинарда көнүзәк проблемалар, мал азыгы әзерләү барышы һәм июньнең икенче яртысында булачак һава торышы турында да сүз барды.
– Әлегә без төзекләндерү эшләре алып барабыз, сенаж чокырларын чистартабыз, шушы көннәрдә мал азыгы әзерләүгә керешәчәкбез, – диде «Үзәк» МТСның Чишмә бүлекчәсендә эшләр белән идарә итүче Илгиз Ишмаев.
Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, 17 июньгә 100 тонна печән, 2980 тонна сенаж әзерләнгән, 780 гектарда печән, шул исәптән 428 гектарда кәҗә үләне һәм 302 гектар мәйданда люцерна чабылган.