Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
6 апрель 2019, 14:07

Яңа техника вакытны янда калдыра

Чишмә районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина паркларында ремонт эшләре тәмамлана.

Наил Байбурин, авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры
Авыл хуҗалыгы техникасы һәм тракторлар алда торган чәчүгә әзерләнә.

– Әлеге вакытта техниканың төп өлеше язгы кыр эшләренә чыгарга әзер, – диде авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры Наил Байбурин. – Районда булган 303 тракторның якынча 290ы язгы кыр эшләрендә катнашачак. Әлеге вакытта барлык техника елның-елындагы тикшерү үтә, ул 10 апрельгә тәмамланырга тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән «Агро-Альянс» җәмгыятендә гамәлдә барлык техника ремонтланган, «Нурис», «Нерал-Чишмә», «Агропромбизнес», «Агросервис» МТС җәмгыятьләрендә һәм «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә әзер.

Әлегә хуҗалык паркларында иске техника җитәрлек, алар арасында 90нчы еллардагы тракторлар да бар.

Аграрчылар техниканы мөмкинлек булганча яңартырга тырышалар. Узган елда «Агропромбизнес» җәмгыяте дүрт, «Нерал-Чишмә» белән «Башкир-агроинвест» җәмгыятьләре икешәр ашлык ургыч комбайннар сатып алды.

«Агро-Альянс» ике «К-700» тракторы, «Башкир-агроинвест» – чылбыр тәгәрмәчле «Challenger» тракторы, «Нерал-Чишмә» ике «МТЗ» һәм Ә. Әсәдуллин крестьян-фермер хуҗалыгы «МТЗ-1221» тракторлары алды.

– Хәзерге заман машиналарының уңай ягы – аларның куәтле булуында һәм берьюлы берничә эш башкара алуында. Мәсәлән, сыйфатлы сусыл мал азыгы әзерләү өчен бер силос чокыры өч-дүрт көндә салынырга тиеш. Узган елда «КВК-800» мал азыгы ургыч комбайн сатып алган «Нурис»та бу эшне уңышлы башкарып чыктылар, – диде Наил Рәис улы.

Агымдагы елда, баш инженер сүзләренә караганда, тагын берничә хуҗалык комбайннар һәм тракторлар сатып алырга планлаштыра. Әмма барысы да акча мәсьәләсенә кайтып кала, чөнки ягулык, ашлама, орлык, авыл хуҗалыгы техникасы кыйммәтләнә бара, ә быел авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең ничек булачагы билгесез.

Тракторларда һәм комбайннарда эшләү өчен хез-мәткәрләр кирәк, авыл хуҗалыгы өлкәсендә заманча технологияләр куллану аграрчыларны заман белән бергә атларга мәҗбүр итә. Мартта Чишмә районының авыл хуҗалыгы идарәлеге һәм Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан хуҗалыкларга барып механизаторларны укыту (квалификация күтәрү) оештырылды. Кадрлар картаю проблемасы да бар. Соңгы елларда механизаторларның күбесе пенсия яшенә якынлаша.
Читайте нас: