Чишмэ
+15 °С
Болытлы

Каһарманлыкның тере символы

Чишмә районының Бәкәй авылында тантаналы парад узды. Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган чара Бөек Ватан сугышының бүгенге көндәге бердәнбер ветераны, узган җәйдә бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән Солтан Хәмәтгали улы Хәйдәров хөрмәтенә аның йорты янында үтте.

Каһарманлыкның тере символыКаһарманлыкның тере символы
Каһарманлыкның тере символы

Күзләрендә аксакалларга гына хас булган зирәклек һәм сабырлык чагылган ветеранны муниципалитет башлыгы Ришат Мансуров җитәкчелегендәге зур делегация котлады. Ветеранга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау хаты тапшырылды һәм тәбрикләү сүзләре яңгырады.

Солтан Хәмәтгали улы кунакларны үзенең орден-медальләр тагылган костюмын киеп каршы алды. Ветеранның хәтере, өлкән яшьтә булуына  карамастан, яхшы.  Ул фронт юлларын, шәһәрләр һәм елгалар атамаларын, көрәштәш дусларының исемнәрен әйбәт хәтерли.

Парадта тантаналы мохит өчен Алкин-2 поселогында урнашкан Кызыл Байраклы 12-нче аерым гвардия инженерлар бригадасының хәрби оркестры җавап бирде. Индира Гарифуллина башкаруындагы җыр һәркемнең күңел түренә үтеп керде. Салават Гыйльметдинов җыелучыларга ветеранның данлыклы сугыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде.

Тирә-юнь бәйрәм рухы белән тулды. Хәйдәровлар гаиләсе – рухи ныклык һәм бердәмлекнең чын үрнәге. Ветеранның улы Рушан Хәйдәров әтисе турында горурлык белән сөйләде.

– Кадерле әтиебезгә исәнлек-саулык телибез, безне сөендереп озак еллар янәшәбездә булсын! Аның, чын патриот буларак, үз үрнәге белән бездә күркәм сыйфатлар тәрбияләвенә чиксез рәхмәтлебез, аның белән горурланабыз, – диде ул.

Солтан Хәмәтгали улы – Җиңүнең тере елъязмасы. Аның тормышы – үз гаиләңне һәм Туган илеңне яратуның ачык мисалы. Бүген аңа – балалары, оныклары һәм туруннары кадер-хөрмәтендә яшәгән көр күңелле ветеранга карап, шуны аңлыйбыз: алар кебек кешеләр исән чакта, халыкның бөек батырлыгы турындагы хәтер сакланыр... Һәм ватанпәрвәрлек эстафетасы арытаба, киләчәк буыннарның ышанычлы кулларына тапшырылыр.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас