Чишмэ
+20 °С
Облачно

Сварщик: иң мөһиме , каушамаска!

Әлеге мәкалә БПЛА тотып махсус хәрби операциядә катнашкан, илебез өчен мөһим эш башкарган, армиянең күзләре һәм куллары булган «Сварщик» позывнойлы яугир  турында. Алгы сызыкта башкарган эше турында сораша башлагач, ул бу хакта артыгын сөйләми генә, әмма тирән мәгънәле итеп җавап бирде. Ике ел элек ул, күпләр кебек, махсус хәрби операциягә киткән.

Яугир сүзләренә караганда, гаиләсе башта борчылган, аннары килешүдән башка чаралары калмаган. Ул аларга җае чыккан саен исән-сау булуын хәбәр итәргә тырыша. Озак вакыт элемтәгә чыкмау – хәрби ихтыяҗга бәйле хәл, яу кырында телефон – дошманга хәрбиләрнең кайдалыгын белгертүче артык әйбер, ди ул.

«Сварщик»ның хәрби хезмәт юлы сугышчы роле белән генә чикләнми. Күпмедер вакыттан соң ул бөтенләй башка осталык – пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү таләп ителгән урынга барып эләккән. Бу хакта ул һөнәриләргә хас булган кызыксыну белән тасвирлый.

«БПЛА операторлары таләп ителгән урынга барып эләктем. Бу мин көткәнчә булмады, ләкин... өйрәнергә туры килә», – ди ул.

Яугир пилотсыз очу аппаратларының моделен атап сөйләми, әмма техниканың төрле булуына ишарә ясап: «Кайчак бер төрле модель белән эшләргә өйрәнеп бетәсең дә, аннары икенчеләре килә, һәрберсенең үзенә хас характеристикалары

бар, шуңа күрә җентекләп өйрәнергә кирәк. Алар арасындагы аерма тактик-техник мәгълүматларда: очу ераклыгында, камералар тибында һәм күпме йөкләнеш күтәрү мөмкинлегендә. «Тәү тапкыр куркыныч булдымы?»  дигән соравыма ул елмаеп куйды. Әлбәттә, дулкынланырга туры килгән, моны ул яшерми, тик аның өчен бу – паникага бирелү түгел, ә хәрби бурычларны үтәгәндәге дулкынлану.

«Беләсезме, симуляторларда өйрәнгәндә ул уенчык кебек кенә тоела. Ә чынлап очырган вакытта, барысын да үз күзләрең белән күргәндә, никадәр җаваплы эш булуын аңлыйсың», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.

Яугир курку турында турыдан-туры әйтми, ләкин «булгалый» дип телгә ала. Техника сафтан чыгарга, шулай ук яу кырында көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин, әмма «Сварщик», чын һөнәри буларак, хис-кичерешләрен контрольдә тотарга һәм төгәл эш итәргә өйрәнә.

«Безнең анда яугирләр белән һәрвакыт турыдан-туры аралашу мөмкинлеге юк. Әмма пилотсыз очкыч – ул безнең күзләребез һәм колакларыбыз», – ди ул БПЛАның мөһим ролен ассызыклап.

Якташыбыз үзе белгәннәрне башкаларга да өйрәтергә әзер. Яңа гына БПЛА белән эшли башлаучыларга киңәше: «иң мөһиме, каушамаска!».

Бу нибары дрон, уенчык, яңа техника белән эшләүдән курыкмаска

кирәк. Бар нәрсәгә өйрә-неп була. Остазларны игътибар белән тыңлау мөһим. Барысы да килеп чыгачак. Симуляторда өйрәнә башласаң әйбәтрәк. Куллар һәм бармаклар моторикасын ныгытырга кирәк, – ди  сугышчы практик әзерлеккә басым ясап.

Бу заманча техниканың да кешедән югары дәрәҗәдә төгәллек һәм осталык таләп итүе турында сөйли.

Инструкторлар һәм остазлар ярдәм итәчәк, барысын да өйрәтәчәкләр, – ди ул, команда белән эшләүнең һәм башкалардан өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклап.

«Сварщик»  позывнойлы яугир турындагы мәкалә  – ул кешеләрнең гадәттән тыш хәлләрдә җайлашырга гына түгел, ә үз эшенең остасы булырга, шул ук вакытта тәҗрибәсен башкаларга тапшырырга сәләтле булуының ачык мисалы. Аның алгы сызыкта башкарган эше – хәрби бурычларны үтәү генә түгел, ә җиңүгә уртак өлеш кертү дә.

Сварщик: иң мөһиме , каушамаска!
Сварщик: иң мөһиме , каушамаска!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас