Чишмэ
+19 °С
Дождь

Шаулап-гөрләп Сабантуй үтте

Шаулап-гөрләп Сабантуй үттеШаулап-гөрләп Сабантуй үтте
Шаулап-гөрләп Сабантуй үтте

Шаулап-гөрләп Сабантуй үтте

Төп тема

Быел Чишмә районында Сабантуй кыр эшләре тәмамлану уңаеннан гына түгел, ә Балаларны яклау көне белән дә берләштереп үткәрелде, республикада Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителгән елда бу символик мәгънәгә ия булды.

Асылда, ул тулы бер гаилә фестивале кебек үтте, авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын рәсми хөрмәтләү, бүләкләү тантаналары, күңел ачулар, мастер-класслар һәм рекордлы кухня – боларның барысы да бер зур, җанлы картинага әверелде.

Район мәдәният сарае янындагы мәйданга меңләгән кеше җыелды, район дәрәҗәле кунакларны һәм рәсми делегатларны – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизовны, БР Дәүләт җыелышы –  Корылтай депутаты Илнур Уразмәтовны, БР Корылтае комитеты рәисенең беренче урынбасары Шамил Вәлиевны, БР Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Арсланбәк Хәйдаровны һәм БР Төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Александр Борисовны каршы алды. Аларның килүе бу вакыйганың республика һәм авыл территорияләре өчен мөһим булуын ассызыклады.

Бәйрәм кунагы, премьер-министр урынбасары Рөстәм Фәрит улы «Чишмә районы һәрвакыт үзенең хезмәт сөючән халкы белән дан тотты», – дип билгеләп үтте.

Районның «Ямь» җәмгыятенә автогрейдер ачкычы тапшыру исә республика тарафыннан ярдәм символына әверелде.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров җитәкчелегендәге рәсми делегация, гадәттәгечә, тирмәләрне карап чыкты.

Бәйрәм чын гастрономия тамашасыннан башланып китте: «Туклану үзәге» җәмгыяте мәйданчыгында чираттагы кулинария рекорды куелды.

  • Чишмә Сабантуе өченче мәртәбә үзенчәлекле ризыклар әзерләве белән шаккатыра. Бу юлы Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина командасы рекорд куеп, зур табада эчлеге 20 төр иттән әзерләнгән 1500 порцияле һәм озынлыгы 45 метрга җиткән тәмле тутырма кыздырды, – дип билгеләп үтте Шамил Вәлиев. – Шуңа күрә бәйрәмгә килгән кунаклар һәрвакыт сюрприз көтә, ә чираттагы рекордның яшерен рецепты кызыксыну тудыра. Чишмәнең инвестицияләр һәм туристлар игътибарын җәлеп итүче төбәк булуын исәпкә алып, кунакларны гаҗәпләндерү кыенлаша бара, – дип фикерен белдерде ул.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның чыгышыннан соң, «Нурис» җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Исаковка, машина белән сыер саву операторы Филзирә Хәлиловага һәм крестьян-фермер хуҗалык башлыгы Дамир Идиятуллинга Хезмәт даны флагын күтәреп, Сабантуй-2026 бәйрәмен ачу хокукы бирелде.

Район хакимияте башлыгы Ришат Әнис улы чишмәлеләрне һәм кунакларне сәламләп, агымдагы елның язында башкарылган кыр эшләре белән таныштырып үтте.

  • Бүген ышаныч белән әйтә алам: районда язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланды. Сабан культуралары 52 мең гектардан артык мәйданда чәчелде, шуның 21 мең гектарын бөртекле һәм кузаклы культуралар алып тора, 10 мең гектарга якынын – шикәр чөгендере, 19 мең гектардан артыгын майлы культуралар били. Язгы уракта 370тән артык трактор, 70 чәчү агрегаты эшләде – боларның барысы да чәчүне кыска агротехник срокларда төгәлләргә һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Кырларга 9 мең тоннадан артык минераль ашлама кертелде. 2026 ел уңышы өчен 650 тоннадан артык элиталы бөртекле культуралар орлыгы чәчелде. Районда барлыгы 21 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 65 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Аларның һәркайсы үз хезмәте белән районыбызның иминлеге һәм икътисади тотрыклылыгына нигез сала, – дип билгеләп үтте ул.

Бу саннар коры статистика кебек яңгырамады, ә басу-кырлар, техника һәм кешеләр гөрләп эшләгән хезмәт картасы кебек күз алдына килеп басты. Сабантуйда авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәк икътисадын ныгытуга саллы өлеш керткән авыл хуҗалыгы эшчәннәре лаеклы бүләкләр алдылар.

Крестьян-фермер хуҗалык башлыгы Дамир Идиятуллин һәм «Сәламәтлек ачкычы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне оештыручы Фирдәвис Хәбибуллин, Башкортстан Республикасы Башлыгы Указына ярашлы, производстводагы казанышлары өчен Салават Юлаев орденына лаек булдылар. «МТК Башсельхозтехника» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Наил Батыршинга һәм «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең генераль директоры Александр Малеевка, һөнәри осталыкларын, күп еллар намуслы эшләүләрен һәм хезмәттәге казанышларын исәпкә алып, Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән «Хезмәт батырлыгы өчен» медале, ә «Башкир-агроинвест» җәмгыяте тракторчы-машинисты Рәиф Даяновка югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы тапшырылды.

«Агропромбизнес» җәмгыяте директоры урынбасары Эдуард Вәлиев, «Чишмә май экстракцияләү заводы» хезмәткәре Азат Нугаев шулай ук, югары һөнәрилек һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. «Әсәдуллин Азамат Әлфәт улы» крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Фларит Бикбулатовка, «Үзәк» МТС предприятиесе тракторчы-машинисты Мөнир Латыйповка, «Башсельхозтехника» җәмгыятенең дүртенче разрядлы слесарь-ремонтчысы Наил Нигъмәтуллинга һәм шәхси эшмәкәр Динар Зәйнетдиновка намуслы хезмәт һәм ирешелгән уңышлар өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасарының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны, тырыш хезмәт, һөнәри осталык һәм кешеләргә риясыз хезмәт итүнең чын гәүдәләнеше булган Фәнзил Шәмсетдинов «Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Гыйльми ачышлары республиканың аграр тармагына зур өлеш керткән Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты карамагындагы үсемлекчелек буенча Чишмә селекция үзәге лабораториясе мөдире Нина Лещенко, хезмәт ветераны, Башкорт АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гизәр Янбарисов, «Нурис» җәмгыятенең сөтчелек фермасы мөдире Риф Байбурин, «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Рөстәм Каспранов һәм «Агро-Альянс» җәмгыяте механизаторы Николай Машкин «Чишмә районы агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» дигән исемгә лаек булдылар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян (фермер) хуҗалыкларының һәм шәхси эшмәкәрләрнең 2025-2026 елларда малларны кышлату өчен терлекчелек продукциясен җитештерү һәм сату, язгы кыр эшләрен үткәрү йомгаклары буенча беренче урын «Нурис» җәмгыяте коллективына бирелде, икенче урында – «Башкир-агроинвест», өченче урында «Агро-Альянс» җәмгыятьләре.

Крестьян (фермер) хуҗалыклар һәм шәхси эшкуарлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы, хосусый малтабар Дамир Идиятуллин коллективы, икенче һәм өченче урыннар крестьян (фермер) хуҗалык башлыгы Хәмит Шәмсетдинов һәм КФХ башлыгы Раил Дәүләтов коллективларыныкы.  Ярми мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәровага хәйриячелек һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның Мактау билгесе, Динар Бадранов, Илүзә Гибадуллина, Руслан Зараев һәм Рәфис Сафинга мобилизацияләнгәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүне оештыруга зур өлеш керткәннәре өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Разведка ротасының өлкән сержанты, махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәткән Хәләф Вәлишин вафатыннан соң, Рәсәй Федерациясе Президенты Указына ярашлы, Батырлык орденына лаек булган. Орден аның хатынына һәм балаларына тапшырылды. Прапорщик Әлфир Нигъмәтҗановка махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырлык күрсәткәне һәм кыю гамәлләре өчен, Рәсәй Федерациясе Президенты Указына ярашлы вафатыннан соң бирелгән Батырлык ордены да аның тормыш иптәшенә һәм балаларына бирелде. Хәрби операциядә бурычын үтәгәндә фидакарьлек һәм батырлык күрсәтеп һәлак булган сержант Рөстәм Зәйнуллинның балаларына шулай ук, Башкортстан Республикасы Башлыгы Указына ярашлы, әтиләренең генерал Шәйморатов ордены тапшырылды. 

Әлеге вакытта яу кырындагы сугышчылар белән элемтә тәэмин итүчеләргә – гуманитар ярдәм җыюда, посылкалар һәм хатлар әзерләүдә булышлык күрсәтүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре белдерелде, боларның барысы да яугирләрнең хәрби рухын күтәрергә ярдәм итә. Сәхнәгә чакырылган гвардия полковнигы Руслан Байбурин якташларына рәхмәт белдерде, ә район хакимияте башлыгы аңа җавап итеп «Мавик» квадрокоптерын тапшырды.

Рәсми өлештә казанышлар һәм хезмәт ияләре турында сүз барса, мәдәни өлештә Район мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм мохите тудырды. Төп сәхнәдә чыгыш ясаган 150ләп артист, 11 иҗади коллектив һәм унбер җырчы, шул исәптән концертны алып баручылар Салават Гыйльметдинов, Индира Гарифуллина, Илмир Кудабаев, тавыш оператолары Марат Вәлиев һәм Алик Мөлеков катнашлыгындагы бәйрәм программасы киң колачлы булды.

«Фатыйма», «Рябинушка», «Гөлнәзирә», «Умарина», «Червона калына», «Куштирәк», «Ахирәтләр» һәм «Дуслык» фольклор коллективлары, район ветераннарының «Надежда» һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре хорлары тирмәләрдә кунакларны җыр-бию белән каршы алдылар, өйдәгечә җылы мохит тудырдылар. Сәхнәдә шаян рус халык җырлары яңгырады, алар дәртле татар биюләре һәм күңелгә үтеп керерлек көй-моңнар белән алышынып торды. Шулай ук мордва һәм украин халык коллективларының үзенчәлекле чыгышлары, башкорт халык биюләре һәм җырлары беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде, күпләр кушылып җырладылар, хәтта тыпырдап биергә дә төшеп киттеләр. Тамашачылар Резеда Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге «Задоринки» балалар бию студиясенең яшь биючеләрен дә көчле итеп кул чабып белән каршы алдылар.

Мәдәни программа сәхнәдәге чыгышлар белән генә чикләнмәде. Сәнгать мәктәбе Эльвира Хәбибуллина һәм Анна Бикбулатова җитәкчелегендә осталык дәресләре үткәрде, балалар импровизацияләнгән остаханәләргә  җыелды. Аларның күргәзмәгә куелган төрледән-төрле кул эшләре соклану уятты, бу шөгыльләр халык гореф-гадәтләрен саклауның һәм иҗади күнекмәләрне үстерүнең мөһим өлеше булып тора.

Җиңү паркында балалар өчен тәгаенләнгән махсус мәйданчыкта да осталык класслары, интерактив уеннар, күбекле дискотека оештырылды, иң актив балалар бүләкләнде. Уен-көлке булган җирдә хәвефсезлек тә тәэмин ителде: Чишмә үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы медицина ярдәме күрсәтергә әзер торды.

Сабантуйда кәсепчеләр дә катнашты, аларга сәүдә итү өчен аерым мәйданчык булды.

Сабантуйда халык яратып караган көрәш, гер күтәрү, армрестлинг һәм волейбол буенча ярышлар  да оештырылды. Сүз уңаеннан, Ибраһим авылы биләмәсеннән Рамазан Шәрипов милли көрәш турнирында 95 килограммга кадәр авырлык категориясендә сабантуй батыры исеменә лаек булды һәм тәкә белән бүләкләнде. Төрле яшь категорияләрендә 50 спортчы катнашты.

Гер күтәрүчеләр арасында Дәүләкән районыннан Самат Гәрәев төп приз алды, икенче һәм өченче урыннар Чишмә егетләре Артур Әхмәтовка һәм Денис Исламовка бирелде. 75 килограммга кадәрге авырлык категориясе буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: Илгиз Сәлимов, Игорь Васильев һәм Рамил Фәйзетдинов, һәм аларның барысы да Чишмә районыннан!

Төрле күңелле бәйгеләр дә үтте, хис-тойгылар чиктән ашты... Аяк асты юеш булу сәбәпле хәвефсезлек максатын исәпкә алып, быел юртак атлар чабышы булмады. Аның каравы бригадирлар һәм мотоблокларда узыш бәйгесе оештырылды. Бригадирлар  конкурсында Шөнгәккүл биләмәсеннән Рөстәм Сәлимгәрәев Марат Хәмзинны (Ар авыл Советы) һәм Алмаз Вилдановны (Ибраһим авыл Советы) артта калдырып, беренче урын яулады.

Ә мотоблокта  узышулар чын тамашага әйләнде. Ибраһим авылы биләмәсеннән Илнур Солтанов дистанцияне барысыннан да җитезрәк үтеп беренче килде. Икенче урында –  Инсаф Мөхәммәтшин (Ар авылы биләмәсе), өченче урында – Илдар Әхмәтшин (Дурас авыл Советы).

Волейбол  турнирында чын команда рухын күрсәтеп, Чишмә үзәк район дәваханәсе командасы җиңү яулады.

Кыю һәм тәвәккәлләр өчен: авыш баганадан атлау, капчык бәрешү, әтәч тоту, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп узышу, катык эченнән акча эзләү кебек кызыклы бәйгеләр үткәрелде – барысын да санап бетерерлек түгел...

13.45 сәгатьтә авиашоу башланы – Сабантуй мәйданы өстеннән «Первушино» аэродромы самолетлары төрле борылышлар һәм виражлар ясап очып узды.


Сабантуй тәмамланып, халык таралыша башлады, ә күңелдә ниндидер канәгатьлек тойгысы калды: балалар мастер-классларда катнашып үзләренә сабак алдылар, осталар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше лаеклы бәяләнде, бәйрәмгә килүчеләр төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашып, истәлеккә сувенирлар алып, күңелләре булып кайтып киттеләр.

Чишмә районының 2026 елгы Сабантуе үткәннәр һәм киләчәк арасындагы җанлы күпергә әверелде, ул көчле республика нигезендә тырыш хезмәт һәм буыннардан-буыннарга тапшырылып килүче гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләр булуын күрсәтте.

 

Шаулап-гөрләп Сабантуй үтте
Шаулап-гөрләп Сабантуй үтте
Шаулап-гөрләп Сабантуй үтте
Шаулап-гөрләп Сабантуй үтте
Шаулап-гөрләп Сабантуй үтте
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас