

Чишмә районы картасында Вишневка авылы бик кечкенә күренә. Кыш көннәрендә монда бик тыныч, ә җәй җитүгә авылга җан керә, бакчалар ямьләнә, чияләр чәчәк ата, урамнар балалар тавышы белән тула. Бу авылның матур табигате, җиләкле аланнары һәм гөмбәле урманнары монда үскән һәркемнең йөрәгендә мәңгегә кала. Һәм тумышы белән бу яклардан булган кешеләр кайда гына яшәмәсеннәр, язмышлары никадәр генә ерак алып китмәсен, туган йорт капкасын сак кына ачып ата-ана бусагасына кайтып керәләр...
Шушы көннәрдә Вишневка авылында күптән көтелгән вакыйга – Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларга багышланган обелискны ачу тантанасы булды.
Авыл халкы күптән фронтовик якташлары истәлеген мәңгеләштерү идеясе белән янып йөргән. Җиңү бәйрәмендә бөтен гаилә белән килеп чәчәкләр салырга, якташларың белән күрешергә, илебезне саклаучыларны искә алып баш ияргә мөмкин булган обелиск ачу аларның һәркайсы өчен изге бурыч булып торган.
Вишневкада барлык мөһим эшләрне «бөтен дөнья белән» хәл итү инде күптән күркәм традициягә әверелгән. Бу юлы да мемориал төзелеше авыл халкын һәм туган яктан күптән китеп читтә яшәүче якташларны берләштергән.
Әлеге игелекле эшне авыл старостасы Сергей Владимирович Степанов башлап җибәргән. Якташларының ярдәменә таянып, ул акча җыюны оештырган. Бер ел эчендә эскиздан алып фундамент салуга һәм плитәләр куюга кадәр зур эш башкарылган. Вакыт юклыгы һәм арыганлык белән исәпләшмичә, уртак тырышлык салып эшләгәннәр. Һәркем үз көченнән килгәнчә өлеш керткән, кем акча, кем эше, кем ярдәм сүзе белән.
Обелискны ачу тантанасына Башкортстанның барлык төбәкләреннән кунаклар кайткан. Бәйрәм гаиләдәгечә җылы һәм шул ук вакытта бик тантаналы булды.
Кызыл тасманы кисеп мемориалны ачу хокукы Ибраһим авыл Советы башлыгы Илдус Солтановка, Әфган сугышы ветераны Дамир Хисмәтуллинга һәм авыл старостасы Сергей Степановка бирелде.
Илдус Динислам улы авыл халкын әлеге тарихи көн белән котлап, дулкынлануын яшермәде һәм һәйкәл төзүгә өлеш керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде:
– Бу һәйкәлне ачып без ата-бабаларыбызның батырлыгына тирән хөрмәт күрсәтәбез. Аларның каһарманлыгы турындагы истәлекне кадерләп саклау һәм аны балаларга, оныкларга тапшыру – бүген безнең изге бурычыбыз. Мондый һәйкәлләр үткәннәрне искә төшерү генә түгел, алар – безнең киләчәккә юнәлеш. Каһарманнарыбызның исемнәрен хәтерләгәндә, без халкыбызның көчен саклыйбыз, һәм бер генә дошман да безнең бөек тарихыбызны яңадан яза алмаячак, – диде ул.
Обелиск Вишневка авылы уртасында горур калкып тора. Ул – өч гранит конструкциядән корылган мемориаль комплекс. Аларның икесенә алтын хәрефләр белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, дәһшәтле сугыш елларында тузанлы авыл юлларыннан фронтка киткән кешеләрнең исемнәре уеп язылган.
Бер минут тын тору игълан ителгәч, авыл өстендә зеңләп торган тынлык урнашты. Хәтта гасырлар буе үскән каеннар да, һәлак булганнарга хөрмәт күрсәтеп, тын калган кебек тоелды. Аннары халык кызыл канәферләр һәм веноклар салу өчен тере елга булып обелискка агылды.
Бу көн иң мөһиме шуны күрсәтте: халкы турындагы истәлек исән чакта авыл да яши.
Вишневка авылындагы бу чара бернинди ерак араларның да, үткән елларның да буыннарны бәйләүче күренмәс, ләкин ныклы җепне өзә алмавын раслады Хәзер кечкенә авылның зур «йөрәге» бар.