Икътисад, тарих яки җәмгыять белеме укытучылары Чишмә районы мәктәпләрендә 8–11нче сыйныфларда әңгәмәләр һәм ачык дәресләр үткәрде. Сайлау өчен биш тема тәкъдим ителде: «Зурлар кебек акча санарга өйрән», «Киләчәгең өчен акча тупла, финансларың турында белем ал», «Финанс белем гаиләдә башлана», «Финанс оешмалар хезмәтләре: белеп файдалан» һәм «Цифрлы форматтагы финанс белем – хәбәрдар бул».
23 апрельдә Чишмә укучылары шулай ук БР финанс министры вазифасын башкаручы Лира Игътисамова алып барган «Безнең гражданнар өчен бюджет» темасына үткәрелгән онлайн дәрестә булдылар. Укучылар республика бюджетының ничек булдырылуы, нинди бюджет төрләре булуы турында белделәр.