

Проект барышында республикада яшәүче дистәләгән ветеранга ярдәм күрсәтелгән, әлеге тәҗрибә Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә кулланыла.
Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтү системасы булдырылган. Бу эштә барлык дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар, бизнес берләшмәсе вәкилләре катнаша.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, аларның гаиләләрен яклау – төп бурычыбыз. Без хәрби хезмәткәрләр алдында бурычлыбыз, алар белән горурланабыз һәм чиксез хөрмәт итәбез. Аларның сүзенә колак салабыз, алгы сызыктагылар һәм өйгә кайтканнар белән элемтәдә торабыз», дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Чишмә районында СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. Әлеге уникаль проект аларны яңадан машина йөртергә укытып кына калмый, үз тормышларына үзләре хуҗа булырга мөмкинлек бирә.
Урындагы ДОСААФ бүлекчәсенең автомәктәбендә сугышчылар, шул исәптән яраланып кайтканнар, машина йөртү таныклыгы ала, кул белән идарә ителүче машина йөртергә өйрәнә. Узган елда башланган бу инициатива безнең республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә танылу алган инде.
Әлеге программа ДОСААФның Башкортстан Республикасы төбәк бүлеге рәисе Игорь Нурмөхәммәтов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлады. Кадрлы офицер, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Игорь Нуриман улы үзе дә кайгы кичергән кеше: аның улы да, лейтенант, махсус хәрби операциядә һәлак булган.
Аның өчен, шулай ук ДОСААФ бүлекчәсе рәисе Филүз Сәхибгареев өчен Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтү темасы бик якын. Филүз Фәнил улы да хәрби хәрәкәтләр ветераны, һәм ул Бөек Ватан сугышы инвалиды булган картәтисенең инвалидлар өчен җайлаштырылган «Запорожец» белән ничек йөрүен яхшы хәтерли.
– Игорь Нуриман улы миңа үзенең фикере турында сөйләгәч, мин бу идеяне шундук күтәреп алдым, – ди Филүз Сәхибгәрәев. Проектны гамәлгә ашырганда төбәк бүлекчәсе финанс ярдәме күрсәтте, Чишмә районы хакимияте, предприятиеләр, оешмалар, эшмәкәрләр һәм халык актив рәвештә эшкә кушылды. Мәсәлән, районда яшәүче Фәнис Улямаев үз өлешен кертте – ДОСААФ проектына хәленнән килгәнчә акчалата ярдәм күрсәтте.
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә бик үк яңа булмаса да, яхшы торыштагы «Датсун» машинасы сатып алынган. ДОСААФ һәм Чишмә районы инвалидлар җәмгыятенең уртак башлангычы белән «Яңа офыклар ачу» проекты Президент грантлары фонды конкурсында җиңеп чыккан һәм 700000 сум күләмендә ярдәм алган.
Уку барышы комплекслы төзелгән: ике этаплы тренировканы үз эченә ала. Бу – кул белән идарә итүле заманча өч экранлы симуляторда 7 дәрес һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган автомат трансмиссияле машинада 5 сәгатьлек практик йөртү.
Уку тәмамланганнан соң Дәүләт автоинспекциясе кул белән идарә ителүче машина йөртү мөмкинлеге турында билге куеп, электән алынган таныклыкны алыштыра, ә «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фонды ветераннарга мондый машиналарны реабилитация үтү өчен техник чара буларак бирә. Бу кешеләргә эш буенча яки гаиләсе белән кирәк җиргә барырга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнүгә карамастан, мобиль булып калырга мөмкинлек бирә. Проектның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм инвалид булып калган кешеләрне машина йөртергә өйрәтү генә түгел, ә барлык киртәләрне җиңеп, яңа мохиткә җайлашуда булышлык күрсәтү.
Чишмә районы буенча ДОСААФ инициативасы зур популярлыкка ия. Бирегә бөтен Башкортстаннан кешеләр килә. Проект гамәлдә булган вакытта махсус хәрби операциядә 35 ветеран – узган елда 25, быел инде 10 кеше укыган. Бу проект чыннан да уникаль, ул ил буенча өч-дүрт төбәктә генә бар.
– Шуңа күрә күпләр шалтыратып, программа белән уртаклашуны сорыйлар. Дагыстаннан, Сургуттан, шулай ук башка төбәкләрдән мөрәҗәгать итүчеләр бар, – дип сөйләде бүлекчә рәисе.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлегә кул белән идарә ителә торган машинаны моңа кадәр автомобиль йөртү таныклыгы булган егетләр генә йөртергә өйрәнә.
ДОСААФ автомәктәбе хәрби операциядә катнашучылардан тыш, аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтә – сугышчыларның тормыш иптәшләре дә биредә бушлай укып, машина йөртү таныклыгы алала.
Әлеге проектның кирәкле һәм уңышлы булуына шик юк. Шушы көннәрдә СВОдан кайткан Уфа егете «В» категорияле транспорт йөртүчеләрнең квалификациясен күтәрү программасы буенча кул белән идарә итүле автомобильләр буенча уку программасын тәмамлаган.
Чишмә районы буенча ДОСААФ бүлекчәсе рәисе Филүз Сәхибгәрәев һәм районның хәрби комиссары Азат Исмәгыйлев аңа тантаналы рәвештә кул белән идарә ителүче транспорт чарасын куллану һәм йөртүне үзләштерү турында сертификат тапшырдылар.
Озакламый Уфа һәм Ишембайдан хәрби операциядә катнашкан тагын ике яугирне укыту планлаштырыла.