Авыл хуҗалыгы акыллы механизмнар кешегә ярдәм итә алган тармакларның берсе булып тора.
Шушы көннәрдә республика башкаласында, Уфа предприятиесе «Роботекс» җәмгыятендә сыер саву өчен Голландиядә җитештерелгән «Lely Astronaut A5» роботларын җыю башланды.
Әлеге вакытта предприятиегә Голландиядән өч комплект кайтарылган һәм тәүге заказлар булган – алты роботны «Кызыл Башкортстан» авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативында алырга телиләр, анда республикадагы тәүге роботлаштырылган терлекчелек комплексы эшли башлаячак. Шулай ук Себердән дә түземсезлек белән механик ярдәмчеләрне көтүче фермерлар кызыксына.
Аңлашылуынча, яңа, бишенче буын савым роботының хакы арзан түгел, бәясе – 180 мең евродан кыйммәтрәк. Бу шактый зур сумманы һәр хуҗалык түли алмый...
Әмма Башкортстанда моңарчы булмаган дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары гамәлдә, аграрчылар югары технологияле яңа авыл хуҗалыгы техникасы һәм корылмасы сатып алганда чыгымнарның бер өлеше компенсацияләнә. Роботлар турында сүз барганда, авыл эшчәннәренә автоматлаштырылган система сатып алуга киткән чыгымнарны яртылаш каплау өчен субсидия бирелә. Агымдагы елда республика бюджетыннан аграрчыларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә 2,77 миллиард сум акча бүленде, ул нигездә югары технологияле техника һәм корылмаларны субсидияләүгә тотылачак.
– Төбәктә дәүләт ярдәме күрсәтелү биредә «Lely» роботларын җыю цехын оештыру буенча уңай карар кабул итәргә мөмкинлек бирде, – диде «Lely Rus» компаниясенең генераль директоры Йерун Кейзер.
Республика хөкүмәте вице-премьеры вазифасын башкаручы – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов «Кызыл Башкортстан» авыл хуҗалыгы кооперативының инвестиция проекты турында сөйләгәндә, әлеге вакытта аның республиканың өстенлекле проектлары исемлегенә кертелүен билгеләде. Проектның гомуми бәясе – якынча 420 миллион сум, предприятие шуның 150 миллионын субсидия рәвешендә бюджеттан алачак, шул исәптән роботлар һәм нәселле терлек сатып алу өчен. Сынау проектына киткән чыгымнар өч-дүрт ел вакыт эчендә капланачак.
– Робот производство циклын үз өстенә ала. Ул сыерларны савып кына калмый, шулай ук аларның сәламәтлек торышын, уңайлы шартларда асралуын күзәтә. Мондый роботлаштырылган фермаларда җитештерелгән сөтнең сыйфаты югары. Алдан бәяләү буенча, 1 литр экстра-класс сөтнең үзкыйммәте 18 сумнан артмаячак. Агромалтабарлык өчен бу бик яхшы күрсәткеч, – дип Илшат Фәзрахманов сүзләрен тапшырды «Башинформ».
Шуны өстәп әйтергә кирәк, автоматлаштырылган саву системалары тәү тапкыр 1992 елда Нидерландиядә барлыкка килгән. Ул фермерларны мәшәкатьле эштән арындыру өчен уйлап табылган.