Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
13 июнь 2019, 11:38

Мал-туар җәйләүгә чыкты

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Келәш бүлекчәсе сөт фермасының җәйге лагере Келәш авылы янында урнашкан.

Җәйләүгә 15 майда чыкканнар. Хуҗалыктагы малларның күбесе кара-чуар токымлы сыерлар. Бүлекчәдә барлыгы 516 баш мал, шул исәптән 273 савым сыеры, 81 тана, 80 бозау һәм 162 баш яшь мал асрала. Биредә турлап бозаулату ысулын кулланалар (ягъни сыерлар бозаулау бер-ике ай гына түгел, ә ел әйләнәсенә дәвам итә). Әйткәндәй, фермада савучы һөнәрен үзләштергән ир-ат – Рафаэль Нуретдинов эшли. Ул көтүче, әмма кирәк булган чакта савучыларны да алыштыра ала.

Сыерларны көн саен иртәнге һәм кичке алтыда савалар. Бүлекчәдә 22 кеше, шул исәптән 9 савучы хезмәт куя. Хатын-кызларны Первомайский һәм Келәш авылларыннан машина белән алып киләләр.

– Хуҗалыкта өченче ел эшлим, бер савымда кырыклап сыер саварга туры килә, – дип сөйләде Зера Сейдаметова.

Савым аппаратын тоташтырыр алдыннан сыерларның җиленен җылы су белән юалар, аннары ярылмасын өчен тәүдә вазелин, ә сауганнан соң махсус эремә сөртәләр.

– Саву өчен якынча өч сәгать вакыт кирәк, көтүлеккә чыккач тәүлеклек савым 3800 кг җитте, башта бу күрсәткеч 3200гә төшкән иде. Һәр сыердан тәүлегенә уртача 14 килограмм сөт савып алабыз. Ул Благовар районының сөт заводына җибәрелә, бозауларга якынча 30 литр калдырабыз, – диде ферма мөдире Рәсим Сәфәров.

Һәр савымнан соң сөткә анализ ясала, майлылык күрсәткече 4,4% тәшкил итә. Сөт танкерда саклана, анда ул дүрт градуска кадәр суытыла.

Рәсим Тимерхан улы сүзләренә караганда, 10–15 көннән соң сөтлебикәләрнең рационында вакланган яшел үлән булачак. Сауган вакытта сыерларның продукция бирүчәнлегенә карап, һәр литр сөткә 0,6 грамм исәбеннән ашлык фуражы бирелә. Моннан тыш, сыерлар рационында кукуруз силосы, сенаж һәм сыра ядрәсе бар, ул малларның продукция бирүчәнлеген арттыра.

Атнакич фермада санитар көн: бу көнне территорияләр җыештырыла, агымдагы ремонт ясала, маллар җәйләүдә булганда район хуҗалыкларында терлекчелек биналары ремонтлана. Июнь урталарында мал азыгы әзерли башларга планлаштыралар.
Читайте нас: