

Финанслауның чикле булуын исәпкә алганда, район өчен бу зур адым. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үткәнчә, һәр төзекләндерелгән территория – ул кечкенә генә җиңү, ә Алкин-2 очрагында мөһим социаль бурыч: биредә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре күп яши, һәм аларга ярдәм аеруча кирәк.
Моның ачык мисалы – Алкин-2 поселогындагы йорт алды. Аны төзекләндерүгә 23 миллион сум бүленгән, муниципаль бюджеттан тагын 2 миллион сумнан артык акча өстәмә эшләргә, вак таш җәюгә тотылган. Рельеф катлаулы булуга карамастан, подрядчылар бурычны уңышлы үтәделәр: бетон терәкләр ясалды, дренаж системасы куелды, балалар мәйданчыгына резина каплама җәелде. Хәзер монда уен һәм спорт зоналары, эскәмияләр, брусчаткадан юллар, декоратив коймалар, чүп савытлары бар. Яшелләндерүгә дә зур игътибар бирелде: алмагачлар һәм спирея куаклары утыртылды. Яңа юллар, парковкалар, уңайлы тротуарлар – машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә уңайлыклар барлыкка килде. «Торак сервис» җәмгыятенең субподряд оешмасы директоры Эдуард Илалов ассызыклаганча: иң мөһиме, халык ясалганны сакласын.
Чишмә поселогының Чернышевский урамындагы йорт алды да игътибарга лаек. Монда эшләр стандарт төзекләндерүдән колачлырак булды: тузган инженерлык челтәрләре алыштырылды, иске гаражлар сүтелде, ташландык базлар күмелде. Заманча дизайнлы балалар мәйданчыгы, уңайлы урындыклар, яшел зоналар барлыкка килде. Җирле бюджет хисабына тагын өч йортның территориясе төзекләндерелде, ике бинаның түбәсе ремонтланды, 13 күзәтү камерасы урнаштырылды, халык үтенече буенча кер элү мәйданчыгы ясалды. Моңа кадәр бу йортларда республика программасы буенча подъездлар да ремонтланган иде. Комплекслы караш нәтиҗәсендә йорт алды «яңартылып» кына калмады, ә балаларын коляскага утырткан әниләрдән алып машина йөртүчеләргә кадәр һәркем өчен уңайлы урынга әйләнде.
Халыкның үзләренең дә бу эшкә актив кушылуы – аеруча сөенечле хәл. Моңа мисал – Шикәр заводы бистәсендә Спорт тыкрыгындагы 1-нче һәм 2-нче йортлар алды. 2023 елда ул «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча төзекләндерелде, аннары халык «Күп фатирлы йортларны карап тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект» республика конкурсына гариза бирде. Нәтиҗә – «Шәһәр җирлегенең иң яхшы йорт яны территориясе» номинациясендә өченче урын һәм гомумйорт фондына 375 мең сум акча. Әлеге акчаны алга таба төзекләндерү эшләренә тотарга мөмкин. Һәм бу бердәнбер очрак түгел: 2022 елда шул ук конкурста Коммунистик урамы, 1-нче йорт (Шикәр заводы бистәсе) янындагы территория икенче урын яулады һәм 700 мең сум күләмендә премия алды.
Мөһим деталь: 2024 елның апрелендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Спорт урамындагы төзекләндерелгән территорияне карады. Республика җитәкчесе белән очрашуда халык торак пунктларны төзекләндерү программалары өчен үзләренең рәхмәтләрен җиткерде. Кешеләр үзгәрешләрне күрә: бу проектлар ярдәмендә балалар өчен уен мәйданчыклары, олылар өчен ял итү урыннары барлыкка килә, һәр кеше үзен уңайлы һәм имин мохиттә тоя.
Лнсной авыл Советы башлыгы, СВО ветераны һәм «Геройлар вакыты» программасында катнашучы Олег Рейтер ассызыклаганча, төзек йорт аллары – ул бары тик түшәлгән ташлар һәм эскәмияләр генә түгел. Бу – балалы гаиләләр өчен уңайлылык, әниләре белән урамда йөрергә чыккан балалар өчен хәвефсез юллар, машиналы халыкка җайлы парковка. Ягъни, төзекләндерү кешеләрнең көндәлек тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән мөһим адым.
«Башкортстан йорт аллары» программасы яңа мәйданчыклар һәм юллар гына бүләк итми, ул уңай үзгәрешләр чылбырын эшләтеп җибәрә. Муниципалитет катлаулы мәсьәләләрне хәл итү (мәсәлән, рельеф үзенчәлекләрен исәпкә алып төзекләндерү) мөмкинлеге ала, ә халык үз ихтыяҗларына җавап бирүче заманча киңлеккә ия була.
Конкурсларда катнашу исә кешеләрнең активлыгы район үсеше өчен мөһим ресурс булуын күрсәтә. Чөнки үзләре торган йорт янында нәрсә җитмәвен биредә яшәүче халык яхшырак белә һәм аны үзгәртүгә үз вакытларын, идеяләрен һәм хәтта конкурска гариза бирү инициативасын да кертергә әзер.
Шулай итеп, Чишмә районында йорт аллары төзекләндерелгән участоклар гына түгел, ә үз йортыбыз һәм районыбыз өчен уртаклык һәм горурлык хисе формалашкан урыннарга әйләнә. Һәм бу, мөгаен, теләсә кайсы программаның иң кыйммәтле нәтиҗәсе.