Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
4 апрель 2019, 12:00

Бозауларга – «швед өстәле»

«Башкир-агроинвест»та савымнар арта

Шушы көннәрдә район гәзите хәбәрчесе «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Келәш сөт фермасында булды.

Биредә 320 баш мал, шул исәптән 280 савым сыеры, 38 буаз тана бар. Һәр сыердан тәүлеклек савым 17 литр тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Венир Зәйнетдинов сүзләренә караганда, Келәш фермасында савымнар, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек арткан.

– Фермада маллар саны үткән елгы дәрәҗәдә калды, генетиканы яхшырту исәбенә сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга ирешәбез, – диде «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе директорының терлекчелек буенча урынбасары Виталий Яковлев. – Америка үгезләре орлыклары кулланыла. Шулардан туган маллар продукцияне күбрәк бирә.

Биредә бозауларга аеруча игътибар бирелә, алар салам түшәлгән түгәрәк читлекләрдә асрала. Анда алар үзләрен иркенрәк тоя, бу малларга тәүлегенә 1600–1700 адым ясарга мөмкинлек бирә, сөяк-мускул системасын үстерергә булышлык итә. Алар «швед өстәленнән» туклана, ягъни алларына төрле мал ризыгы куела һәм бозау теләгәнен ашый. Шул рәвешле асраганда уртача тәүлеклек артым 800–900 грамм тәшкил итә. Рационда сенаж, силос, бәрәңге балы, катнаш азык, тоз һәм акбур бар.

Җиде айлык бозаулар Урта Усман авылындагы цехка озатыла, ә таналар саварга өйрәтү һәм асрау өчен фермага китерелә. Сөт фермасында шулай ук атлар да бар, мал караучылар алар белән сыерларга азык ташый.

Фермада барлыгы 18 кеше: савымчылар, бозау һәм мал караучылар, хисапчы-лаборант һәм ферма мөдире – эшли. Эшчеләрне иртәнге һәм кичке савымга күрше авыллардан машинада алып киләләр.
Читайте нас: