Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
10 Сентября , 04:06

Укучыларга паспортлар тапшырылды

Паспорт алу — олы тормышка беренче җитди адым. Бу яшүсмернең үз иленең тулы хокуклы гражданины булып, җаваплылыкны үз өстенә алган мөһим мизгеле.

Укучыларга паспортлар тапшырылдыУкучыларга паспортлар тапшырылды
Укучыларга паспортлар тапшырылды

Чишмә районында бу көн 13 яшүсмер өчен чын бәйрәмгә әйләнде. «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге оештырган тантана «сыйныф очрашуы» форматында узды. Чараны алып баручылар Ләйсән Илалова һәм Эльза Галләмова рәсмилекне читкә куеп, балалар белән җылы, дустанә мөнәсәбәт урнаштыра алдылар.

Бишенче мәктәп укучысы Эмиль Мәргамов бу көнне картәтисе Илдар Әлмөхәммәтов белән килде. Илдар Дмитриевич өчен бу очрашуның үз мәгънәсе бар: элек фотограф булып эшләгән кеше буларак, ул райондагы йөзләрчә кешенең паспорт фотоларын ясаган, һәм, үзе әйткәндәй, фотоаппарат объективы аша бөтен районны йөзеннән таныган.

-Ул вакытларны сагынып искә алам. Эш көне кайвакыт иртәнге җидедә башланып, төнлә генә тәмамлана иде. Бигрәк тә яңа үрнәктәге паспортлар кертелгәч, бөтен район буенча документларны яңартырга кирәк булды. Авылларга кадәр йөрдек... Хәзер заманалар үзгәрде, цифрлы технологияләр чорында яшибез. Шулай да, бүген оныгым өчен үземнән дә ныграк борчылдым, — ди Илдар Дмитриевич.

Эмиль исә үзенең яңа статусына бик җаваплы карый:
—Беренче паспортымны кадерләп саклаячакмын. Бу — минем үсеш баскычым, алга таба юл күрсәтүче документ. Киләчәк һөнәрем турында уйланам: химия, биология һәм физика кебек төгәл фәннәр миңа бертигез җиңел бирелә.

Тантананың тагын бер героинясы — беренче мәктәп укучысы Амалия Бәхтигәрәева. Ул — күпкырлы шәхес: рәсем ясау белән мавыга, инглиз телен тирәнтен өйрәнә, рус теле, әдәбият һәм биология буенча республика олимпиадаларында даими призер.
— Күп нәрсә җиңел бирелә кебек, — дип елмая кыз. — Ләкин чын нәтиҗәгә ирешер өчен тырышып әзерләнергә кирәк. Бер талант кына җитми.

Әлегә Амалия дә үз юлын эзли: бәлки, медицинаны сайлар, бәлки, язмышын телләр өйрәнү яки тәрҗемә өлкәсе белән бәйләр.

Ә менә чарада катнашучыларның барысын да үзенең сөйкемлелеге белән әсир иткән кеше — Амалиянең биш яшьлек энесе Арслан булды. Ул әнисе һәм апасы янында җитди кыяфәт белән бик тәртипле утырды. Тантаналы өлештә яшь гражданин антын әйткәндә, Арслан да барлык укучылар белән бергә: «Ант итәбез!» — дип кабатлады.

Малай апасы белән чиксез горурлана:
— Апам иң яхшысы, ул минем дустым да. Ул мин яраткан ризыкларның барысын да әзерли, —ди ул.

Аның сүзләрен әниләре Гөлфия Бәхтигәрәева да раслады. Аларның гаиләсе зур һәм тату, өченче сыйеыфта укучы тагын бер уллары бар, аңа тугыз яшь.
— Без балаларны кечкенәдән үк бер-берсен хөрмәт итәргә, гаилә кыйммәтләрен сакларга өйрәтәбез. Олы баланың уңышларына кечесенең чын күңелдән шатлануын күрү — ата-ана өчен иң зур бәхет, — ди Гөлфия.

Кулларына паспорт алган унөч бала өчен тантаналы чара бергәләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Алда – тулы бер гомер, ә кулларында  тормыштагы төп документ. «Беренчеләр хәрәкәте»нең оештыручылары һәм чакырылган кунаклар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар рәсми чараны якты истәлеккә әверелдерергә һәм киләчәккә дөрес юнәлеш бирергә ярдәм итә.

Укучыларга паспортлар тапшырылды
Укучыларга паспортлар тапшырылды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас