Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
26 февраль 2019, 16:33

Яңа бренд – Чишмә сөте

8 гыйнварда «Чишмә сөт заводы» эшли башлады, район үзәгендәге кибетләр киштәләрендә заводта җитештерелгән сөт ризыкларын күрергә була.

– Завод рәсми рәвештә ачылмады, әлегә производство линияләре эшләтелми, – диде аның директоры Руслан Хәмитов. – Заводта көн саен ун тонна сөт эшкәртелә, аңардан кефир, сөт, каймак һәм эремчек җитештерелә. Озакламый йогырт ясый башлаячакбыз.

2018 елның декабрендә «Дәүләкән сөт комбинаты» җәмгыяте ябылуын, һәм бу комбинатны чимал белән тәэмин иткән сөт җитештерүчеләрнең үз продукциясен Чишмә сөт заводына тапшыру мөмкинлеге барлыкка килүен билгеләп үтик. Китерелгән чимал сөт заводы лабораториясендә тикшерелә. Җитештерү эшчәнлеге тулысынча ябык һәм автоматлаштырылган. Заманча җиһазлар махсус программа буенча эшли, эш барышының һәр циклын монитор аша күзәтергә мөмкин. Әйткәндәй, заводта үзебезнең һәм чит ил җиһазлары бар.

Яңа предприятие 1974 елда нигез салынган элекке сөт заводы территориясендә урнашкан. Производство биналары зурайтылган, капиталь ремонт ясалган. Хәзер сөт заводы территориясен танырлык түгел: аклы-зәңгәрле төстәге биналар янәшәдән узып баручыларның игътибарын җәлеп итә.

Әлеге вакытта предприятиедә 60 кеше эшли, аларның уртача яше 40тан артмый, шулай булуга карамастан, барлык хезмәткәрләр тәҗрибәле. Мәсәлән, производство мөдире Анжела Хатмуллина аграр университетны тәмамлаганнан соң Дүртөйле сөт комбинатында (башта аппаратчы, соңрак технолог һәм лаборатория начальнигы), аннары Татарстанда коры сөт һәм май җитештерү заводында эшләгән. Хәзер ул Чишмә предприятиесендә хезмәт куя. Заманча җиһазлар белән эшләү уңайлы, ди ул.

Әлегә завод хезмәткәрләре бер сменада эшли, киләчәктә өзлексез җитештерүчәнлек белән шөгыльләнү планлаштырыла.
Читайте нас: