

Ведомство балалар бакчасыннан инклюзив белем бирү үзәгенә кадәр «Березка» үз тарихын 1976 елның маенда «Востокнефтепроводстрой» трестының ведомство учреждениесе карамагында 7-нче санлы балалар бакчасы булып башлаган. Ул елларда, илдә актив төзелеш барганда, яңа балалар бакчалары бик кирәк булган. Шулай итеп, 1976 елның 22 маенда, бакча беренче тәрбияләнүчеләр өчен ишекләрен ача.
Вакыт узу белән учреждение «Березка» тресты (НПМ, нефтепроводмонтаж) канаты астына күчә, «Төзелеш-монтаж идарәсе №1» исемен ала, әмма балалар бакчасының «Березка» исеме сакланып кала. Озак еллар дәвамында ул балалар бакчасы-комбинат та, балалар бакчасы-ясле дә булырга өлгерә.
Бары тик структура гына үзгәрешсез кала: башта бакчада 12 төркем булса, бүгенге көндә исә биредә 11 төркем эшли. Элек сабыйларны бер яшьтән башлап, яследән алып мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр, барлык яшь категорияләрен колачлап кабул итсәләр, бүген махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен барлык шартлар тудырылган катнаш төркемнәр өстәлгән. Сөйләме нык бозылган балалар өчен компенсацияләү юнәлешендәге ике аерым төркем эшли, аларның максаты – балаларның сөйләм телен үстерү һәм мәктәпкә укырга керергә әзерләү.
Коллектив – «Берёзка»ның йөрәге
Ярты гасыр дәвамын-да бакчада көчле, үз эшенә бирелгән коллектив тупланган. Монда тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, административ персонал, пешекчеләр һәм ашханә хезмәткәрләре эшләгән. Һәркем аның чәчәк атуына үз өлешен керткән.
– Безнең балалар бакчасы һәрвакыт беренчеләр рәтендә булды. Алевтина Ильинична Кудряшова, аннары Альфира Әгъзам кызы Шәрипова җитәкчелегендә иң алдынгы методикалар кертелде, – дип искә ала аның мөдире Ирина Жукова.
1986 елда нульле сыйныфлар ачылуы моның ачык мисалы булып тора. Балалар гомуми белем би-рү мәктәбе программасы буенча укыганнар, әмма балалар бакчасы режимы сакланган: тиешенчә тукланганнар, көндез йоклап алганнар, аннары янә дәрескә утырганнар. Бу тәҗрибә, Ирина Жукова билгеләп үткәнчә, балаларга җайлап кына мәктәп тормышына күчәргә мөмкинлек биргән. 1997 елдан бакчага җитәкчелек иткән Альфира Шәрипова үз хатирәләре белән уртаклашты.
– Тәүге эш итеп мин түбәне алыштыру бурычын куйдым. Беренче катка кадәр су агып төшә иде. Яңгырлар яуганда чиләкләр, таслар тезеп куя идек. Хыялым тормышка ашты – чатыр түбә ясаттык. Аннары электрүткәргечләр яңартылды, төркемнәрдә су җылыткычлар барлыкка килде, иске верандалар, балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау таләпләренә туры китереп, яңаларына алыштырылды. Һәм бу эшләрнең барысы да бөтен коллектив белән тыгыз элемтәдә барды. Без бер зур гаилә кебек тату эшләдек. Форсаттан файдаланып, барлык коллективны, элеккеге хезмәткәрләрне балалар бакчасының юбилее белән котлыйсым һәм Ирина Юрьевнага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безне, пенсионерларны, онытмыйлар, бәйрәмнәргә чакыралар. Бик шатланып киләбез, – диде ул.
Инновацияләр кертү, фәнни партнерлык «Березка» һәрвакыт үсешкә омтылды. 2010 елда балалар бакчасы Мәктәпкәчә белем бирүгә федераль дәүләт таләпләрен кертү буенча тәҗрибә мәйданчыгына әйләнде. Педагоглар ике ел дәвамында җитәкчелек белән бергә методик материаллар эшләделәр, алар соңыннан яңа стандартлар нигезенә салынды. Ике елдан соң бакча салмак кына мәгарифне үстерү буенча федераль дәүләт стандартына күчте, тупланган материаллар нигезендә дәресләр конспектлары булдыруны дәвам итте. Балалар бакчасының эш нәтиҗәләре Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты катнашында тиражланды.
2016 ел балалар бакчасы тарихында аерым урын алды, ул вакытта биредә Республика фәнни-гамәли экология конференциясе узды. Районның өч балалар бакчасы, шул исәптән «Березка» делегацияләр кабул итте, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү тәҗрибәсен күрсәтте.
Традицияләрне дәвам итү
– Без районда беренчеләрдән булып сөйләмнәре бозылган балалар өчен логопедия пункты ачтык, – ди Ирина Юрьевна. – Ә 90-нчы елларда, мөдир Алевтина Кудряшова эшләгәндә, махсус төркемнәр оештыру турында карар кабул ителде. Алар бүген дә бар. Бакчаның педагогик составында һәр балага ярдәм итәргә әзер тәрбиячеләр, психологлар, дефектологлар һәм өч укытучы-логопед эшли.
«Березка» хезмәткәрләре арасында озын гомерле ветераннар бар. Нурсилә Мәсхүт кызы Бәширова, Филзә Фәһим кызыЗәйнетдинова, Любовь Степановна Котова, Роза Әсхәт кызы Фәсхетдинова – бу күркәм хатын-кызлар бар гомерләрен балалар бакчасына багышлаган хезмәткәрләр.
1975 елда бакчага эшкә килгән Нурсилә Бәширова «Башта без дүртәү – хуҗалык мөдире, кастелянша һәм ике тәрбияче идек. Бөтен эш үз өстебездә булды, 1976 елның маенда беренче балаларны кабул иттек», дип искә ала.
50 ел эчендә «Березка» 2,5 меңнән артык бала тәрбияләп чыгарган. Бүген алар бирегә үз балаларын һәм оныкларын алып килә.
– Мин үземнең балалар бакчамны һәм тәрбиячеләремне җылы хатирәләр белән искә алам. 30 ел үтте, хәзер инде үз балаларымны мине үстергән педагогларга китерәм. Балаларыбызны тәрбияләгәннәре, кайгыртучанлыклары һәм игелекле мөнәсәбәтләре өчен аларга зур рәхмәт, – ди бирегә йөрүче бер баланың әтисе Артур Юлдашбаев.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче педагог эше – ул ихлас күңел бирүне таләп итүче һөнәр. «Березка» педагоглары һәр балага тормыш юлында кирәкле белемнәр биреп, бу эшне намус белән башкара.
Балаларны ашатуга килгәндә, монда да үзгәрешләр бар.
– Без «Туклану үзәге» җәмгыяте белән эшлибез, алар бездә тәрбияләнүче балаларны тәмле ризык белән тәэмин итә, ашханәдәге аш-су осталары да ризык әзерли. Ашамлыклар балалар туклану рационы буенча әзерләнә, – дип аңлата Ирина Жукова.
Юбилеең белән, «Березка» балалар бакчасы! Синең диварларыңда һәрвакыт балаларның шат тавышы яңгырасын, ә педагогларның йөрәкләре мәхәббәт һәм илһам нуры белән тулы булсын!