Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
13 июнь 2019, 12:35

Петербург форумы һәм кызыклы проектлар

6–8 июньдә Санкт-Петербургта ачылган XXIII халыкара икътисади форумда төбәкләр, финанс-кредит оешмалар белән хезмәттәшлек турында күп санлы килешүләр төзелде.

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстан делегациясен җитәкләде. Ул чараның пленар утырышында, сессияләрдә, «Партнерлык һәм тәҗрибә уртаклашу» дискуссиясендә катнашты. Форум кысаларында төбәкләр, финанс-кредит оешмалар, предприятиеләр һәм фондлар белән хезмәттәшлек, шулай ук төбәк территориясендә Рәсәй һәм чит илләрнең әйдәүче компанияләре белән зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында килешүләргә кул куелды.

Делегация эшчәнлеге программасында эшлекле очрашулар, сессияләр, «түгәрәк өстәл»ләр оештырылды. Анда алгарышлы үсеш территорияләре мөмкинлеге, шулай ук республика компанияләренең логистика, нефть химиясе, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, энергетика, транспорт өлкәсен-дә проектлары тәкъдим ителде.

Санкт-Петербургтагы халыкара икътисади форум кысаларында Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы үтте. Анда төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре каралды.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, республикалар арасында даими тәҗрибә уртаклашу бара, товар әйләнеше үсә. Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның үсешен күзәтүен һәм уңай динамика өчен сөенүен ассызыклады. Очрашу нәтиҗәсе буларак, Башкортстан белән Татарстан Хөкүмәтләре арасында килешүне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чаралар планына кул куелды. Документка ярашлы, 2020 елда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре үтәчәк.

Шушы ук көнне Башкортстан белән «Ростелеком» җәмгыяте арасында «Акыллы шәһәр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Проектны тормышка ашыруны Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама һәм Октябрьский калаларыннан башларга ниятлиләр.

Форумда шулай ук БР Хөкүмәте һәм «Рәсәй саклык банкы» җәмгыяте арасындагы хезмәттәшлеккә кул куелды. Документта Саклык банкының республика территориясендә гамәлдә булган торак төзелешенә саклыкка салынган акча программасында катнашуы турында язылган. Атнакич Башкортстанда Моношәһәрләр үсеше фонды белән процентсыз займ алу турында тәүге килешү төзелде. Сүз социаль-икътисади үсештә алда баручы «Күмертау» территориясендә урнашкан Маячный авылында «Элеватор» җәмгыяте комплексын техник яктан тәэмин итү турында бара. Санкт-Петербургтагы Халыкара икътисади форум 1997 елдан үткәрелә һәм эшлекле даирә вәкилләренең аралашу, Рәсәй, үсеш алган базарлар һәм, гомумән, дөнья алдында торган төп икътисади мәсьәләләрне тикшерү һәм хәл итү өчен мөһим мәйданчык булып тора.
Читайте нас: