Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
21 Май 2019, 16:38

Фермерларга һәм кооперативларга – грантлар, субсидияләр

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Фермерларга ярдәм күрсәтү системасын булдыру һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү» төбәк проектын тормышка ашыру барышында грантлар һәм субсидияләр бирү тәртибен раслады.

Камил Моратов


Төбәк проектының «Кече һәм урта эшкуарлык һәм хосусый эшкуарлык башлангычына ярдәм күрсәтү» дәүләт проекты барышында гамәлгә ашырылуын искә төшерик. Документка ярашлы, финанс ярдәмгә түбәндәгеләр исәп тота ала:

– крестьян (фермер) хуҗалыклар «Агростартап» грантына. Грант суммасы – 3 млн сумга кадәр, әмма чыгымнарның 90%ыннан күбрәк түгел. «Агростартап» грантының бер өлешен алда күрсәтелгән КФХ әгъза булып торган авыл хуҗалыгы производство кооперативының бүленмәс фондын оештыру өчен куллану күз уңында тотылса, бу очракта грант суммасы 4 млн сум тәшкил итәргә ихтимал, әмма шулай ук чыгымнарның 90%ыннан артмаска тиеш;

– авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына агымдагы финанс елдагы чыгымнарны каплауга (чыгымнарның 50%ына кадәр);

– авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм өлкәсендә компетенцияләр үзәкләре һәм максатчыл чыгымнарны финанслау рәвешендә фермерларга ярдәм күрсәтү.

Грантлар алуга бәйгедә катнашу өчен документлар кабул итү турында тиешле норматив документлар эшләнгәч һәм раслангач игълан ителәчәк. Документлар кабул итә башлау турындагы мәгълүмат БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылачак.
Читайте нас: