Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
27 Августа , 06:41

Улларыннан килгән һәр хәбәр – нечкә өмет җебе ул

Балачактан ук үз билгеләнешен белгән кешеләр бар. Кирилл Александров – шундыйларның берсе. Поселокның дүртенче мәктәбе укучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә була: матур итеп шигырьләр укый, җырлый, бии, мәктәп спектакльләрендә, катнаша һәм шул ук вакытта дуслары белән «хулиганлык» кылырга да өлгерә. Спортта да ул һәрвакыт алда – ярышларда беренчелекне бирми.

Улларыннан килгән һәр хәбәр – нечкә өмет җебе улУлларыннан килгән һәр хәбәр – нечкә өмет җебе ул
Улларыннан килгән һәр хәбәр – нечкә өмет җебе ул

Кириллның тагын бер үзенчәлеге бар – чын дус була белә.

– Аның дуслары һәрвакыт күп булды. Безнең өйгә гел егетләр-кызлар килә, бергәләп нәрсәдер эшлиләр, хуҗалыкта ярдәм итәләр иде. Ә туган көннәр! Ул чактагы шау-шулы бәйрәмнәрне, барыбызның бергә җыелуын сагынып искә алам, – дип сөйли аның әнисе Оксана.

Мәктәп еллары дзюдо белән шөгыльләнү, республика ярышлары, медальләр һәм татамидагы үҗәтлек белән үтә.

Әмма иң мөһиме – Кириллның кешелекле булып үсүе.

– Улымның аралашучан, игелекле булып үсүенә сөенәм. Ул һәркемгә сүз белән дә, эш белән дә ярдәм кулы сузарга әзер, тәвәккәл егет, – дип дәвам итә әнисе.

Кирилл балачактан ук хәрби булырга хыяллана, кадетлар мәктәбендә укыйсы килә, әмма язмыш үзенекен итә. Уфада автотранспорт колледжында белем ала. Тик укуы тәмамлануын да көтеп тормый, май аенда үз теләге белән мөһим карар кабул итә, хәрби хезмәткә китү өчен контрактка кул куя.

«Дипломын алырга үзе-мә барырга туры килде», – ди әнисе.

Улларының РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул куюын белгәч, әти-әнисе аны гаризасын кире алырга үгетләп карый. Ләкин Кирилл үз сүзендә нык тора: «Барам, мин шулай уйладым», ди.

Кирилл инде икенче ел махсус хәрби операциядә Туган ил мәнфәгатьләрен яклый. Ата-анасы өчен бу вакыт сынау булган. Әнисе һәр дүшәмбе Уфадагы Пресвятая Богородица чиркәвенә гыйбадәт кылырга йөри. Улы өчен генә түгел, Чишмә районының барлык егетләре өчен дә дога кыла.

«Йокыга киткәндә дә, уянганда да уйларым – балам турында», – ди Оксана.

Уллары ялга бик үзгәреп кайткан: җитдиләнгән, өлкәнәеп киткән. Ләкин әти-әнисе өчен ул элеккечә, аларга карата игътибарлы һәм сөекле бала.

– Бу яшьтә һәркем үз гомерен куркыныч астына куеп, Ватанны сакларга батырчылык итә алмый, – ди аның әнисе горурлык һәм шул ук вакытта сагыш белән. Бу сүзләрдә масаю юк, гади тормыш хакыйкате генә. Уллары хәрби хезмәт юлын сайлаган, әти-әнисе борчылсалар да, аның карары белән ризалашканнар.

Аллаһ Тәгалә барлык егетләребезгә дә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен. Ә хәзергә – һәр дога, һәр шалтыратуны көтү, улларыннан килгән һәр хәбәр – туган йортны һәм хәрби хезмәтне, тыныч тормышны һәм Ватанны саклауны тоташтырып торучы нечкә өмет җебе ул.

Кирилл хәрби хезмәткә китү карарын үзенең тирә-юнендәге Чишмә егетләреннән үрнәк алып кабул иткән.

– Алар Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киткәч, мин ник читтә калырга тиеш дип уйландым, – ди ул. – Озак икеләндем, чөнки колледжда укуымны тәмамларга кирәк иде. Ниһаять, дүртенче курсны тәмамлар алдыннан, укытучылар белән сөйләшеп, имтиханнарымны алдан тапшырдым. Май башында дустым Исламга (аның турында без узган санда язган идек) хезмәткә китәргә теләвемне белдердем. Ислам берсүзсез: «Мин дә синең белән!» – дип җавап бирде, – ди ул.

Егетләрнең бу адымы башкаларга да үрнәк була, алар артыннан дуслары Максим да контрактка кул куя. Хәзер дуслар төрле урыннарда хезмәт итсәләр дә, даими элемтәдә торалар.

– Анда мин тыныч тормышның кадерен аңладым, – дип яза Кирилл. – Тыныч вакытта игътибар да итми торган вак-төякләрнең бәясе бөтенләй башка икән. Тынлык, иркенләп йокы туйдыру мөмкинлеге, тирә-ягыңда хәвеф-хәтәр юкмы дип күзәтмичә сөйләшү – боларның барысы да зур бәхет икән бит. Кеше тормышында иң мөһиме – гаилә. Сине һәрвакыт якларга әзер торган якыннарыңның кадерен тирәнрәк аңлый башлыйсың. Әти-әниемнең киңәшләрен еш искә төшерәм, сеңлем белән үткәргән вакытларны сагынам. Ялга кайткач, туганнарым: «Олыгаеп, җитдиләнеп киткәнсең, чын ир-егет булгансың», диләр.

Кирилл үзенең хезмәттәше Ислам турында аерым горурлык белән сөйли.

– Ислам – минем өчен үрнәк. Аның хәтәр шартларда ничек эшләвен күреп, сокланмый мөмкин түгел, ул – чын герой. Яңа килгән сугышчыларга шуны әйтәсем килә: бер-берегезгә терәк булыгыз, алгы сызыкта бу – иң мөһим сыйфат. Җитез, чыдам һәм һәрвакыт уяу булырга кирәк. Башта дроннарның гөрелдәве гадәти булмаган кебек тоела, куркыта иде, хәзер исә бу хәлләргә ияләштек. Вакыт узу белән мондый күренешләр гадәти кебек кабул ителә башлады. Иң авыр минутларда уйларым өйгә, мине сагынып көткән якыннарыма юнәлә. Иртәме-соңмы, барысы да тәмамланыр, һәм без өйгә җиңү белән кайтырбыз, элекке тормыш белән яши башларбыз, – ди егет.

Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң Кирилл үзен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе структураларында эшләүгә багышлап, җәмгыятькә хезмәт итүен дәвам итәргә ниятли.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас