Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
26 гыйнвар 2019, 16:16

Авыл хуҗалыгы пенсионерларына 25% өстәмә

Авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт стажы булган эшләмәүче пенсионерларга страховка пенсиясе турында.

«Чишмә» гәзите 2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт стажы булган эшләмәүче пенсионерларга страховка пенсиясенең 25 процентка арттырылуы турында хәбәр иткән иде инде. Күп санлы укучыларыбызның үтенече буенча әлеге тема турында тагын язабыз.

Авыл хуҗалыгында эш стажын исәпләү өчен Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440нчы санлы карары белән расланган Эшләр, производстволар, һөнәрләр, вазифалар, белгечлекләр исемлеге кулланылган. Оешмалар һәм учреждениеләрдә эшләгән, эшчәнлекләренең төп төре авыл хуҗалыгы булмаган (мәктәпләрдә, авыл Советларында, фельдшер пунктларында хезмәт куйган һ. б.) авыл халкына түләү арттырылмый.

– Авыл хуҗалыгы тармагында (үсемлекчелектә, терлекчелектә, балыкчылыкта) 30 ел стажы булган, әмма бу хезмәт кенәгәсендә расланмаган пенсионерлар пенсияләрен кабаттан исәпләттерү өчен кирәкле документларны теләсә кайсы вакытта ПФР идарәлегенә китерә ала, – дип аңлатты Рәсәй Пенсия фонды идарәлегенең Чишмә районы бүлеге начальнигы Илшат Бәхтияров. – Янәдән исәпләү өчен 2019 ел дәвамында мөрәҗәгать итсәң, тиешле сумма югалмыйча ел башыннан исәпләнәчәк. 2019 елның 31 декабреннән соң мөрәҗәгать иткән очракта, гариза тапшырылган айдан соң килгән айның беренче көненнән башлап исәп-хисап ясалачак.

Әлеге вакытта Чишмә районында тиешле стажы булган һәм әлеге вакытта эшләмәүче, авылда яшәүче 1,4 мең кешенең пенсиясе арткан. Агымдагы елның гыйнварыннан авыл халкына түләүне ай саен арттыру күләме 1333,54 сум тәшкил итә. Акча автомат рәвештә, пенсия (түләү) эше мәгълүматлары буенча арттырыла, барып гариза язарга кирәкми.
Читайте нас: