Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
10 Сентября , 04:12

Тавыклар көз санала

1 сентябрьдән Рәсәйдә яңа таләпләр үз көченә керә – тавык, үрдәк, каз, күркә, бүдәнә һәм хәтта тәвә кош асраучылар аларны исәпкә куярга тиеш. 

Тавыклар көз саналаТавыклар көз санала
Тавыклар көз санала

Кош хуҗаларына чынлыкта нәрсә эшләргә икәнлеген һәм моның ни өчен кирәклеген ачыклыйбыз.

Кемнәр исәпкә куярга тиеш?

Кагыйдә 10нан артык кош асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кагыла. Кошларны төркемләп теркәргә кирәк: һәр кош өчен аерым «паспорт» кирәкми, барлык төркемгә гомуми идентификация номеры биреләчәк.

Маркировканы ничек үтәргә?

Кошларны күтәреп МФЦга барырга кирәкми. Хуҗаларга үзләре яшәгән урындагы ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итү мөһим. Алар «Хорриот» системасына мәгълүмат кертәчәк – бу мал-туар исәбен алуның дәүләт мәгълүмат системасы компоненты.

Хуҗа кеше түбәндәге мәгълүматларны тапшырырга тиеш: чебиләр чыгуның якынча вакыты; асрау төре; хуҗа һәм үткәрелгән дәвалау һәм профилактика чаралары турында мәгълүмат.

Киләчәктә ветеринария хезмәтенә барлык үзгәрешләр (кош-корт алу, аларның үлүе, хуҗаларының яки кошлар торган урынны алыштыру һ.б.) турында да хәбәр итеп торырга кирәк булачак.

Бу күпме тора?

Мәгълүматларны системага кертү процедурасы бушлай. Ләкин хуҗа кеше алдында бер мәҗбүри таләп бар: кошлар торган бинага ныклы такта (табличка) элергә кирәк. Ул һава торышына чыдам булырга һәм анда кошларның төре, токымы, маркировкалау датасы һәм хуҗасы турында һәм башка кирәкле мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.

Штраф салыначакмы?

Күзәтчелек органнары тәүге чорда штраф салырга җыенмый. Башкортстан буенча Россельхознадзорның ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Ләйсән Хәкимова аңлатуынча, хәзерге вакытта төп максат — аңлату һәм профилактика эшләре. Белгечләр моның ни өчен кирәклеген һәм кош-кортны тиешенчә исәпкә кую тәртибен аңлатачак.

Әмма исәпкә алудан качып йөрүчеләргә киләчәктә тикшерүләр һәм штрафлар яный. Җәза күләме 1000 сумнан башлана.

Бу нигә кирәк?

Кошларны исәпкә алу – РФ Хөкүмәтенең 2023 елда кабул ителгән 550 санлы карарын гамәлгә ашыруның соңгы этабы. Элегрәк бу система аша эре терлек, атлар, дуңгызлар, ә 2025 елның 1 сентябреннән куяннар, бал кортлары һәм мехлы җәнлекләр маркировкалаган. Хәзер чират кошларга, шулай ук шәхси хуҗалыкларда асралган дөяләргә һәм боланнарга җитте.

Бу чараның төп максаты — хуҗалыкларның биологик иминлеген тәэмин итү. Исәпкә алу терлекләр санын даими күзәтергә, авыруларны вакытында ачыкларга һәм йогышлы чирләрнең таралуына юл куймаска мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, бу кошчылык продукциясенең сыйфатын һәм кулланучылар өчен куркынычсызлыгын арттыра.

Сорауларыгыз булса, район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Белгечләр барлык нечкәлекләрне аңлатырлар һәм исәпкә алуны дөрес рәсмиләштерү тәртибен күрсәтерләр.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас