Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
11 июнь 2019, 11:03

Авыл эшчәннәренең яллары да, бәйрәмнәре дә юк

Быел «Агро-Альянс» җәмгыяте басу эшләрен тәүгеләрнең берсе булып 12 апрельдә башлады.

Авыл хуҗалыгы предприятиесенең чәчүлек структурасында бодай, арпа, борчак, силоска кукуруз, көнбагыш, горчица һәм шикәр чөгендере бар. Агымдагы елда республиканың кайбер районнарында, шул исәптән Чишмәдә уҗым чәчүлекләре начар кышлады, «Агро-Альянс»та шытымнар начар булган урыннарның 25 процентына яңадан арпа чәчелде.

– Чәчү эшләрен башлаганда туфракта дым юк иде диярлек – кар тиз арада эреп җиргә сеңде. Май аенда явып үткән яңгырлар эшне җайга салды, әмма уңыш турында сөйләргә иртәрәк әле, – диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Ибраһимов.

Әлеге вакытта хуҗалыкта чәчүлекләрне тәрбиялиләр, уҗымнар һәм бөртекле культуралар химикатлар ярдәмендә уталган, шикәр чөгендерен химик утау бара.

Чәчү чорында авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларында механизаторлар һәм шоферлар, җәмгысы 15 кеше хезмәт куйган. Алар өчен көнгә ике тапкыр кайнар ризык әзерләнгән.

– Бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере чәчкән механизаторлар Айрат Вәлиәхмәтов белән Рамил Хәйретдиновның, чәчүлекләрне тыгызлау белән шөгыльләнгән Сергей Зубаревның, туфрак культивацияләүдә катнашкан Фәнзил һәм Динар Байковларның, шофер Вәгыйз Гаймаловның намуслы эшләвен билгеләп үтәсем килә, – диде хуҗалык агрономы.

Авыл эшчәннәренең яллары да, бәйрәмнәре дә юк. Көзен мул уңыш алу өчен әледән үк күп көч салырга кирәк. Механизаторлар пар җирләрен эшкәрткән һәм чәчүлекләрне тәрбияләгән арада гаражда ашлык ургыч һәм чөгендер казыгыч комбайннар ремонтлана. Урак эшләрен вакытында башлау өчен барлык техника төзек булырга тиеш.
Читайте нас: