Чишмэ
+19 °С
Ясно

Йөрәк җылысы да тарата

12 июльдә Рәсәй почта элемтәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.

Йөрәк җылысы да таратаЙөрәк җылысы да тарата
Йөрәк җылысы да тарата

Дурас авылында почта элемтәсе бүлеге начальнигы Нурия Таюпованы белмәгән кеше юктыр.

Шундый кешеләр бар, алар янәшәсендә үзеңне тыныч һәм рәхәт тоясың, ул да нәкъ шундый кешеләрнең берсе. Елмаюы ихлас, йөзе якты, истә кала торган. Мин аның белән район гәзитендә эшли башлаган беренче көннәрдән үк таныш. Шул вакыттан бирле төгәл беләм: Нурия Фәнүз кызына һәрвакыт мөрәҗәгать итеп була, ул беркайчан да «минем вакытым юк» димәячәк. Аның белән без тәүге тапкыр гәзиткә язылучылар арасында призлар уйнаткан вакытта очраштык. Безне йөзеннән гаҗәеп тынычлык бөркелгән чибәр хатын-кыз каршы алган иде.

– Мин үзем кешеләрне яратам, алар белән сөйләшү рәхәт, аралашсам күңелем була, – ди ул, һәм бу сүзләрдә бер тамчы да хәйләкәрлек юк.

Нурия Таюпова бу тармакка 21 ел элек килгән. Иңбашында хатлар, газеталар, посылкалар

һәм йөзләрчә авылдашларының язмышы белән бәйле тулы бер гомер юлы.  Бу еллар эчендә ул үзенең хат ташучы һөнәрен сайлавына бер тапкыр да үкенмәгән. Ул авыл халкы гәзит-журналларга күпләп язылган вакытларны җиңелчә сагыш белән искә ала.

– Кайчандыр минем бүлекчәдә генә дә безнең район гәзитенә 800гә якын кеше языла иде. Татар телендәге дубляж гәзит «Чишмә»гә һәм башкорт телендә чыгучы «Дим буйы»на да язылучылар күп була торган иде. Санап бетерерлек түгел. Гәзит тараткан көннәрдә һәр йортта почта тартмалары тула иде, – дип искә ала ул.

Бүген исә хәлләр башкача. Цифрлы гасыр үз кагыйдәләрен кертә, һәм типография буявы исе килеп торган гәзиткә алмашка смартфон экраннары килә. Ләкин Дурас почта элетәсе бүлегендә төшенкелеккә бирелмиләр, элекке гадәтләрне саклап, тырышып эшләүләрен дәвам итәләр.

Дурас бүлекчәсе карамагында 21 торак пункт, шул исәптән Дмитриевка биләмәсе авыллары да бар. Аларны нибары алты хат ташучы хезмәтләндерә. Алты кеше көн саен, теләсә нинди һава торышы булганда, корреспонденцияне, мөһим хатларны, күптән көтелгән посылкаларны яки яңа чыккан гәзит санын вакытында илтеп җиткерү өчен,әллә ничә чакрым юл үтә.

– Хат ташучы бармаган бер генә авыл да юк. Бу бик зур җаваплылык һәм йөкләнеш, бәхәсләшмим, әмма безнең хат ташучылар намуслы, барысын да вакытында эшләргә тырышалар, – ди Нурия Фәнүз кызы.

Тугрылыклы укучылар турында сүз чыкканда Нурия Таюпованың күзләре балкып китә. Ул Әлбәй авылыннан Хәсәновлар гаиләсе турында аеруча җылы итеп  сөйләде.

– Хәсәновлар гаиләсен аерым билгеләп үтәсем килә. Алар район, районара һәм республикада басылучы вакытлы матбугатны күпләп алдыручы бердәнбер гаиләдер, мөгаен. Булдыралар! Күп балалы, хезмәт сөючән гаилә, – ди ул алар турында.

 Мондый гаиләләр өчен гәзит – мәдәнитебезнең бер өлеше, балаларны тәрбияләү һәм туган телне саклау ысулы.

Авыл почтальоны эше күптән инде гади хезмәт күрсәтү кысаларыннан чыкты. Почтага квитанцияне түләү яки акча җибәрү өчен генә килмиләр. Бирегә яңалыклар турында белергә, киңәшләшергә, төрле дарулардан яхшырак дәвалый торган рухи әңгәмәләр корырга киләләр. 

Барысы да шушыннан, чиксез сабыр йөрәкле Нурия Фәнүз кызы эшләгән кечкенә элемтә бүлегеннән башлана.

Ләкин бу гаҗәеп һөнәри ныклык, егерме бер авыл өчен җаваплылык һәм йөзләгән мәшәкать артында иң мөһиме – аның үз асылы яшеренгән. Нурия Фәнүз кызы җылы итеп ышанычлы таянычы булган тормыш иптәше, инде үсеп җитсә дә, аның өчен яраткан баласы булып калган кызы турында чиксез мәхәббәт белән сөйли.

Оныгы турында сүз кузгалса, тавышы йомшарып китә, ә йөзендә тирә-юньне яктыртып елмаю балкый.

Хатын-кызга бәхетле булу өчен тагын ни кирәк? Өйдә сине яратсалар, эштән соң бөтен мәшәкатьләрне читтә калдырып, ямьле йор-тыңа кайтып керүеңне көтсәләр, якыннарың янында шатлык хисе кичерсәң, шул үзе бәхет түгелме?!

Нурия Фәнүз кызы эшләгән почта бүлекчәсе бусагасын атлап кергән һәркемне җәлеп итеп, үзенә тартып торган гармония, тынычлык, җылылык шуңа бәйле дә инде ул.

Йөрәк җылысы да тарата
Йөрәк җылысы да тарата
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас