Чишмэ
+15 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
22 апрель , 11:57

Тере хәтер

Чишмә районында 31 марттан 4 апрельгә кадәр «Тере хәтер» патриотик җыр смотр-конкурсы үтте. Аның беренче этабы районның барлык авылларыннан  сәләтле җырчыларны җыйды.

Тере хәтерТере хәтер
Тере хәтер

Әмин, Бәкәй, Караякуп һәм Шөнгәккүл мәдәният йортларында, шулай ук Район мәдәният сараенда биш көн дәвам иткән тыңлаулар узды. Һәр чыгыш, һәр җыр кабатланмас булды.

Сәхнәдә чыгыш ясаучыларның сәләтен жюри әгъзалары – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чишмә мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Рәүф Нарикбаев, шулай ук күпсанлы конкурслар лауреатлары Ризидә Әхмәтшина һәм Айгөл Газиева бәяләде. Аларның тәҗрибәсе,  сизгерлеге һәр чыгыш ясаучының мөмкинлекләрен күрергә ярдәм итте.

Бәйгедә олысыннан алып кечесенә кадәр  103 кеше катнашты. Арада сигез яшьлек мәктәп укучысыннан башлап, тормыш тәҗрибәсе туплаган олпат яшьтәге җыр-моң сөючеләр булды. Сәхнә түрендә 72 солист һәм 31 коллектив чыгыш ясады.

Чыгышлар арасыннан иң яхшысын сайлау – җиңел эш булмады, чөнки һәр чыгыш ихласлылык белән сугарылган иде. Шулай да жюри  9 Май бәйрәме уңаеннан үтәчәк Гала-концертта онытылмас мизгелләр бүләк итәчәк җырчыларны сайлап алды.

Менә алар – сәхнәдә җиңү яулаучылар! Өлкән яшьтәге җырчылар арасында Шөнгәккүл авылыннан Юлия Манзурова лаеклы рәвештә Гран-при яулады. Аның бу уңышы – остазы, мәктәп директорының тәрбия эше буенча киңәшчесе Альбина Дамир кызының тырышлыгы нәтиҗәсе.

– Мин һәрвакыт җыр-ларга яраттым, ләкин сәхнәгә чыгу минем өчен ирешә алмаслык дәрәҗә кебек тоела иде. Зур залда утыручылар каршында чыгыш ясауны күз алдына да китерә алмадым. Альбина Дамировна җырлау сәләтемне күрде һәм сәхнәдә чыгыш ясарга лаек булуыма, үз-үземә ышаныч уятты. Җиңү көненә сценарий әзерләгәндә мәктәптә үткән концертта җыр башкарырга тәкъдим итте. Минем өчен композиция сайлады, репетиция ясарга булышты, гомумән, һәр этапта ярдәм итте, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Юлия. – Тәүге чыгышым уңышлы үтте, ул мине канатландырды һәм тиздән төрле мәктәп чараларында даими чыгыш ясый башладым. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе миңа районда «Тере хәтер» дип исемләнгән патриотик җыр бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте. Конкурска тырышып әзерләндем, остазымның ярдәме дулкынлануымны җиңәргә ярдәм итте, – диде Гран-при иясе.

Өлкән солистлар арасында беренче урын Ярмидән Фидан Мөслимовка бирелде. Икенче урыннарны Ибраһимнан Зәбит Хәбиров һәм Әлбәйдән Зәлия Нигъмәтҗанова бүлештеләр.Өченче урыннар Илдар Гыйззәтуллинга (Ярми), Лилия Вәлитовага (Дурас), Альбина Юнысовага (Бәрсүәнбаш) һәм Таһир Шаяновка (Дурас) бирелде. Бәкәй егете Заһир Шәрипов «Яңа исемнәр» дип аталучы махсус номинациядә билгеләп үтелде.

Яшь җырчылар да үзләренең осталыгын күрсәтте. Беренче урын лаеклы рәвештә Алкин поселогыннан Михаил Филюшкога бирелде. Икенче урынны Дурас авылыннан Анна Краснова һәм Чишмә балалар сәнгать мәктәбеннән Азалия Атнагулова бүлеште. Өченче урыннарны Асель Каһарманова (Келәш), Рианна Мәһадиева (Чишмә балалар сәнгать мәктәбе) һәм Ранель Фатыйхов (Ярми) алдылар. Бүләкбаштан Тамерлан Янбаевка «Җырны үзенчәлекле итеп башкарган өчен» бүләк тапшырылды, ә Түбән Тирмә авылыннан Тимур Гайнанов «Тамашачылар сөюе»н яулады.

Ансамбльләр дә читтә калмады. Өлкәннәр коллективлары арасында беренче урынны Санжаровкадан «Зимняя вишня», икенче урынны Келәштән «Сандугач» һәм Караякуптан «Гөлнәзирә» ансамбльләре алды. Өченче урыннар «Умарина» (Енгалыш), «Ахирәтләр» (Сафар) һәм «Землячки» (Горный) ансамбльләренә бирелде.

Яшь ансамбльләр дә сөендерде: беренче урынны – «Фейерверк» (Пионерлар һәм укучылар йорты), икенче урынны София Нагаева һәм Сәйдә Байбурина дуэты (Балалар сәнгать мәктәбе), ә өченче урынны Чишмә поселогының 5-нче мәктәбеннән «Росинка» ансамбле алды.

«Нәфис сүз» номинациясендә чыгышлары йөрәккә үтеп керүчеләр җиңү яулады. Өлкән яшьтәгеләр арасында беренче урын Бәрсүәнбаштан Рәйфә Назыйровага бирелде. Икенче урында – Айгөл Сөләйманова (Әмин авылы) һәм Альбина Әбуталипова (Түбән Тирмә). Өченче урыннарны Зөлфия Карачурина (Калмаш), Рамилә Исламова (Тәпәреш) һәм Гайшә Йосыпова (Ябалаклы) алдылар. Кече яшьтәгеләр арасында Ибраһим мәктәбеннән Абдулла Ганиев иң остасы булды.

Барлык призерларны һәм катнашучыларны котлыйбыз! Сәхнәгә чыккан, үзенең дулкынлануын җиңгән һәркем мактауга лаек. Бу конкурс сезнең өчен иҗади үрләрне яулаганда яңа баскыч булсын.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас