Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
28 гыйнвар 2019, 11:42

Орлыклар яз тикшереләчәк

Район хуҗалыклары 2019 елда чәчү өчен 6803 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы сабан культуралары орлыгын көздән хәстәрләп куйды, шуның 80%ы – сабан бодае һәм арпа орлыгы.

Айрат Байбурин, Башкорт референт үзәгенең территориаль бүлеге начальнигы


«Әһли», «Башкир-агроинвест» җәмгыятьләрендә 500 тонна борчак, «Нерал-Чишмә»дә һәм кайбер хуҗалыкларда якынча 110 тонна карабодай орлыгы салынды, шулай ук «Нерал-Чишмә»дә 80 тонна ногыт орлыгы да бар.

«Нерал-Чишмә» җәмгыятендә барлык орлыклар да көздән үк әзерләнгән – биредә күптәннән күпьеллык (люцерна, эспарцет, кәҗә һәм кандала үләннәре), шулай ук берьеллык үләннәр, аерым алганда, суданка үстерелә; «Агро-Альянс» җәмгыятендә «омский-35» сабан бодае һәм «омский-95» арпасы орлыклары бар, «Башкир-агроинвест»та да күп күләмдә сыйфатлы орлык әзерләнгән. «Үзәк» МТС предприятиесе «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсеннән тыш, нигездә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм кайбер крестьян-фермер хуҗалыклар үзләрендәге орлыкларны анализга китерделәр.

Әлеге вакытта 6743 тонна орлык (99%) тикшерелде, 6600 тонна (98%) орлык кондицияле, дип табылды.

Барлык хуҗалыклар җитәрлек күләмдә орлык салдылар, хәзер орлыкларның тиешенчә сакланышын тәэмин итәргә кирәк. Язга таба орлыклар кабаттан тикшереләчәк. Шыту сәләте түбән партияләр ачыкланган очракта аларны алыштыру буенча тәкъдимнәр биреләчәк. Хуҗалыклар сортларны яңарту, элита орлыклар сатып алу белән шөгыльләнергә, өченче репродукциядән дә түбән орлык чәчелүгә юл куймаска тиеш. Читтән кайтарылган орлыкларның сорт һәм карантин буенча сертификаты булырга тиеш.

  • Әйткәндәй

«Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә иген чистарту комплексы һәм ашлык саклау өчен бункерлар төзеләчәк. Нигез салу эшләре башланды. План буенча төзелешнең тәүге этабы 2019 елның июнендә тәмамланырга тиеш: анда автоүлчәгечләр, ашлык чистарту өчен җайланмалар, киптергеч һәм ашлык саклау өчен өчәр мең тонна сыйдырышлы ике сыешлык урнаштыру, шулай ук барлык коммуникацияләр үткәрү керә. Инвестицияләрнең гомуми күләме 100 миллион сумнан артык тәшкил итә. Төзелешнең икенче этабы өчәр мең тонналык ике сыешлык куюны күздә тота, бу бөтен уңышны үз хуҗалыгыңда сакларга һәм шуның исәбенә ашлыкның үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсендә яңа ашлык чистарту комплексы төзү планлаштырыла.
Читайте нас: