Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
1 март 2019, 19:05

Коммуналь хезмәтләр: комиссиясез түләргә мөмкинме?

2019 елның 1 мартыннан «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыятенең авария-диспетчерлык хезмәте исәпләү приборлары күрсәткечләрен кабул итмәячәк.

Хәзер исәпләгечләр күрсәткечен эш вакытында бухгалтериягә килеп; «Уралсиб», «Саклык банкы» яисә «Россельхозбанк» кассалары аша (квитанциядә махсус графа бар); Уралсиб, Саклык банкы яисә Россельхозбанк терминаллары яки онлайн-банк ярдәмендә түләгәндә; кулланучының шәхси кабинетында (https://lk.erkc-ch.com), анда шәхси исәпләгеч приборлар күрсәткечләрен тапшырырга, тиешле вакытка квитанция алырга һәм исәпләп чыгарылган сумманы карарга мөмкин (инструкциягә сылтама: https://vk.com/page-124303697_54521243).

– Безнең идарә итүче компания тарафыннан хезмәтләндерелгән йортларда яшәүчеләр Россельхозбанкта яки Уралсибта торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түли ала. Банк кассасы аша түләгәндә комиссия алынмый, – дип аңлатты «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов. – Уралсибта да терминал аша (карта белән яки акчалата түләгәндә), интернет-банк яки смартфондагы кушымта ярдәмендә шулай ук комиссиясез түләргә була.

Әлеге вакытта коммуналь хезмәтләр өчен карта белән Саклык банкы терминаллары һәм банкоматлары аша, шулай ук Саклык банкы-онлайн һәм мобиль кушымта, шул исәптән «Автоплатеж» сервисы ярдәмендә минималь комиссиясез бер процент комиссия белән түләргә мөмкин. Ә терминаллар һәм банкоматлар аша түләгәндә бер процент, кимендә 30 сум комиссия алына. Шул ук банкта кассир-операционист аша акчалата яисә карта белән түләгәндә өч процент максималь комиссия (кимендә 30 сум) алыначак. Рәсәй почтасы бүлекчәләрендә акчалата түләгәндә ике процент алына, әмма минималь комиссия күләме – 35 сум.

Халык арасында коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр дә бар. Күп фатирлы йортлар подъездларында еш кына бурычлылар турында мәгълүмат эленә.

– Әлеге вакытта безнең идарәлектә булган йортларда яшәүче 5600 гаиләнең 140ының бурычы бер елдан артып киткән һәм җәмгысы ун миллион сум тәшкил итә, – дип хәбәр итте «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов. – Кайвакыт электр энергиясе, җылы су белән тәэмин итү туктатылганның икенче көнендә үк гражданнар бурычны тулы күләмдә түлиләр.

Бурычлыларга карата иң соңгы чаралар кулланыла: электр энергиясе, су бирү, кайнар су белән тәэмин итү туктатыла, кабельле телевидение, антенналары өзелә. Бурыч суммасына пеня салына, ул суд приставлары аша түләттерелә. Бер чара да эшләмәсә, суд приставлары бурычлының милегенә һәм акча исәпләренә арест сала, чит илгә чыгуны, кредит алуны, күчемсез милек белән эш итүне тыя ала.
Читайте нас: