

13 августта «Зирәк кешеләр өчен акыллы технологияләр» проектының алтынчы төркеме укуын тәмамлады. Бер ел эчендә 60 кеше компьютер һәм смартфоннар белән «дус булырга» өйрәнде. Хәзер алар гаджетларны курыкмыйча куллана, интернет киңлекләрендә үзләрен ышанычлы хис итә ала.
Безнең пенсионерлар курс барышында компьютерны кабызудан алып кирәкле программалар белән эшләүгә, интернеттан мәгълүмат эзләүгә һәм смс-хәбәрләр алышуга кадәр хәзерге заманда кирәкле булган гамәлләргә өйрәнгәннәр.
Укуларны оештыручылар аерым игътибарны куркынычсызлыкка юнәлтте. Пенсионерлар мошенникларның ничек эш итүе, акча урлау өчен нинди хәйләләрне ешрак куллануы һәм аларның тозагына эләкмәс өчен нишләргә кирәклеге турында да белделәр. Гади, ләкин ышанычлы кагыйдәләрне үзләштерделәр: смс белән килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәскә, шикле ссылкаларга басмаска, шәхси мәгълүматларны сакларга кирәклеген аңладылар.
Кемне генә алма, аларның һәркайсы да курслардан канәгать калган һәм кыска вакыт эчендә интернет аша үзләренә кирәкле теләсә нинди мәгълүмат алу мөмкинлеген ачкан сентябрьдән яңа курслар башлана, бу юлы дәресләр авыл биләмәләрендә үтәчәк. Димәк, ерак авылларда яшәүчеләрнең күбесе заманча технологияләрне үзләштерә һәм цифрлы дөньяда үзләрен ышанычлырак хис итә алачак.
Курсның ике этабы да Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Фонд белгечләре билгеләп үткәнчә, өлкән буынның цифрлы дөнья белән кызыксынуы көннән-көн арта бара һәм бу гаҗәп тә түгел: мондый белем бүген чын мәгънәсендә кирәк.