

Амелия белән Султана – Пионерлар һәм мәктәп укучылары йортының «ИнженериЯ» берләшмәсе укучылары. Аларның җитәкчесе – Тимур Сәеткулов. Амелия Башкортстанга һәм Чишмә районына багышлап сувенирлар ясый, ә Султана яктырткычлар проектлый һәм җыя. Аларның эше – техника һәм иҗат теле белән язылган проектлар.
«Океан»га таба юл күпкә алдан башланган. Апрель аенда Мәскәүдә узган соңгы конкурсларның берсендә осталыгыңны күрсәтү генә түгел, ә фикерли белүеңне һәм эшне ахырына кадәр җиткерә алуыңны да исбатларга кирәк була. Амелия белән Султана үз номинацияләрендә беренче урыннарны яулыйлар. Нәкъ менә шул җиңү, тырышлык һәм сәләт аларга «Океан» Бөтенрәсәй балалар үзәгенә барырга мөмкинлек биргән.
Башкортстан өчен бу сәфәр аерым вакыйга булды, төбәк делегациясе беренче тапкыр Владивостокка юл тотты. Республикадан лагерьга барлыгы 10 бала барды, икесе – Чишмә кызы.
Владивостокка кадәр самолетта якынча 9 мең километр очарга кирәк. Күпләр өчен бу үзе бер маҗара кебек. Кызлар Мәскәү аша очтылар, зур самолетта тугыз сәгать – һәм менә ул, Япон диңгезе яры, дымлы һәм җылы һава, яңа җир, яңа ритмнар – монда барысы да башкача.
«Океан» лагеренда хәзер сигезенче смена бара, анда Рәсәйдән генә түгел, чит илләрдән – Таиланд, Монголия, Казахстан, Кытай, АКШтан килгән кунаклар да катнаша. Амелия белән Султана яңа дуслар да тапканнар инде. Алар инглиз телендә аралашалар, кытайча сөйләшергә өйрәнәләр, иҗат һәм изгелек теленең нинди илдән булуыңа һәм акцент белән сөйләшүеңә карамастан, һәркемгә аңлаешлы булуын тоялар.
«Изгелек дөньясы» программасы – ул яңа белемнәр, күнекмәләр һәм ачышлар. Балалар цирк сәнгате белән дә таныштылар, педагогларның сүзләренә караганда, тәэссоратлар озакка җитәрлек булачак. Монда узган һәр көн вакыйгаларга бай: иртәнге зарядка, сәфәрләр, төрле чаралар, конкурслар, учак янындагы сөйләшүләр. «Океан» 3300 кешене үз кочагына сыйдыра алырлык лагерь, һәм аларның һәркайсы биредәге күңелле, шау-шулы, ихлас мохитнең бер өлеше.
Амелия белән Султанага унөч яшь, икесе дә гимназиядә укыйлар. Аларның әлегә кадәр дә сәяхәттә булганнары бар: Амелия – ике, Султана бер тапкыр тапкыр «Артек»та булганнар, шулай ук Кырымдагы «Алые паруса» шифаханәсендә ял иткәннәр. Ләкин йөзләрчә түгел, меңнәрчә чакрым ераклыктагы Владивостокка барулары беренчегә. Әти-әниләре бераз борчылсалар да кызларын ышаныч белән җибәргәннәр, чөнки алар ял итәргә генә түгел, үзебезнең район һәм республика исеменнән иҗатларын тәкъдим итәргә барганнар.
Кызлар робот техникасы, яктырткычлар һәм сувенирлар ясау, конкурсларда катнашу аша илнең иң яхшы лагерена эләгү өчен әллә кем булырга түгел, ә бары тик тырышлык салырга кирәклеген исбатладылар.
Бу сәфәр алар өчен якты истәлек кенә түгел, яңа казанышлар ноктасы да булсын. Алда барасы юллар күп әле, ә аларның һәркайсы биредә, туган җиребездә ясалган беренче адымнардан башлана.