Чишмэ
+19 °С
Ясно

Дошман БТРын урлаган, һәм сөйгәненә өйләнгән

Каршымда арыган кыяфәтле, ләкин гаҗәеп ачык карашлы хәрби утыра. Аның позывное «Зима».

Дошман БТРын урлаган, һәм сөйгәненә өйләнгәнДошман БТРын урлаган, һәм сөйгәненә өйләнгән
Дошман БТРын урлаган, һәм сөйгәненә өйләнгән

Кайчандыр әтисе йөрткән, дошманны куркуга салган бу позывной бүген яраланганнан соң тернәкләнү өчен туган ягына кайткан яшь яугирнеке. Бу яшь егеткә карап, аның көчле ут астыннан яралыларны алып чыгуын һәм дошманнарның борын төбеннән хәрби техниканы алып китүен күз алдына да китерүе кыен.

Ә аның мәхәббәт тарихы хәрби операция башланганчы бик күп алдан, бишенче сыйныфта ук башланган. Ул кызны мәктәп коридорында беренче тапкыр күрү белән аңа гашыйк була. Йөрәге дөп-дөп типсә дә, һич икеләнмичә аның янына барып:

– Мин сине яратам, син минем хатыным булачаксың, – ди ул ныклы итеп.

Ә кыз исә җавапка көлеп: «Ярар, карарбыз!» – ди.

Еллар үтә. Мәктәп чоры артта кала, зур тормыш башлана. Ләкин балачак вәгъдәсе турындагы хатирә егеткә тынгылык бирми. Бервакыт, хәрби хезмәттә булганда ул аны социаль челтәрләр буенча эзләп таба. «Сәлам, мине хәтерлисеңме?» дип яза гади генә итеп. «Әлбәттә!» – дип җавап бирә кыз. Шул көннән башлап алар бүтән аерылышмыйлар. «Зима» ялга кайткач, аның каршына тезләнеп, бишенче сыйныфтагы кебек сүзләрне кабатлап, «Миңа кияүгә чык» ди.

– Гаилә – ул сине башка беркемне дә яратмаган кебек яратачакларын белү. Бу сине җылытып торучы хис, – ди ул, һәм аның күпне күргән күзләре балкып киткәндәй тоела.

Аның хәрби биографиясе даими хәвеф-хәтәр хроникасы кебек. Анда хәтта тәҗрибәле штурмовик өчен дә мөмкин булмаган кебек тоелган хәл-вакыйгалар бар. Яугир гаять зур хәрби тәҗрибәгә ия. Ул күпне белүче һөнәри штурмовик, дипломлы камикадзе – дроннар операторы.

Берничә ай элек аларның төркеменә «алгы сызыкка» барырга кирәк булган, әмма юлны дошман техникасы каплаган.

– Безгә барырга ирек бирмәделәр. Танкны яки БТРны юк итү безнең егетләрне коткаруның бердәнбер юлы иде. Без төнге икедә киттек. Өчәүләп. «Балабол» позывнойлы иптәшебез дошманнар уянмасын дип күзәтеп торды. Ә мин БТР янына үрмәләп бардым. Кабыздым. Йөрәгем дөп-дөп тибә, ә куллар барысын да автомат рәвештә эшли. Иптәш «чиста» дип сигнал бирүгә, төялдек тә үзебезнекеләр янына киттек. Дошман уянганда, техникадан җилләр искән, ә юл ачык иде, – дип искә ала ул.

Аның өчен бу батырлык түгел – бары тик мөһим һәм кирәкле эш. Ут астында квадроцикл белән алты яралы иптәшен берәм-берәм алып чыккан көн кебек.

– 30 минут чамасы бардым, булдыра алганча кудым. Безне өйрәттеләр: әгәр паникага бирелсәң – һәлак булдың дигән сүз. Әгәр кеше яралы икән – аңа йокларга ирек бирмә. Йокласа, бүтән уянмаска да мөмкин, – дип сөйли сугышчы гади генә итеп.

«Авыр сынаулардан соң каян көч аласың?», дигән сорауга «Зима» шунда ук җавап бирмәде. Аннары тавышында тирән сагыш ишетелде.

– Әти белән бәйләнешне тоям. Бик авыр чакта, көчем беткәндә – югарыдан ярдәм килгәнен сизәм. Минем бөтен холкым – аныкы. Эчке ныклык булмаса, бернәрсә дә эшли алмас идем, – ди ул.

Үзе әйтүенчә, хәзер, ялда чакта, аның кайчакта кире китәсе килә. Сугыш яратканга түгел, ә анда, «алгы сызык» артында, иптәшләре калганга.

Әмма монда, өйдә, аны үз гаиләң өчен терәк булу, балалар үстерү кебек тагын бер мөһим бурыч көтә.

Аның язмышы хәрби антына, бишенче сыйныфта ук биргән вәгъдәсенә, әтисе хакына тугрылык һәм илебезгә чиксез мәхәббәт турында. Әлегә ул монда, якыннары янында. Бу егеткә карап шуны аңлыйсың: аның кебек кешеләр булганда бернинди дошман да үтеп керә алмаячак, чөнки сугышчан рухны сындыру мөмкин түгел.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас