Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
19 апрель 2019, 14:26

Чәчү ике сменада дәвам итә

Иртә килгән яз басу эшчәннәренә кыр эшләрен планлаштырганнан иртәрәк башларга мөмкинлек бирде.

«Башкир-агроинвест»та басуга якынча 23 апрельдә чыгарга исәп тотсалар да, 6 апрельдә агрегатлар уҗым культураларын тукландыруга чыкканнар һәм 10 апрельдә борчак чәчәргә керешкәннәр.

– Кыш карлы булса да, язның иртә килүе, карларның тиз эреп бетүе кыр эшләрен ашыктыра – дым җир астына китә, басулар иртә өлгерә, – диде «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе управляющие Марс Фәйзуллин. – Чәчү мәйданнары да зур, эшләрне вакытында тәмамлау өчен ике сменада эшлибез.

Марс Флүр улы сүзләренә караганда, әлеге вакытта уҗым культуралары начар кышлаган басуларга янәдән чәчү турындагы мәсьәлә хәл ителә.

– Бу басуларга горчица һәм арпа чәчәргә уйлыйбыз, әле орлык сатып алу өчен әзерлек бара, – диде М. Фәйзуллин.

Хуҗалыкның чәчү мәйданнары структурасына ярашлы, агымдагы елда сабан бодае 2804 гектарда, арпа – 1629, борчак – 1187, ашлыкка кукуруз – 335, силоска – 488, ногыт – 221, люпин – 311, соя – 277 гектарда, шулай ук горчица чәчеләчәк, быел аның мәйданын дүрт тапкырга диярлек – ике мең гектарга кадәр арттырдык (үткән елда 472 гектар иде).

Аның сүзләренә караганда, бу культура игенчеләрнең өметен тулысынча аклаган һәм югары табыш биргән. Әмма, шикәр чөгендере төп культура булып кала, ул 3376 гектар мәйданда чәчеләчәк. Чәчү эшләре белән беррәттән ашламалар кертелә һәм дым каплатыла.

Басуда 52 механизатор эшли, алар арасында күп еллар эшләгән тәҗрибәлеләре дә, күптән түгел генә уку йортын тәмамлаган яшьләр дә бар. Мәсәлән, Айдар Рөстәмов 2017 елда «Машина-трактор паркын ремонтлау һәм хезмәтләндерү буенча мастер» белгечлеге буенча Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалын тәмамлаган. Айдар агрегат бик җитди ватылмаса, аны басуда ук төзәтә.

– Колледжны тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт иттем, бер ай өйдә ял иткәч, узган елның сентябрендә «Башкир-агроинвест»ка эшкә урнаштым. Шикәр чөгендере казуда катнаштым, хәзер туфрак өстен тыгызлыйм, – дип сөйләде егет.

Чәршәмбе көнне термометр баганасы кайбер участокларда минус 6–7 градуска кадәр төште, эшләрне туктатып торырга туры килде.

– Механизаторлар һава торышы җылыту белән басуга чыгып эшне дәвам итәчәк, – диде Марс Флүр улы.
Безнең белешмә

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 18 апрельгә «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә 456 гектарда горчица, 521 гектар мәйданда борчак чәчелгән.
Читайте нас: