

Күп балалы гаиләдән булган бу сәләтле малай үзенең сеңелләре, шулай ук башка укучылар өчен үрнәк булып тора.
Денир укуының беренче көннәреннән үк үзен максатчан һәм җаваплы укучы итеп күрсәтте. Аның белемгә омтылышы һәм укырга теләге беренче сыйныфтан ук сизелде. Ул мәктәптә генә түгел, район, республика, бөтен ил буенча узган чараларда һәм олимпиадаларда актив катнашып, елдан-ел яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Денир күп тапкырлар математика, рус теле, тирә-як мохит фәннәре буенча мәктәп һәм район олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды. Аның тикшеренү эшләре һәм проектлары һәрвакыт тирән эчтәлекле һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ул түбәндә язып үтелгән конкурсларда һәм конференцияләрдә дә җиңү яулады:
1) 2025/2026 уку елында «Мин рәсем ясыйм. Үлемсез батырлык» Ю. Гагарин исемендәге кубокка мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабы барышында беренче урын
2) 2026 елда студентларның һәм яшь галимнәрнең «Теоретик һәм гамәли медицина мәсьәләләре» 91-нче Халыкара фәнни-гамәли конференциядә беренче урын
3) 2025 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныфлар өчен «Мин БДМУ белән үсәм!» I фәнни-гамәли конференциядә призер
4) Кече яшьтәге мәктәп укучыларының «Карбоникум-2026» төбәк фәнни-гамәли конференциясендә видеороликлар бәйге сендә призер
5) В. И. Вернандский исемендәге бөтенрәсәй яшүсмерләр тикшеренү эшләре бәйгесендә – иң яхшы тикшеренү эше
6) «Тукай көйләре-2026» XIV Бөтенрәсәй укучылар конкурсында призер.
Шушы көннәрдә тагын бер яхшы яңалык ишеттек: Денир «Калейдоскоп открытий-2026» мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төп һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары укучыларының ачык иҗади проект – тикшеренү конференциясе» призеры булды.
Моннан тыш, Денир волонтерлык эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнә, укучыларга ярдәм итә һәм экологик акцияләрдә катнаша. Битараф булмавы һәм башкаларга ярдәм итәргә теләве аны укуда отличник кына түгел, ә чын йөрәкле кеше итә.
Ә рәсем ясау исә аңа күңеле белән ял итәргә мөмкинлек бирә. Денир сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, ә тагын ул Пионерлар һәм укучылар йортының «Светофорик» яшь инспекторлар түгәрәгенә йөри.
Әти-әнисе улларына белем юлында һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Алар үзләре дә балалары өчен хезмәт сөючәнлек үрнәге булып тора.
– Без улыбыз белән бик горурланабыз. Аның уңышлары – безнең уртак хезмәтебез һәм аның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсе. Без аның сәләтенә һәрвакыт ышанабыз һәм адым саен аңа ярдәм итәбез, – ди Гөлчәчәк Әл-фәт кызы.
Денирның уңышлары аның сыйныфташларын һәм башка укучыларны да илһамландыра. Ул тырыш хезмәтнең һәм максатчанлыкның югары нәтиҗәләргә китерә алуына үрнәк булып тора.
Без дә Денир белән горурланабыз, аның белемгә омтылышы киләчәктә аңа тагын да күбрәк уңышларга ирешергә мөмкинлек бирер, дип ышанабыз. Аның казанышлары барлык укучыларыбыз өчен яңа биеклекләргә омтылырга этәргеч булсын!
Денирны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар һәм конкурсларда җиңүләр телибез!
Ралия Хәсәнова, башлангыч сыйныфлар укытучысы, 4-нче сыйныф җитәкчесе.