Анда шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, авыл биләмәләре башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре чакырылды.
Хезмәтне саклау мәсьәләсе агроконференциядәге мөһим темаларның берсе булды. Күргәзмәдә махсус киемнәр, ишетү, күрү һәм сулыш органнарын саклау чаралары җитештерүче компания вәкилләре дә булды. Алар аграрчылар игътибарына төрле комплектациядәге һәм бәядәге эш һәм аяк киемнәре тәкъдим иттеләр. Әйткәндәй, әлеге компания белән «Чишмә-энергосервис» МУПы, «Чишмә май экстракцияләү заводы» һәм башка җәмгыятьләр хезмәттәшлек итә. Чишмә районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклар җитәкчеләре, шулай ук үзләренең механизаторлары киеп эшләгән униформа тәкъдим иттеләр. Эш киемнәре күбесенчә яктылык кайтаргыч элементлар белән куе зәңгәр һәм яшел төстә һәм бер-берсеннән артык аерылып тормый. Ә менә аяк киемнәре төрле: озын кунычлы резин итекләр, күнне алыштыручы материалдан тегелгән аяк киемнәре һәм өслеге ныклы ботинкалар.
– Махсус эш киемнәре хезмәткәргә эссе түгел, ә җылы булсын өчен сыйфатлы материалдан тегелергә тиеш, – дип аңлатты компания вәкиле Александр Шерстобитов. – Аяк киеме тиз туза, берәр әйбер килеп төшеп аякны имгәтмәсен өчен махсус комплектлардагы аяк киеменең өслеге ныклы булырга тиеш.
Аграрчыларны термослар ассортименты да кызыксындырды, чөнки басу эшләре барганда механизаторларга басуда ашарга туры килә, шуңа күрә ризык кайнар булырга тиеш.
Конференцияне район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов ачты. Ул чәчү эшләрен үткәрү зур чыгымнар таләп итүен билгеләде. Чыгымнарның артуы, барыннан да элек, ягулык-майлау материалларына, минераль ашламаларга һәм авыл хуҗалыгы техникасына бәяләр күтәрелүгә бәйле. Әйткәндәй, конференция үткән балалар сәнгать мәктәбе янында «Т-150К», «МТЗ-82» тракторлары күргәзмәгә куелды. Әлеге вакытта «МТЗ-82» тракторының бәясе 1550 мең сум тәшкил итә, шул ук вакытта билгеләнүенчә, «МТЗ» тибындагы тракторларны яңартып ремонтлауга республика бюджетыннан 500 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, район хуҗалыклары соңгы биш елда 555 миллион сумлык 158 берәмлек техника сатып алган. Хуҗалыкларга субсидия рәвешендә 230 млн сум акча кире кайтарылган. Язгы кыр эшләрен үткәрү өчен хуҗалыклар 290 берәмлек трактор әзерләгән. Дым каплатуда – 77, культивациядә – 67, бөртеклеләр чәчүдә – 58, техник культуралар чәчүдә 55 агрегат, шул исәптән 11 чәчү комплексы эшләячәк.
– Һәр хуҗалык чәчү эшләрен үткәрү стратегиясен һәм чәчүлекләр структурасын билгеләде, шикәр чөгендере югары табышлы культураларның берсе булып тора. Район хуҗалыклары Раевка шикәр заводына 2017 елда 70 мең тонна, 2018 елда 100 мең тоннадан артык шикәр чөгендере тапшырды. Бер яклап районның әлеге культураны үстерү белән шөгыльләнүе әйбәт, икенче яктан – салымнары күп, аларны район үсешенә юнәлтергә мөмкин булыр иде, – дип билгеләде район башлыгы.
Ул үзләренең предприятиесенә шикәр чөгендере тапшырган хуҗалыкларга чәчү һәм урак чорында ярдәм күрсәткән, шул рәвешле үзен чимал белән тәэмин иткән Раевка шикәр заводы эшен мисалга китерде. Флүр Зинур улы «Башкир-агроинвест» җәмгыятенә дә алар үрнәгенә иярергә тәкъдим итте.
– Көнбагыш – электән килгән культураларның берсе, район хуҗалыклары аны күп еллар үстерә, республиканың көнбагыш өлгермәгән төньяк-көнчыгышында һәм көнбатышында рапс үстерү белән шөгыльләнә башладылар. Рапсны зур булмаган мәйданнарда булса да чәчәргә кирәк, ул бик игътибар таләп итә торган культура, чәчүлекләрне 3–4 тапкыр химик эшкәртү мөһим, – диде Ф. Уразмәтов.
Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин үзенең чыгышында республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы күбесенчә чит илгә чыгарылган һәм хуҗалыкларга яхшы керем китергән югары табышлы культуралар – рапс, горчица, шепкән, ногыт һәм соя җитештерү күләмнәрен арттыруга зур игътибар бирә, дип билгеләде.
