

Көзге салкыннар башлану белән гадәттәгечә кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны арта. Һава температурасының үзгәрүе, биналарны җылыту мизгеле башлануы, балаларның мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына йөри башлавы вирус таралуга сәбәп була. Медицина оешмалары көчәйтелгән эш режимына күчә, ә гриппка каршы вакцинация чиргә юл куймауның төп коралы булып тора.
Көннәр салкынайткач гадәттәгечә суык тиеп поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр арта. Грипп штаммнары даими рәвештә үзгәреп торса, прививка ясатуның файдасы бармы? Ни өчен быелгы вакциналар «адреслы» дип атала һәм алар гриппның кайсы төренә каршы тора? Өлкән яшьтәгеләргә чирдән ничек сакланырга? Чишмә үзәк район дәваханәсе баш табибы Урал Фердәүс улы Шәрипов шушы һәм башка сорауларга җавап бирә.
–Урал Фердәүс улы, ОРВИ белән авырый башлаучылар бармы?
–Кызганычка каршы, әйе. Һәр ел сентябрь уртасыннан тән температурасы күтәрелеп һәм ютәлләп авыручылар санының тотрыклы артуы күзәтелә. Бу табигый хәл: кешеләр ялдан кайта, балалар мәктәпкә укырга бара, шул рәвешле чир тарала. Безнең бурыч – чирләүчерне дәвалау гына түгел, ә вирус күпләп таралып өлгергәнче халыкның иммунитетын күтәрү.
–Күпләрне нигә ел саен прививка ясатырга кирәк соң, шул ук вирус – грипп бит дигән төп сорау борчый.
–Грипп даими рәвештә үзгәреп тора. Әгәр бер тапкыр авыргансыз яки үткән елгы штаммга каршы прививка ясаткансыз икән, иммунитетыгыз вирусның яңа модификациясе алдында бөтенләй көчсез булып калырга мөмкин. Шуңа күрә вакцинаны ел саен ясату – вирустан саклануның иң нәтиҗәле ысулы. Ул организмга антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә. Кеше прививка эшләткәннән соң авырса да, үпкә зарарланмый һәм йөрәккә көч килмичә генә җиңел формада узачак. Вакытында вакцина ясатмасаң, үпкә ялкынсыну, диабет яки астма кискенләшү, организмда зарарлы матдәләр туплану кебек хәвеф күп тапкырга арта.
–Быел табиблар ниндидер үзенчәлекле вакцина вәгъдә итә. Ул элеккеләреннән нәрсәсе белән аерыла?
–Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразына ярашлы, быел грипптан саклану чаралары тулысынча яңартылды. Быелгы прививкалар А тибындагы ике вирус – «Миссури» һәм «Дарвин», шулай ук B тибындагы бер – «Токио» вирусына каршы тора.
Республикага препаратлар кайтарылды инде, без үзебезгә тиешле күләмне алдык һәм аларны фельдшер-акушерлык пунктларына тарата башладык. Шуны аңлау мөһим: ноябрь башында, авыру нык таралган чорда чирләмәс өчен прививканы нәкъ хәзер эшләтергә кирәк.
–Федераль план буенча ил халкының 60%ына вакцина ясалырга тиеш. Чишмә районында планнар нинди һәм беренче чиратта кемнәргә прививка эшләнәчәк?
–Безнең өчен максатлар шул ук. Район халкының 60%ына һәм чир йоктыру хәвефе зур булган гражданнарның кимендә 75%ына вакцина ясау планлаштырыла. Беренче чиратта, бу – балалар, йөкле хатыннар, социаль өлкә хезмәткәрләре һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Шулай ук хроник йөрәк, бөер һәм сулыш юллары авырулары булган кешеләргә мотлак прививка ясыйбыз. Вакцинациядән соң иммунитет 8-12 ай саклана.
–Прививка ясатмау нәрсә белән яный?
–Социаль аспектларны аерым ассызыклап үтәсем килә. Кеше вакцинациядән баш тартып, үз сәламәтлеген генә куркыныч астына куеп калмый. Грипп яшен тизлегендә тарала. Иммунитеты булмаган кеше вирус эләктереп өенә кайта, оныкларына яки өлкән яшьтәге әти-әнисенә йоктыра ала. Прививка ясатмау бөтен гаилә белән ныклап авыру куркынычын арттыра..
–Район халкына прививка ясату кая мөрәҗәгать итәргә?
–Вакцина ясату өчен берничә ысул бар: «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, 122 «кайнар линия» телефонына шалтыратып, поликлиникага килеп үзегезнең участок терапевты аша язылырга була. Авыл халкы турыдан-туры фельдшер-акушерлык пунктына мөрәҗәгать итә ала, безнең белгечләр өйгә киләчәк яки кабинетта кабул итәчәк. Төп шарт, прививка ясаган вакытта салкын тию билгеләре булырга тиеш түгел.
–Вакцина кадатырга ярамаган очраклар бармы, пациентларның күбесе шуңардан курка бит?
–Вакцинадан түгел, ә грипптан куркырга кирәк. Заманча препаратлар бик җиңел кичерелә. Бары тик вакцина ясаткан урын кызарып торырга һәм кичкә бераз тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Бу иммунитетның нормаль реакциясе, ул чир белән көрәшергә өйрәнә. Грипп эпидемиясе башлану чорын курыкмыйча каршы алу өчен вакцина ясатуның соңгы срогы – октябрь ахыры. Белешмәләр алу һәм вакцинациягә язылу өчен 8 (34797) 2-14-45 телефоны буенча Чишмә үзәк район дәваханәсе регистратурасына шалтыратыгыз.