Чишмэ
+19 °С
Ясно

Чишмә җайдагы җиңү яулады

Әгәр дә сез Фидан Гайфуллиннан атлар турында сөйләвен сорасагыз, тирә-юньдә вакыт сизелмичә туктап калгандай тоелыр. Ул алар турында кешеләрне аңлаучы иң якын дусты кебек сөйли. Тавышында – дала җиле, карашында – иксез-чиксез болыннар. Ярты дөньяны әйләнеп чыккан халыкара класслы җайдак бүген туган районында гомер кичерә, фермерда гади терлекче булып эшли, балаларын ат ияре өстендә нык торырга һәм туган җирне яратырга өйрәтә.

Чишмә җайдагы җиңү яуладыЧишмә җайдагы җиңү яулады
Чишмә җайдагы җиңү яулады

Фидан кечкенәдән үк атлар белән мәш килеп үскән, ул үзен алардан башка хәтерләми дә. Бәләкәй малай чагында ук ул картәтисе эшләгән ат абзарыннан «кайтып кермәгән». Аның үҗәтлеге, атлар белән ихлас кызыксынуы олыларны гаҗәпкә калдырган: башка балалар туп тибеп йөргәндә, ун яшьлек Фидан сәгатьләр буе атлар янында булган, аларны караган, атларның гадәтен аңларга һәм алар белән «бер телдә сөйләшергә» өйрәнгән.

Бу мавыгуның гади уен гына түгел, ә чын мавыгу икәнен күреп, ата-анасы кыю һәм катлаулы карар кабул иткән: ун яшьлек улларын Уфа ипподромындагы һөнәри мәктәпкә укырга җибәргәннәр. Фиданга Башкортстанның легендар тренерларында белем алу насыйп булган.

– Мин әле дә шундый остазлар белән эшләвем белән чиксез горурланам. Алар мине иң мөһименә өйрәттеләр: җайдак – ул ат өстенә утырып, аны куалап баручы гына түгел, ул атның йөрәк тибешен үзенеке кебек тоючы кеше, – ди Фидан.

1990-нчы елларда сәләтле егетне күреп алалар. Ул халыкара ат чабышларында катнаша, Мәскәү, Төркия һәм Англия ипподромнарын яулый. Ат спорты культ дәрәҗәсенә күтәрелгән томанлы Альбионда Фиданга хәтта яшәп калырга һәм эш тәкъдим итәләр. Аның атларны сиземләвенә сокланып: «Син – тумыштан җайдак, синең урының монда» дигәннәр. Ләкин егет баш тарткан. Аны күңеле туган ягына, әрем исе килеп торган башкорт далаларына, ирекле холкы белән аерылып торган үзебезнең атлар янына талпынган.

Бүгенге көндә Фидан Гайфуллинның бөтен тормышы – тырыш һәм фидакарь хезмәт. Көндез ул фермада эшли, ә кичләрен үз хуҗалыгына ашыга, анда аны яраткан гаиләсе һәм тугры атлары көтә.

Гайфуллиннар гаиләсендә ат сөймәгән кеше юктыр, әтиләре үрнәгендә балалар да үзләрен атсыз күз алдына китерә алмый.

– Без гаилә белән болынга, көтүлеккә чыгарга яратабыз. Тирә-якта тынлык, якында гына елга, атлар үлән утлап йөри. Без төрле үләннәр белән термоста пешерелгән чәй эчеп, сөйләшеп утырабыз. Мондый минутларда томанлы Альбионның безнең туган ягыбыз болыннары белән чагыштырырлык түгеллеген аңлыйсың, – ди ул.

Фиданга атлары бик якын. «Атлар бит алар кеше кебек бик акыллы», – ди ул аларның берсен иркәләп сыйпап.

Тиздән атларга декабрьгә кадәр «лаеклы ял» биреләчәк – иркенләп көтүлектә йөреп, көч җыячаклар. Ә кышын яңа сезонга ныклы әзерлек башланачак. Чөнки Фидан җиңүнең төп законын белә: «Ярыш алдыннан ике атна гына күнегүләр ясап, ат чабышларында җиңеп булмый. Алдан килү – ул тырыш һәм көндәлек хезмәт нәтиҗәсе».

Күпьеллык тәҗрибәгә тапкырланган һәм атларга булган чиксез мәхәббәт Фидан Гайфуллинны бу җәйдә җиңүгә алып килә.

4 июльдә Дүртөйле районының «Аргамак» комплексында «Канатлы ат» фестивале узган. Ат чабышларына Рәсәй төбәкләреннән генә түгел, Беларусьтан һәм Казахстаннан да тәҗрибәле җайдаклар килгән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фестивальнең абруйлы кунагы булган.

Меңләгән тамашачы тын да алмыйча республика җитәкчесе призына ат чабышларын караган. Ярышка иң шәп атлар чыккан. Безнең Фидан Гайфуллин ат чабышларында Булат Голд кушаматлы затлы нәселле һәм җитез айгыры белән катнашкан.

Старт игълан ителгәч, трибуналар тынып калган. Борылышларда атларның тояклары җиргә чак орынып, һавадан очып барган кебек тоелган. Карап торырлык тамаша булган! Фидан һәм аның тугры аты Дүртөйле районыннан һәм Казахстаннан иң көчле көндәшләрен артта калдырып, финиш сызыгын беренче булып узган!

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас