Чишмэ
+21 °С
Ясно

Ир-егет тормышта коткаручы булырга тиеш

Азатка 26 яшь. 2025 елның гыйнварында ул хәрби комиссариатка барып, РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул куя. Әлеге вакытта «Башкортостан» полкында хезмәт итә, сентябрьдән башлап Омск автобронетанк инженерлык институты курсанты булачак.

Ир-егет тормышта коткаручы булырга тиешИр-егет тормышта коткаручы булырга тиеш
Ир-егет тормышта коткаручы булырга тиеш

 Аның белән без ир-егетләрнең хәрби бурычы турында сөйләштек.

– Азат, контракт буенча хәрби операциягә китү турында капыл карарга килдегезме?

– Юк, мин озак уйладым. Ә аннары барып кул куйдым. Якыннарым китәргә бер атна кала белделәр. Бу 2025 елның гыйнвары иде. Мин 95-нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә эшләдем. Эшем ошый иде, ләкин минем урыным анда икәнен сиздем. Моны башкача аңлата алмыйм.

– Моңа кадәр хәрби хезмәттә булдыгызмы?

– Юк. Белгечлегем буенча мин – ташчы-монтажчы, үзебезнең Башкорт агросәнәгать колледжын тәмамладым. Әмма тормыш юлым техникага һәм кешеләрне коткаруга бәйле булырга язгандыр. Ашыгыч ярдәм хезмәтеннән башладым, аннары янгын сүндерүче булдым. Өч ел ярым диярлек алгы сызыкта эшләдем, рухым чыныкты.

– Сез ничек «Башкортостан» полкына эләктегез?

– Тәүдә башка җирдә идем, ярты ел алгы сызыкта, минометчылар төркеме составында хезмәт иттем, аннары ремонт батальоны полкына күчерделәр. Монда барысы да диярлек безнең яктан: Чишмәдән, Уфадан. Взвод командиры «Кошель» Чишмә авылыннан. 2023 елдан бирле хезмәт итә. Кырыс командир, ләкин һәрвакыт дөреслек яклы. Таныш йөзләрне күргәч, янда үзебезнең якташлар булгач җиңелрәк булып китә.

– Сезнең эшегез руль артында утыру гына түгел бит?

– «Урал» – ышанычлы машина. Азык-төлек, запас частьләр, тормыш өчен мөһим йөкләр ташыйбыз. Үзебез «мангаллар» ясыйбыз – бу техника өчен дронга каршы экраннар. Профтрубадан, катанка һәм рабица челтәреннән тора. Өч-дүрт сәгать эчен-дә корабыз. Ярдәм итә: дроннар еш оча, ә бу чара чыннан да коткара. Иң мөһиме – яхшы ишетү. Күккә карарга һәм ишетергә кирәк. Тавыш дрон күренгәнче үк ишетелә башлый.

– Китәргә карар итүегез өчен үкенгән мизгелләр булдымы?

– Тәүге ике көндә авыр булды. «Бу миңа кирәк идеме?» дип үз-үземә сорау бирдем. Аннары тирә-ягыма – егетләргә, хәрби техникага, ничек эш итүебезгә карап тынычландым, җиңелрәк булып китте. Барысын да дөрес эшләгәнемне аңладым. Ватанны саклыйбыз. Монда вариантлар юк.

– Син ел ярым хезмәт итәсеңме?

– Әйе ел ярым, күптән түгел мине һәм Ханты-Мансийскидан тагын бер егетне офицерлыкка укырга җибәрделәр.

– Омск автобронетанк инженерлык институты – җитди адым. Укырга керү авыр булдымы?

– Җиңел түгел. Ике ай хәрби җыеннарда булдым. Имтиханда мәктәп программасын искә төшердем (елмая), рус теле һәм математикадан тапшырдык... Кайчандыр барысын да белгән булсам да, мәктәптән соң күпме еллар үткән инде. Физик әзерлек буенча имтиханны шунда ук, Омскида бирдек. Командирлар, егетләр ярдәм итте. Киләчәктә танкист булачакмын, әлегә – лейтенант-курсант. Алда биш ел уку көтә.

– Сезнең әниегез ашыгыч ярдәм хезмә-тендә, абыегыз 95-нче янгын сүндерү бүлегендә эшли икән... Димәк, кеше гомерен коткару белән бәйле эштә тулы бер династия?

– Әйе. Минем балачагым янгын сүндерү бүлегендә узды дип әйтергә мөмкин. Кечкенә чагымда ук аларның ничек эшләвен: тревога буенча юлга чыгуларын, янгын сүндереп кайтуларын күрдем. Минем алда беркайчан да «Нинди һөнәр сайларга?» дигән сорау тормады. Ир-ат тормышта коткаручы булырга тиеш. Әгәр ярдәм итә һәм яклый аласың икән – син моны эшләргә тиешсең. Бу геройлык турында түгел, ә җаваплылык турында.

– Сез Луганскида хезмәт иткәндә «СВОда катнашучы» һәм «Хәрби бурычка тугрылык өчен» медальләре дә алгансыз. Гади Чишмә егете өчен алар нәрсәне аңлата?

– Димәк, мин Ватанга юкка гына хезмәт итмим. Әлеге вакытта кече энем Көньяк Осетиядә армия хезмәтендә. Минемчә, бу да аның өчен үрнәк: качып ятарга түгел,  син кирәк булган җирдә булырга кирәк.

Азатның сүзләрендә күпертеп сөйләү юк. Ул тыныч кына сөйли, әйтерсең лә, «броньне дүрт сәгать эчендә җыйдык», «физик әзерлек тапшырдык», «якташлар чакырдылар» дип гадәти әйберләр турында санап китә. Аның өчен хәрби хезмәт – аерым бер эпизод түгел, ә балачактан, янгын сүндерү бүлегеннән, әнисе дәваханәдән эштән кайткач сөйләшүләрдән соң дәвам иткән линиянең дәвамы.

Бурыч һәм җаваплылык линиясе, һәм ул аны өзәргә җыенмый.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас