Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
23 Май 2019, 14:56

Финанс зачет ал!

Финанс белем буенча икенче бөтенрәсәй зачеты үтәчәк

2019 елның 15–29 маенда Башкортстан Республикасында Рәсәй Банкы тарафыннан оештырылган Финанс белем буенча икенче бөтенрәсәй зачеты үтәчәк, дип хәбәр итә Рәсәй Федерациясе Үзәк банкының Уралдагы төп идарәлегенең Башкортстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсенең матбугат хезмәте.

Акция барышында һәркем үзенең финанс белем дәрәҗәсен онлайн режимда тикшерә ала. Биремнәрне уңышлы башкарып чыккан катнашучы зачет үтү турында сертификат ала.

Һәр катнашучыга белемнәрен тикшерү мөмкинлегеннән тыш нинди хаталар җибәрүе хәбәр ителәчәк. Шулай ук нәтиҗәләр нигезендә төзелгән шәхси аналитик отчет катнашучыга финанс белеменең көчле һәм йомшак якларын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Зачетта катнашу өчен https://finzachet.ru/. сылтамасын үтү мөһим.
Читайте нас: