Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
21 февраль 2019, 11:39

40 миллиард сумга инвестицияләр

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясе 14 һәм 15 февральдә Сочи шәһәрендә үткән Рәсәй инвестиция форумында катнашты.

Анда 40 миллиард сумлык инвестицияләр турындагы килешүгә кул куелды.

– Бүгенге форум зур һәм күп көч таләп итә торган эшнең башы. Килешүләр, акчалар, инвестицияләр тиз арада барлыкка килә алмый, – дип Радий Хәбировның сүзләрен тапшыра «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. – Форумның икенче мөһим темасы – гомумдәүләт проектлары, республика Хөкүмәте әлеге вакытта бу мәсьәлә буенча эш алып бара.

Республика агросәнәгать комплексы эшкуарларда зур кызыксыну тудыра. Форумда бу өлкәдәге инвестиция проектларына килешүләр төзү очраклы түгел. Саллы гына сумма – 30 миллиард сум турында сүз бара. Мәсәлән, Радий Хәбиров һәм «Төньяк Нива Башкирия» җәмгыятенең генераль директоры Петр Дубянский Ярмәкәй районында сөт җитештерү юнәлешендәге «Семено-Макарово» терлекчелек комплексы төзүгә килешү һәм Бәләбәй, Бишбүләк районнары территориясендә тагын шундый өч комплекс салу турындагы килешүгә кул куйдылар.

Уфада шәһәр мохите белән идарә итү һәм җитештерү эшчәнлегеннән калган экологик зыянны бетерү буенча заманча система булдыруга кагылышлы француз компаниясе «SUEZ» белән хезмәттәшлек турындагы килешү дә кызыклы күренә. Республика башкаласы гамәлдәге ресурсларны һәм файдалану чыгымнарын кулайлаштыру буенча коммуналь хезмәтләр югары халыкара стандартлар буенча күрсәтелгән шәһәргә әйләнергә тиеш.

Шулай ук «Фармстандарт-УфаВИТА» җәмгыятенең инвестиция проектларын тормышка ашыру буенча килешү дә өстенлекле. Аларның берсе 1,5 миллиард инвестицияләр белән поливитамин препаратлар җитештерү буенча цех оештыруны күз уңында тота. Тагын бер миллиард полимер флакон-капельницаларда һәм пластик ампулаларда стериль препаратлар җитештерү буенча участок төзүгә юнәлтеләчәк. Проектларны тормышка ашыру Уфа предприятиесе тарафыннан җитештерелүче препаратлар номенклатурасын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Форум барышында күргәзмә оештырылды, анда Башкортстан Республикасының эшкәртүче производство, агросәнәгать комплексы, транспорт һәм юл хуҗалыгы кебек өлкәләрдәге өстенлекле инвестицияләргә багышланган экспозицияләр тәкъдим ителде. Республика күргәзмәсен Премьер-министр Дмитрий Медведев та карады.

Ул инвесторга мөһим инфраструктура һәм коммуникацияләр белән җир участогы яисә бина сайларга, шулай ук файдалы казылмалар чыганаклары турында мәгълүмат алырга мөмкинлек биргән мөһим инвестиция мәйданчыкларының интерактив картасы мөмкинлекләрен югары бәяләде.
Читайте нас: