

«Вектор» компаниясе тәкъдим иткән «Наратлар» проекты республиканың «Инвестсәгать» утырышында хупланды. Бу карар эчке туризмны үстерүгә һәм табигать кочагында заманча ял итү урыны булдыруга юнәлдерелгән. Комплекс 2028 елда беренче кунакларын кабул итә башлар дип көтелә, шулай ук районда 10 яңа эш урыны булдырылачак.
Башкортстанның Үсеш корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да каралган. «Район хакимияте инвестор таләпләренә туры килгән җир участогы бүлеп бирде. Белгечләр объектны электр, газ, су белән тәэмин итү, канализация челтәрләренә тоташтыру һәм юл төзү мөмкинлекләрен җентекләп тикшерде. Шулай ук проектның шәһәр төзелеше һәм экология таләпләренә туры килүе анализланды», дип аңлатма бирде ул бу хакта.
Хәзерге вакытта проектны Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертү өчен документлар әзерләнә. Киләчәктә бу инвестор өчен дәүләт ярдәме, шул исәптән торги уздырмыйча гына участокны арендага алу мөмкинлеге өчен нигез булып торачак.
Әлеге өстенлекләрне компания төбәк хөкүмәте белән инвестицияләрне яклау турында килешү төзегәннән соң һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның проект инициаторына җир участогын бүлеп бирү һәм аренда шартнамәсен рәсмиләштерү турындагы тиешле күрсәтмәгә кул куйганнан соң алалачак.