Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
8 июнь 2019, 12:34

Аз чыгымнар белән дә зур нәтиҗәгә ирешергә мөмкин

«Нурис» җәмгыяте маллар кышлату һәм язгы кыр эшләрен үткәрү йомгаклары буенча районда беренче урын алды.

2013 елда «Нурис» җәмгыятенең токымчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык статусы алуын искә төшерик. Нәселле таналар сату хуҗалыктагы өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

– Әлеге вакытта хуҗалыкта 1550 баш мал бар, шуларның 482се – савым сыеры. Бозаулар тугач 70 көн Сафар сөт фермасында асрала, аннан соң Чишмә авылына мал симертү цехына озатыла, әлеге вакытта анда 232 баш мөгезле эре терлек асрала, – диде хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдар Әсәдуллин.

Илдар Фәнил улы сүзләренә караганда, сөт җитештерү күләме ел әйләнәсенә бертөрле дәрәҗәдә булган хуҗалык идеаль санала, һәм биредә шуңа омтылалар. Мәсәлән, терлекчеләр турлап бозаулату ысулын куллана (ягъни сыерларны бозаулату бер-ике ай эчендә түгел, ә ел әйләнәсенә дәвам итә). Әлеге вакытта «Нурис» җәмгыятендә уртача тәүлеклек тулаем савым 11500 литр тәшкил итә, Кушнарен районы сөт комбинатына көн саен 10500 литр сөт озатыла, калганын бозауларга эчерәләр. Һәр савымнан соң сөткә анализ ясала, аның уртача майлылыгы 3,8% тәшкил итә.

Терлекләр өчен мал азыгы хуҗалыкта үстерелә. Алар рационында – печән, сенаж, силос, патока, сыра ядрәсе, катнашазык һ. б. Маллар ел әйләнәсенә араннарда асрала. Зоотехник сүзләренә караганда, бу продукция бирүчәнлекне арттыруда мөһим роль уйный, чөнки яз көтүлеккә чыгарганда алар сөтләрен киметә. Яшел үләннән төп мал азыгына күчкәндә дә продукция бирүчәнлек кими.

– Малларны көн саен 2–2,5 сәгатькә көтүлеккә чыгарабыз, әмма алар яшел үлән ашамый, махсус мал азыгы катнашмасы бирелә, – диде И. Әсәдуллин.

Терлекчелек биналарында сыерлар өчен бөтен шартлар булдырылган: бина уртасында – мал азыгы бүлгеч җайланма тора, миксер ике урынга тулы рационлы мал азыгы катнашмасы тарата. Бина түбәсендә – микроклиматны көйләү, сыерлар сулаган һәм җылыткан һаваны суыртып алу өчен вентиляция-яктылык тәрәзәсе урнашкан, ул шулай ук электр энергиясенә чыгымнарны да киметергә мөмкинлек бирә. Маллар теләгән вакытта ятсын һәм бер кыенлыксыз тора алсын өчен идәнгә махсус маталар түшәлгән. Мал асралган биналар шулай ук тирес чыгару өчен заманча система – дельта-скрепер белән җиһазландырылган.

Яңа технологияләр куллану сәбәпле, эштә күп кеше катнашлыгы таләп ителми. Технологик кына түгел, ә икътисади яктан да тулы анализ ясау хуҗалыкта аз чыгымнар белән дә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Читайте нас: