

Архив мәгълүматларына караганда, Дурас авылы 1870 елда барлыкка килгән. Авылның атамасы императрица Екатерина II бүләк иткән җирләргә килеп урнашкан дворян Дурасов фамилиясенә бәйле. Авылның тарихы бай һәм күпкырлы: революциягә кадәр үк Дураста чиркәү карамагындагы мәхәллә мәктәбе эшләгән, 1882 елда чиркәү төзелгән. Авылның гөрләп чәчәк аткан чоры 1902-1904 елларда Бушмариннар тегермәне төзелгәннән соң башлана. Янәшәдә генә тегермән, солод цехы (арпаны солодка әйләндерә торган махсус бина) төзелә. Кирпеч заводы эшли башлый, базар шаулый, бакалея кибетләре ачыла. Җирле осталар күмәчләр һәм крендельләр пешерә, хәтта үз сыраханәләре дә була. Тимерчеләр төрле эш кораллары, ат җигү өчен кирәк-яраклар ясый, чөнки ул вакытта төп транспорт атлы арбалар була.
Нина Андреевна ул чордагы көнкүреш белән таныштырып китте.
– Ул заманда акча бәрәкәтле, ярты тиенгә бер бәйләм крендель, бер әчмуха чәй һәм бер баш (якынча 50 грамм) шикәр сатып алырга мөмкин булган. Авыл белән староста идарә иткән, аны аксакаллар советы сайлаган. Гаеплеләрне җәзалау урыны да булган, анда тәртип бозучыларны чыбык белән кыйнаганнар, хәтта казыкка да утыртканнар.Ул заманнарда медицина дигән әйбер юк: үләннәр белән им-том итеп дәвалаганнар, бала тапканда кендек әбиләре ярдәм иткән. Шуңа да карамастан, ул чорда гаиләләр бик ишле булды: һәр йортта 8-10 бала иде. Без 14 бала үстек, әмма бүгенге көндә гаиләдән исән калган бердәнбер кеше – мин. Туган авылымны балачактан ук чиксез яратам. Бу мәхәббәтне күңелемә әтием салды – аның авыл тарихы турындагы истәлекләре йөрәгемдә мәңгелеккә уелып калды. Безнең авылда унга якын милләт вәкиле яши, һәм без барыбыз да дуслыкта, татулыкта гомер кичерәбез, – диде ул.
Дурас авылының төп байлыгы – аның кешеләре. Аларның тыйнак, көндәлек хезмәте – чын зирәклек һәм фидакарьлек үрнәге. Бәйрәм чараларында Мөхәммәтҗановлар, Таюповлар, Глуховлар, Вәлиуллиннар кебек нәселләрнең шәҗәрә күргәзмәләре аерым урын алды. Һәр гаилә – авыл язмышына үрелгән кабатланмас бер елъязма.
Глуховлар нәселе вәкиле Ольга Николаевна үз гаиләсе турында аеруча горурланып сөйли. Берничә ел элек ул туган нигезенә әйләнеп кайткан һәм хәзер 150 ел элек бабалары төзегән йортта яши. Глуховлар фамилиясе Чишмә районында өлкән буынга яхшы таныш: алар — сугышка кадәр үк педагогик эшчәнлек башлаган укытучылар династиясе. 1940 елларда да, сугыштан соң да гаилә вәкилләре Чишмә һәм Алкин мәктәпләрендә эшли, 1950 елда яшь укытучылар гаиләсе Дураска җибәрелә. Николай Дмитриевич Глухов авылның чын терәгенә әверелә: аның җитәкчелегендә ике мәктәп төзелә, ә 1969 елда яңа мәктәп үз ишекләрен ача, быел аның төзелүенә 57 ел.
- Ул төзелешнең һәр этабын, көндез дә, төнлә дә, күзәтү астында тотты, – дип искә ала Ольга Николаевна. - Николай Дмитриевич 28 ел дәвамында, 1950 елдан 1978 елга кадәр Дурас урта мәктәбенә җитәкчелек итеп, ныклы белемле, лаеклы шәхесләр тәрбияләде. Аның тугры юлдашы Евдокия Александровна Глухова исә тәрбия эшләре буенча завуч, география укытучысы һәм актив җәмәгать эшлеклесе була. Ул район газетасына мәкаләләр яза, Чапаев исемендәге колхоз карамагындагы «Белем» җәмгыяте рәисе, сәяси мәгърифәт пропагандисты, авыл Советы депутаты була. Евдокия Александровна – халык мәгарифе отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, күп кенә бүләкләр, шулай ук фидакарь хезмәт өчен медальләр иясе. Безнең гаиләнең икенче тармагы тегермәнчелек белән бәйле. Әни яклап бер туганыбыз Виталий Федорович Пантюхин 1955-1976 елларда Дурас тегермәнендә эшләгән. Ул тегермәнчеләр династиясенең дәвамчысы: аның әтисе дә тегермәндә эшли, ләкин Уфада. Аның нәселендә кызыклы фактлар да бар: әнисе дворяннар нәселеннән, Алабуга губернасының баш писаре Филипп Андрианович Тихоновның кызы булган. Гаиләнең хәрби тарихы да аерым игътибарга лаек: Николай Дмитриевич Глухов Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә. 1985 елда район газетасында ул болай дип язган: «Бөек Җиңүгә өлеш кертүем, дүрт ул үстерүем һәм тәрбияләвем белән горурланам. Минем 12 оныгым – димәк, безнең нәселне һәм эшебезне дәвам итәрлек кешеләр бар».
Бүген инде аның 25 туруны (оныкларының балалары) бар, бу хәтернең яшәвен, ә нәселнең дәвам итүен раслаучы дәлил.
Авылның бүгенге яшәеше турында Дурас авыл Советы белән 40 елга якын җитәкчелек итүче Фәнил Заманов сөйләде. Әлеге вакытта Дурас авыл Советында сигез торак пунктта 1178 кеше яши. Авылның социаль инфраструктурасы елдан-ел ныгый бара: юллар мәсьәләсе хәл ителгән – быел тагын 600 метр юл салынган. Район хакимиятеннән финанслау (599 мең сум) нәтиҗәсендә гомуми озынлыгы 400 метр булган тагын ике урам, шул исәптән Яшьләр урамы да төзекләндереләчәк.
Суүткәргечләр тулысынча полиэтилен торбаларга алыштырылган, урамнар яктыртылган. Мәктәп, почта, амбулатория, балалар бакчасы эшли.
-Шөкер итеп, сөенеп яшәргә дә яшәргә. 20 ел элек булганнар белән чагыштырсак, аерма бик зур. Яхшы эшләгәннәр яхшы яши, – ди Фәнил Мөнир улы.
Авыл Советы башлыгы эшләр белән идарә итүче Зимфира Галимҗанова һәм белгеч Айгөл Кәримова җитәкчелегендәге инициаторлар төркеменә аерым рәхмәт белдерде. Иганәчеләр дә мөһим роль уйный – алар территорияләрне төзекләндерүдә һәм проектларны тормышка ашыруда, шулай ук хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итә.
Менә шундый уртак тырышлык нәтиҗәсендә күңелле һәм истәлекле бәйрәм узды. Чарага 300дән артык кеше җыелды. Фәнил Мөнирович әйткәнчә, иң мөһиме – һәркемнең йөзендә елмаю балкыды, барысы да үзләрен бер зур һәм тату гаилә әгъзасы итеп хис итте.
Бәйрәм тагын бер истәлекле вакыйгага сәбәп булды: авылдашлар балачагы сугыш елларының авыр сынауларына туры килгән өлкәннәребезне игътибарсыз калдырмадылар. Аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, яшь буын вәкилләре үзләренең җылы теләкләрен җиткерде. Бу игътибардан сугыш балаларының йөзләренә горурлык һәм шатлык нуры кунды.
Бәйрәмнең аерым бер бите бүген Ватан сагында торучы якташларыбызга багышланды. Батырлык һәм каһарманлык күрсәтүче егетләребез турында горурлык белән сөйләделәр. Аларның әниләренә һәм хатыннарына тирән хөрмәт белдерелде: «Намуслы, батыр һәм Ватанга тугры ул тәрбияләү – ул ныклык һәм рухи көч таләп итә торган зур хезмәт. Сезнең улларыгыз бүген тынычлыкны һәм илебезнең киләчәген саклый. Без сезнең йөрәктәге борчуны аңлыйбыз һәм бу дулкынлануны уртаклашабыз. Сугышчыларны алгы сызыкта теләсә нинди бронядан да яхшырак саклаучы какшамас иманыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез – аларның ышанычлы тылы».
Чарада кыска вакытлы ялга кайткан «Контуженный» позывнойлы яугир дә чыгыш ясады. Ул авылдашларына һәм волонтерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, аңа традиция буенча гуманитар ярдәм посылкасы тапшырылды.
Авыл тарихы – ул кешеләр язмышы, аларның хезмәте һәм мәхәббәте. Шуңа күрә бәйрәмдә 90 яшьтән узган озын гомерлеләрне – Саҗидә Таюпова, Татьяна Крюкова һәм Ольга Конованы аеруча зурлап хөрмәт күрсәттеләр. Ә 90 яшьлек Саҗидә Таюпованың Фәнил Заманов белән биюгә төшүе бәйрәмнең бер якты мизгеле булды: ул дәрт-дәрманның яшькә карамавын исбатлады.
54 ел бергә гомер иткән Ринат Галимҗан улы һәм Дилә Шәрифҗан кызы Нигъмәтҗановлар да бүләкләр алды. Ә авылның иң кечкенә кешесе әнисе Айгөл белән килгән бер яшьлек Арслан Вәлитов булды. Бу күренеш гүя буыннар дәвамлылыгын символлаштырды һәм авылның киләчәге барлыгын тагын бер кат раслады.
Зимфира Галимҗанова район тормышында актив катнашуы һәм тарихны саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертүе өчен истәлекле “Канзафар би” медале белән бүләкләнде.
«Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәме туган як тарихын саклаучы һәм үз хезмәте белән аның үсешенә өлеш кертүче кешеләргә рәхмәт белдерүнең бер чагылышы булды.