– Чит илдә бодайга да ихтыяҗ зур, әмма безнең ашлык җитештерүчеләр алдында аның сыйфатын чит илләрдән товар кертүче ил стандартына кадәр җиткерү бурычы тора, шул вакытта аңа ихтыяҗ зур һәм бәясе югары булачак. Шуңа күрә сезнең игътибарны тагын бер тапкыр уҗым бодае үстерү белән интенсив технология буенча шөгыльләнү мөһимлегенә юнәлтәбез. Уҗым бодае чит илгә чыгарылучы культура булырга, ә аны җитештерү мәйданнары район буенча кимендә 22–25 мең гектар тәшкил итәргә тиеш, – дип хәбәр итте М. Мусин.
Миңневәли Мәсәлим улы шулай ук авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр үз продукциясенең табышлылыгын арттырырга омтылырга тиеш, дип билгеләде. Шикәр чөгендере, көнбагыш һәм рапс кебек алда искә алып үткән техник культура югары табыш бирүче культура булып кала. Әмма аларны чәчү әйләнешен катгый үтәп үстерү мөһим. Гектардан 12–14 центнер гына уңыш биргән культураларны зур мәйданнарга чәчмәү, югары уңыш биргән сортлар һәм гибридлар кулланып, интенсив технология буенча көнбагыш уңышын арттыру өстендә эшләү мөһим. Заманча гибридлар безнең район шартларында гектарыннан 30 центнерга кадәр уңыш алырга мөмкинлек бирә, бу очракта җиде басулы чәчү әйләнешен дә кулланырга мөмкин, бу көнбагыш үстерү нәтиҗәлелеген тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
– Хезмәттәшләр, соңгы елларда туфракның уңдырышлылыгын тергезү проблемасы кискен мәсьәлә булып тора. Чирек гасыр элек әлеге проблема белән гомумән шөгыльләнмәгәннәр, туфракның черемәле катламы кими, җир ярлылана. Әлеге проблеманы хәл итүнең бер варианты – сидераль пар җирләре куллану. Безнең шартларда сидерат буларак кандала үләне кулланыла, күп хуҗалыкларда горчицага өстенлек бирелә. Соңгы елларда алдынгы хуҗалыклар бөртеклеләр үстереләчәк пар җирләренә сидератлар чәчә. Шуның белән җир өстенең агымсулар һәм җил тәэсирендә юылуын саклыйлар һәм туфрак сыйфатын яхшырталар. Бу яхшы үрнәк, безгә алардан тәҗрибә алырга кирәк, чөнки сидерат чәчү чыгымнары үз-үзен аклаячак, – диде М. Мусин.
Районның муниципаль контроль хезмәте ел саен җир ресурсларын файдалануны һәм чәчү әйләнеше үтәлешен тикшерә. Узган ел көз республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләбе буенча, басуларның электрон карталары төзелде. Конференциядә авыл биләмәләре башлыкларына калган басуларның (нигездә печәнлекләр һәм көтүлекләрнең) электрон карталарын ясауны 1 июньгә кадәр тәмамларга кушылды.
Республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков субсидияләр, аларны алу шартлары турында сөйләде. Шулай ук республиканың башка районнары белән чагыштырып үсемлекчелек продукциясе җитештерү, сабан культуралары орлыклары сыйфаты, уҗым культуралары торышы тикшерелде. Мәсәлән, Чишмә районында уҗымнар торышы, республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, яхшырак.
– Үсемлекчелек тармагында республика үзен борщка кирәкле яшелчәләр: кызыл чөгендер, кәбестә, кишер белән тәэмин итми, калган культуралар буенча без тәэмин ителгән, – дип билгеләде Ирек Искәндәр улы. – Шул сәбәпле ачык җирдә яшелчә үстерү белән шөгыльләнәчәк хуҗалыкларга республика программалары буенча ярдәм күрсәтеләчәк.
Чара ахырында авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы язгы кыр эшләрендә катнашкан һәр хезмәткәр медицина тикшерүе, хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге буенча инструктаж үтәргә тиеш, дип билгеләде. Басу станнарында көнгә кимендә ике тапкыр кайнар ризык белән туклану оештыру мөһим. Тукланган урында гади гигиена шартлары: кул югычлар, сабын, тастымал булырга, һәр эшчегә саклану чаралары, аптечка, махсус кием бирелергә тиеш.
– Без кешеләрне сакларга тиешбез, боларның барысы да яхшы хезмәт куюга булышлык итәчәк. Барыбызга да чәчү эшләрен кыска вакытта уңышлы башкарып чыгарга телим, – дип сүзенә йомгак ясады М. Мусин.
Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, районда басу эшләре 10 апрельдә башланды – «Башкир-агроинвест» җәмгыяте борчак чәчүгә кереште, 15 апрельгә ул 238 гектарда, горчица – 133 га һәм бодай 49 гектарда чәчелде. Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр үз продукцияләренең табышлылыгын арттырырга омтылырга тиеш. Шикәр чөгендере, көнбагыш һәм рапс югары табыш бирүче культуралар булып кала.