Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
24 декабрь 2018, 19:45

«Башкортстан ит компаниясе» җәмгыяте: дуңгыз асрау турындагы мәгълүмат өчен 10 мең сум

«Башкортстан ит компаниясе» җәмгыяте компания хезмәткәрләренең һәм аларның якын туганнарының үз хуҗалыкларында дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнүе, шулай ук компания милегенә зыян салуга юнәлдерелгән хокукка каршы гаммәлләре (катнашазык, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һәм башка төрле милек урлавы) турында дөреслеккә туры килгән мәгълүмат өчен бүләкләү турында хәбәр итте.

Хәбәр итүченең исем-шәрифләре фаш ителмәячәк, акчасы шунда ук түләнә.

Тел.: 8-927-333-4811, 8-927-305-4443.


– Тулаем алганда Рәсәйдә һәм аерым алганда Башкортстан Республикасында дуңгызларның африка чумасы авыруы таралу хәвефе элеккечә югары кала, – диде «Башкортстан ит компаниясе» җәмгыятенең баш мал табибы Алексей Дорохин. – Терлекләрнең әлеге чир белән авыруына юл куймас өчен чаралар күрелә. Моннан тыш, «Башкортстан ит компаниясе» җәмгыятенең барлык дуңгызчылык комплексларында компартментның (биологик саклау) IV дәрәҗәсе бар, 2016 елдан дуңгызларның африка чумасы авыруына каршы көрәшү программасы барышында машина юу өчен өстәмә постлар – «машина юу урыннары» файдалануга кертелде. Шуны билгеләп үтү мөһим, шәхси ярдәмче хуҗалыкта дуңгыз асрамау эшкә кабул итү шартларының берсе булып тора. Дуңгызчылык комплексында эшләүче хезмәткәр хуҗалыгында бу чир булган очракта, ул аны комплекс территориясендә дә таратырга ихтимал. Ә африка чумасы таралган очракта барлык терлекне – якынча 257 мең баш дуңгызны яндыру юлы белән юк итәргә туры киләчәк, комплекста биш ел дәвамында дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнергә ярамаячак. Бу зур зыян салачак.

Исегезгә төшерәбез, дуңгызларның африка чумасы – ул кыргый һәм йорт дуңгызларының йогышлы вируслы чире, малларның тән температурасы күтәрелә (40,5–42 градус), аппетиты начарая, хәлсезләнә һәм кинәт үлемгә китерә. Әлегә бу авыруны дәвалау һәм кисәтү чаралары уйлап табылмаган. Кешегә ул йокмый.


  • Әйткәндәй

Африка чумасы авыруы таралуга китергән гамәлләр (чара күрмәү) өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

«Башкортстан ит компаниясе» Идел буе федераль округында дуңгыз ите җитештерүче иң эре җәмгыятьләрнең берсе булып тора, ул Башкортстан Республикасы территориясендә елына тереләй авырлыкта 52 мең тонна дуңгыз ите җитештерү куәтле заманча 3 дуңгызчылык комплексы төзү буенча проектны уңышлы гамәлгә ашыра. Дуңгыз үстерүчеләр берлеге мәгълүматлары буенча, «БМК» җәмгыяте ит җитештерүче 20 эре җәмгыять исәбендә. Комплексларда 500дән артык кеше эшли.
Читайте нас: