

Без әле курткаларга төренеп, җылы көннәр көтеп йөргән арада «Ямь» җәмгыятенең «матурлык буенча баш белгече» Рәдиф Газзалов һәм аның командасы үз куллары белән җәй тудыра. Ампель петунияләрне монда декабрьдән бирле кадерләп үстерәләр, бәрхет гөлләр мартта ук утыртылган. Биредә шулай ук циннияләр, хуш исле табак, портулак, алиссумнар һәм көмешсыман цинерарияләр поселокка ямь биреп утыру өчен үз чиратын көтә.
Чишмәдә матурлык фәнни нигездә ясала. Үз эшенең остасы булган Рәдиф Радик улының командасына яшь белгечләр – аграр университет тәмамлап килгән дипломлы ландшафт дизайнеры Элина Гомәрова һәм Алия Кәримова да кушылган. Тәҗрибәле осталар чәчәкләрне рәссамнар сурәтеннән ким итмәс өчен армый-талмый хезмәт куя. Көннәр җылытуга тирә-юнебез чәчәк атучы гөлбакчага әверелер.
Ә чәчәк түтәлләренең нинди булачагы турыдан-туры «Ямь» җәмгыяте директоры урынбасары Рәдиф Газзаловның фантазиясенә һәм, иң мөһиме, тәҗрибәсенә бәйле. Кайда гына барса да, аның күзе һәрвакыт чәчәк клумбаларында һәм урамнарга ямь биреп утыручы яшеллектә. Гадәти булмаган, Альп таулары кебек итеп эшләнгән чәчәк клумбаларын күрсә – исендә калдырып, аны үзебезнең районда тормышка ашыру өчен проектлар уйлый башлый. Быел кыш ул Әзәрбайжанда булып кайткан. Елның бу мизгелендә анда чәчәк атып утырган клумбалар юк диярлек, аның каравы, ландшафт дизайнерын бөтен җирдә утыртылган, башка чәчәкләрне кырау бәргәннән соң да күзләрне камаштырып торучы төрле төсләрдәге аллы-гөлле декоратив кәбестә «гөлләмәләре» таң калдырган.
Бу салкыннардан курыкмый торган ныклы үсемлек, туңса да формасын һәм төсен саклый. Салкынча көннәрдә аның яфраклары аеруча ачык төскә керә: уртасында ак, алсу һәм шәмәхә төсләр күренә, ә яфрак кырыйлары яшел булып кала. Температура никадәр түбәнрәк булса, төсләр шулкадәр баерак була.
Бу культура -8 °, -10 ° градуска кадәр салкыннарга бирешми һәм күпчелек үсемлекләр чәчәк атудан туктаган вакытта бакча бизәге булып утыруын дәвам итә. Шул сыйфаты аркасында декоратив кәбестә көзге чәчәк түтәлләрен бизәүдә еш кулланыла.
Башкортстанда ел саен иҗтимагый территорияләрне төзекләндерүгә, урамнарыбызда уңайлы һәм ямьле мохит булдыруга зур игътибар би-релә. Соңгы 7 елда төбәктә 976 иҗтимагый территория төзекләндерелгән.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров бу мәсьәләгә аерым игътибар бирә: «Безнең максат җәмәгать территорияләрен генә төзекләндерү һәм матурлау түгел. Бурычыбыз – әлеге мәйдан-чыкларны мәгънәле итү, яңа функцияләр өстәү. Тормыш кайнасын, кешеләрнең анда барасылары килеп торырлык итеп ямьләү. Бу безнең кулдан килердәй эш», дип ассызыклый ул.
Чишмә районына килгәндә исә, поселокны яшелләндерү һәм чәчәкләр үстерү миссиясен менә инде соңгы берничә ел дәвамында «Ямь» җәмгыяте үз өстенә ала. Алар үсемлекләрне тәүге стадиядән – орлык чәчүдән башлап үстерәләр.
«Мондый алым утырту материалының югары сыйфатын сакларга, чәчү вакытларын контрольдә тотарга, бюджет акчаларын шактый экономияләргә мөмкинлек бирә», дип уртаклаша Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.