

Юлларның сыйфаты – Башкортстанның һәр муниципалитетында яшәүчеләр өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу гаҗәп тә түгел, юллар торышы кешеләрнең иминлегенә, уңайлыгына һәм гомуми тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Чишмә районы бу проблеманы системалы рәвештә хәл итүче алдынгы районнардан санала. Республика ярдәменә һәм үз инициативаларына таянып башкарылган эшнең нәтиҗәләре федераль дәрәҗәдә дә танылды инде.
Хәзерге вакытта Чишмә поселогының «Заречный» бистәсендәге Болын һәм Сәйфи Кудаш урамнарында юлларны вак таш белән түшәү эшләре бара. Аларны районның әйдәп баручы коммуналь предприятиесе – «Ямь» җәмгыяте башкара.
Предприятиенең баш инженеры Павел Габитов ассызыклаганча, бу эштә республика ярдәме белән сатып алынган яңа автогрейдер кулланыла. Әлеге техника районның торак-коммуналь хуҗалыгына кертелгән инвестицияләрнең нәтиҗәле эшләвенә ачык дәлил.
Тракторчы Алик Хәммәтдиновның хезмәт стажы кырык елдан артык, шуның егерме елын ул «Ямь» предприятиесендә эшли. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның яңа автогрейдер ачкычларын нәкъ аңа тапшыруы очраклы түгел. Алик Хәммәтдинов техниканың уңайлылыгын югары бәяли: кабинадан 360 градуслы күзәтү ачыла, заманча GPS-системасы урнаштырылган. Грейдер бурычларны тиз үти, материалны тигез тарата һәм ягулыкны экономияле тота, техника озак елларга хезмәт итәр дип ышанырга нигез бар.
Билгеләп үтик, район хакимияте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика хөкүмәте ярдәме белән республика программасын гамәлгә ашыру барышында «Ямь» предприятиесе өчен даими рәвештә яңа техника сатып ала. Быел алынган автогрейдердан тыш, зур күләмле юл эшләрендә алыштыргысыз булган үзбушаткычлар (самосваллар) да район паркына зур өстәмә булды.
Бу техника зуррак күләмдәге эшләрне кыска вакыт эчендә башкарырга мөмкинлек бирүче корал булып тора.
Республика ярдәме бары тик техника алу белән генә чикләнми. Ул җитештерү эшчәнлеген камилләштерүдән алып, район буенча юлларга таш түшәү күләмен арттыруга кадәр комплекслы үсешкә юл ача.
Чишмә районында юл төзелешенең төп таянычы – 2023 елның җәендә «Ямь» предприятиесе базасында эшләтеп җибәрелгән вак таш җитештерү комплексы. Чималның үзебезнең райондагы карьердан китерелүе логистика чыгымнарын киметә һәм читтән материал ташу ихтыяҗын юкка чыгара.
Үзебездә җитештерелгән вак таш, сатып алынган материалга караганда, күпкә арзанракка төшә. Ул юл эшләре чыгымнарын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә, бу икътисади яктан гына отышлы түгел, ә бюджет акчасының һәр сумын нәтиҗәле тотарга да мөмкинлек бирә. Әлеге материал юллар төзүдә генә түгел, җәяүлеләр тротуарларын ясауда да киң кулланыла.
2024 елда Чишмә районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров предприятие эшчәнлеге белән шәхсән танышты һәм район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге уңышларын югары бәяләде. Республика җитәкчелегенең муниципалитет эшендәге гамәли нәтиҗәләргә бу игътибары район инфраструктурасын алга таба үстерү өчен зур стимул булып тора.
2023 елда таш ваклау комплексы эшли башлаганнан бирле районда 12,5 чакрымнан артык юл яңартылды. Күп кенә авылларда, шулай ук Чишмә поселогында юл өсләре үзебездә җитештерелгән ваш таш кулланып төзекләндерелде.
Җитештерү куәтләре һәм махсус техника булу юл төзелеше күләмен ел саен арттырырга мөмкинлек бирә. Элек читтән китерелгән кыйммәтле материалга киткән акчалар хәзер күбрәк юлларны тәртипкә китерүгә юнәлтелә. Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үткәнчә, социаль объектларга һәм туристик урыннарга илткән юлларның уңайлы булуы халыкның тормыш сыйфатын сизелерлек күтәрде.
Район башлыгы ассызыклаганча, юлларның сыйфаты – ул уңайлылык һәм иминлек мәсьәләсе генә түгел, ә туган якка карата булган гомуми караш та. Шуңа күрә юлларны ремонтлау һәм тәртиптә тоту – район хакимиятенең дә, «Ямь» предприятиесенең дә төп бурычларының берсе.
Карьер материалын ваш таш итеп эшкәртү Башкортстанда иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе дип танылды. Нәтиҗәдә, Чишмә районы «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенрәсәй бәйгесенең республика этабында «Шәһәр төзелеше сәясәте, уңайлы яшәү мохите булдыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә җиңү яулады.
Конкурс комиссиясе 2023 елда кертелгән инновацияне аеруча югары бәяләде: «Ямь» предприятиесе базасында карьер ташын ваш ташка эшкәртүче комплекс булдыру бюджет акчаларын нәтиҗәле тотынырга, юлларны ремонтлау күләмен сизелерлек арттырырга һәм өстәмә чыгымнарсыз күбрәк эш башкарырга мөмкинлек бирде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 2017 елдан бирле үткәрелә. Быел катнашу өчен 23 гариза килгән. Чишмә районы Стәрлетамак, Октябрьский, Благовещен һәм Яңавыл шәһәрләре белән беррәттән җиңүчеләр исемлегенә керде. Хәзерге вакытта районның уңышлы тәҗрибәсе конкурсның федераль этабына юлланды – бу исә чишмәлеләрнең эш алымы ил буенча башка муниципалитетлар өчен үрнәк булырга мөмкин дигән сүз.
Чишмә районының бүгенге уңышлары очраклы түгел — алар өч төп фактор нигезендә төзелгән.
Беренчесе — республика ярдәме. Төбәк бюджетыннан бүленгән финанс ярдәм — район үсешенең нигезе. Нәкъ менә шушы ярдәм яңа техника сатып алырга һәм җитештерү куәтләрен арттырырга мөмкинлек бирә. Республика финанс базасын булдырса, район аны максималь нәтиҗәлелек белән куллана.
Икенчесе — үз ресурс базасы. Районда карьер һәм таш ваклау комплексы булу — зур өстенлек. Бу безне тәэмин итүчеләрдән һәм вак таш бәяләренең үзгәреп торуыннан бәйсез итә. Нәтиҗәдә, чыгымнар тотрыклы һәм алдан күзалланырлык була.
Өченчесе — идарә итү ихтыяры. Ришат Мансуров җитәкчелегендәге район хакимияте юл инфраструктурасын һәрвакыт өстенлекле юнәлеш итеп куя, ә «Ямь» предприятиесе предприятиесе аны техник яктан тормышка ашыра.
Чишмә районы тәҗрибәсе ачык күрсәткәнчә: республика ярдәме грамоталы муниципаль идарә һәм җирле инициативалар белән кушылганда, нәтиҗә көтелгәннән дә артып китә. Вак таш җитештерү, яңа техника һәм юлларны ремонтлауга системалы караш дистәләгән авыл һәм поселок тормышын танымаслык итеп үзгәртте. Әгәр районның бу тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә югары бәяләнсә, ул бөтен ил өчен үрнәк булырга лаек.