

Бу аның җиңел машинага алачак беренче таныклыгы. Электән аның трактор йөртү өчен барлык категориядәге таныклыгы булган, бу аңа Себердә эшләргә мөмкинлек биргән. Әмма 2024 елда ул, башка якташлары кебек, Ватанны сакларга вакыт җитте дип карар итә һәм РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул куеп, штурмовик булып китә. Сугышта кулы һәм аягы яралана. Демобилизациядән соң Венер Хамматов Иске Муса авылына гаиләсе янына кайта. Еш кына поселокка яки шәһәргә барырга йомыш килеп чыга, машинадан башка бу чын проблемага әверелә: җәяү ерак китеп булмый, һәрвакыт кемнәндер ярдәм сорау да уңайсыз, чөнки һәркемнең үз эше бар.
– Көтмәгәндә барысы берьюлы хәл ителде. Шоферлык таныклыгын алу мөмкинлеге турында хәбәр иткәч, тәвәккәлләп карарга булдым, һәм бик шатмын, канатланып киттем. Башкортстанда хәрби операция ветераннарына шундый җаваплы мөнәсәбәттә булганнары өчен чын күңелемнән рәхмәтлемен. Чишмә районының мәшгульлек үзәгенә («Рәсәй кадрлар» үзәге – редакция искәрмәсе) мөрәҗәгать иттем. Анда барысын да аңлаттылар, аннары укырга җибәрделәр, әлегә кадәр ярдәм кулы сузып, һәрвакыт барлык сорауларга җавап биреп торалар. – ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Филүз Сәхибгәрәев белән күре-шеп сөйләштем дә һәм мине озакка сузмыйча курсларга укырга алдылар. Инструкторлар – чын һөнәр ияләре, барысын да аңлатып сөйлиләр. Укуы җиңел булды, уң кулымның әле тулысынча төзәлеп җитмәве генә уңайсызлык тудыра, ләкин бу вакытлыча хәл. Иң мөһиме – максатым бар һәм бирешергә җыенмыйм. Тырышып өйрәнәчәкмен, мин бит ир кеше, барысын да үзем эшләргә һәм гаиләмә терәк булырга тиешмен. Тормыш иптәшемә дә машина йөртү таныклыгы алырга кирәк булачак – икебезгә дә шундый мөмкинлек тәкъдим иттеләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына сертификат буенча түләүсез уку мөмкинлеге бирелә. Без моннан, һичшиксез, файдаланырбыз дип уйлыйм, – диде Венер Хамматов.
Тиздән ветеранга укуын уңышлы тәмамлау турында сертификат тапшырылачак. Ул айдан артык теорияне өйрәнә, шул ук вакытта машина йөртү күнекмәләре дә ала.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткән беренче чираттагы бурычлар арасында – махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләү, моның өчен кирәкле инфраструктура булдыру, шулай ук аларга эшкә урнашуда ярдәм итү. Ул хәрби хезмәттән кайтканнарга карата игътибарлы булуның мөһимлеген ассызыклады.
Дәүләт ярдәме ветераннарга авыр сынаулардан соң тулы канлы тормышка кайтырга ярдәм итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кул белән идарә итә торган машина йөртергә өйрәнү өчен бушлай сертификат алу мөмкинлеге бигрәк тә зур әһәмияткә ия. «Рәсәй кадрлары» үзәгенең Чишмә районы буенча җитәкчесе Гөлнара Уразмәтова билгеләп үтүенчә, Башкортстанда СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары машианы йөртү таныклыгы алу өчен бушлай укый яки квалификацияләрен күтәрә ала. Уку өчен 50 мең сумга кадәр сертификат бирү каралган. Ул гражданнарга өстәмә һөнәри белем алу өчен дәүләттән мәгариф-социаль сертификатлар бирү программасы кысаларында тапшырыла. Уку яки квалификация күтәрү өчен сертификатны хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә, аларның туганнары да алала. Документ өстәмә белем алу, яңадан һөнәри әзерлек үтү һәм белем бирүче оешмаларда уку өчен яраклы. Сертификат алу өчен гаризаны мәшгульлек үзәкләрендә, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки «Ватанны саклаучылар» фонды филиалларында бирергә мөмкин.
ДОСААФның Чишмә районы бүлеге җитәкчесе Филүз Сәхибгәрәев Венер Хамматовның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тәгаенләнгән кул белән идарә ителүче «В» категорияле транспорт чаралары йөртүчеләрнең квалификациясен күтәрү» курсын уңышлы үзләштерәчәгенә ышаныч белдерде.
– Аның тормышы бөтенләй башка юнәлеш алачак, барысы да үз кулында булачак, – дип билгеләп үтте ул.
Без аңардан шулай ук махсус хәрби операция ветераннары өчен әһәмиятле булган бу программаның тормышка ашырылуы турында сораштык.
– Бүгенге көндә бу юнәлештә эш тулы куәткә бара. Башкортстанда без инвалид ир-егетләрне укытучы бердәнбер оешма. Безнең белгечләр укыту һәм сертификат бирү өчен башка районнарга һәм шәһәрләргә бара. Үзе-безнең СВО ветераны да безгә мөрәҗәгать итте. Ул инде ай ярым укый, тагын бер ай укыйсы калды, шуннан соң имтихан булачак. Венер – бик тырыш курсант, барлык инсторукторлар аны мактый. Укырга теләге зур, ә теләге булган кеше һәрвакыт үз алдына куйган максатка ирешә, – ди ул.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ДОСААФның Чишмә районы бүлеге 2025 ел йомгаклары буенча Башкортстан Республикасында иң яхшысы дип танылды. 2025 елның мартында Президент гранты ярдәме белән башланган «Яңа офыкларны ачып» инициативасы социаль әһәмиятле проектларны уңышлы гамәлгә ашыруның ачык мисалы булып тора. Проектның төп максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга тормышка җайлашырга булышу. Программа кысаларында республика өчен уникаль булган кул белән идарә итүле заманча өч экранлы автотренажер, шулай ук республикадагы барлык мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне өйрәтү өчен махсус автомобиль сатып алынды. Шунысы игътибарга лаек, быел автомәктәп паркы шулай ук автоматик күчмә коробкалы автомобиль белән тулыланды, һәм 2026 елның мартында ук «автомат» курсына укучыларның беренче төркемен җыю башланды.
Бу көнне автомәктәптә махсус хәрби операция ветераны белән генә түгел, тагын бер уникаль курсант – 75 яшьлек Хәмит Хөснетдинов белән дә очрашырга туры килде. Аның өчен дә бу беренче тапкыр машина йөртергә өйрәнү тәҗрибәсе булган, ул аңа чын ирек һәм хәрәкәт итү шатлыгы бүләк иткән. Хәзер, күптән көткән машина йөртү таныклыгы алганнан соң, ул зур шатлык һәм горурлык белән балалары бүләк иткән автомобильдә рәхәтләнеп йөри. Машина аның өчен чын мәгънәсендә актив тормышка ачкыч булган: ул аның белән әле балыкка, әле азык-төлек алырга кибеткә, әле почтага, әле дуслары һәм туганнары янына кунакка бара.
– Үз машинаң булу бик уңайлы икән, ә машина йөртү таныклыгы булганда тагын да яхшырак! – дип елмаеп тәэссоратлары белән уртаклашты Хәмит абый.
Ул үзенең куанычын яшерми һәм хәзер «тормыш яңадан башланды» ди. Укуга ул бик җитди караган: кагыйдәләрне җентекләп язып барган, аларны яттан белә, руль артында һәрвакыт бик сак һәм ышанычлы итеп йөри. Аның тырышлыгы һәм җаваплы карашы хөрмәт уята.